Аль-Маида · 93/120
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Маида сүрәсе
لَيْسَ عَلَى الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ جُنَاحٌ فِيمَا طَعِمُوا إِذَا مَا اتَّقَوا وَّآمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ ثُمَّ اتَّقَوا وَّآمَنُوا ثُمَّ اتَّقَوا وَّأَحْسَنُوا ۗ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ ۝٩٣
Laisa `alal lazeena aamanoo wa `amilus saalihaati junaahun feemaa ta`imooo izaa mat taqaw wa aamanoo wa `amilus saalihaati summat taqaw wa aamanoo summat taqaw wa ahsanoo; wallaahu yuhibbul muhsineen
📖 Татарча
Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын куәтләп изге гамәлләр кылсалар, соңра саклансалар, янә иманнарын тазартып тәкъвалык кылсалар һәм дә изге гамәлләрне – яхшы эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • جُنَاحٌ — гөнаһ, гаеп, авырлык.
  • طَعِمُوا — ашадылар яки эчтеләр (монда хәрамга кадәр эчелгән хәмер турында сүз бара).
  • اتَّقَوْا — Аллаһудан куркып, гөнаһлардан сакландылар.
  • أَحْسَنُوا — эшләрен камил итеп, ихлас күңелдән башкардылар.

Аять тәфсире:

Бу аять хәмер эчү һәм комарлы уеннар белән шөгыльләнү тыелганчы, моңа кадәр бу эшләрне эшләгән мөэминнәргә карата юату һәм тынычландыру өчен иңгән. Аллаһы Тәгалә әйтә: Иман китереп, изге гамәлләр кылган кешеләргә — әгәр алар хәмер эчү һәм комарлы уеннар тыелганчы моны эшләгән булсалар — бу эшләре өчен гөнаһ юк. Ләкин бу шарт белән: алар Аллаһуга тәкъвалык күрсәтеп, Аның Җәзасыннан куркып, иманнарын ныгыттылар һәм изге гамәлләрне дәвам иттерделәр. Аннары, хәмер тыелгач, алар аны эчүдән тәкъвалык күрсәтеп тыелдылар, иманнары тагын да артты. Соңыннан алар Аллаһуның барлык хәрам кылган эшләреннән сакландылар һәм гамәлләрен иң камил дәрәҗәдә — ихлас күңелдән, Аллаһуны күргән кебек итеп башкардылар. Менә шушындый кешеләр — ихсан дәрәҗәсенә ирешкән мөэминнәр, һәм Аллаһы Тәгалә аларны бик тә ярата.

Аятьтән алынган фаидаләр:

  1. Аллаһы Тәгалә үз бәндәләренә рәхимле — әмер килгәнче эшләнгән эшләр өчен, кеше тәүбә итеп, дөрес юлга кайтса, гөнаһ язмый.
  2. Тәкъвалык (Аллаһудан курку) — иманның нигезе, ул кешене гөнаһлардан саклый һәм аның дәрәҗәсен күтәрә.
  3. Ихсан дәрәҗәсе — иң югары дәрәҗә: кеше Аллаһуны күргән кебек гыйбадәт кыла, ягъни аның күңелендә Аллаһуның һәрвакыт күреп торуы тойгысы яши.
  4. Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәтенә ирешү — бәндә өчен иң зур бәхет, һәм ул ихсан кылучыларга вәгъдә ителгән.


📜 Аять 91-95 — Аль-Маида сүрәсе

91إِنَّمَا يُرِيدُ الشَّيْطَانُ أَن يُوقِعَ بَيْنَكُمُ الْعَدَاوَةَ وَالْبَغْضَاءَ فِي الْخَمْرِ وَالْمَيْسِرِ وَيَصُدَّكُمْ عَن ذِكْرِ اللَّهِ وَعَنِ الصَّلَاةِ ۖ فَهَلْ أَنتُم مُّنتَهُونَ
Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗум иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган – нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз!
92وَأَطِيعُوا اللَّهَ وَأَطِيعُوا الرَّسُولَ وَاحْذَرُوا ۚ فَإِن تَوَلَّيْتُمْ فَاعْلَمُوا أَنَّمَا عَلَىٰ رَسُولِنَا الْبَلَاغُ الْمُبِينُ
Ий мөэминнәр! Аллаһуга вә расүлгә итагать итегез! һәм шайтан эше булган нәҗесләрдән сакланыгыз! Әгәр итагать итүдән баш тартсагыз, яхшы белегез ки, расүлемезгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү генә тиешле.
93لَيْسَ عَلَى الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ جُنَاحٌ فِيمَا طَعِمُوا إِذَا مَا اتَّقَوا وَّآمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ ثُمَّ اتَّقَوا وَّآمَنُوا ثُمَّ اتَّقَوا وَّأَحْسَنُوا ۗ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре өчен гөнаһ юк, әгәр яңадан эчүдән саклансалар, иманнарын куәтләп изге гамәлләр кылсалар, соңра саклансалар, янә иманнарын тазартып тәкъвалык кылсалар һәм дә изге гамәлләрне – яхшы эшләрне эшләсәләр. Бит Аллаһ яхшы эшне кылучыларны сөя.
94يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَيَبْلُوَنَّكُمُ اللَّهُ بِشَيْءٍ مِّنَ الصَّيْدِ تَنَالُهُ أَيْدِيكُمْ وَرِمَاحُكُمْ لِيَعْلَمَ اللَّهُ مَن يَخَافُهُ بِالْغَيْبِ ۚ فَمَنِ اعْتَدَىٰ بَعْدَ ذَٰلِكَ فَلَهُ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Ий мөэминнәр! Аллаһ сезне кыр хайваннарын аулау эшләреңдә, әлбәттә, сынар, кайберләрен кулыгыз белән, кайберләрен коралыгыз белән тотасыз, Аллаһуны күрмичә – күргән кеби курыккан кешеләрне изһар кылыр өчен. Ау хөкемнәрен белдергәннән соң берәү чиктән үтсә, ягъни хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайванын ауласа, әлбәттә, аңа рәнҗеткүче ґәзаб булыр.
95يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَقْتُلُوا الصَّيْدَ وَأَنتُمْ حُرُمٌ ۚ وَمَن قَتَلَهُ مِنكُم مُّتَعَمِّدًا فَجَزَاءٌ مِّثْلُ مَا قَتَلَ مِنَ النَّعَمِ يَحْكُمُ بِهِ ذَوَا عَدْلٍ مِّنكُمْ هَدْيًا بَالِغَ الْكَعْبَةِ أَوْ كَفَّارَةٌ طَعَامُ مَسَاكِينَ أَوْ عَدْلُ ذَٰلِكَ صِيَامًا لِّيَذُوقَ وَبَالَ أَمْرِهِ ۗ عَفَا اللَّهُ عَمَّا سَلَفَ ۚ وَمَنْ عَادَ فَيَنتَقِمُ اللَّهُ مِنْهُ ۗ وَاللَّهُ عَزِيزٌ ذُو انتِقَامٍ
Ий мөэминнәр! Хаҗ сәфәрендә ихрам баглаган хәлдә кыр хайваннарын ауламагыз! Сездән берегез ихрам баглаганы хәлдә кыр хайванын белеп-хаслап үтерсә, аның кәффарәте – сезнең арагыздан ике гадел кеше, үтерелгән хайванның бәһасе фәлән чаклы, дип хөкем итсәләр, шул хак белән корбанлык алып Мәккәдә бугазлап фәкыйрьләргә ашатыр. Яки мескеннәргә тәгам бирмәк кәффарәттер – үтерелгән хайванның бәһасе хәтле ашатыр, я таратып бирер, яки тәгам бирмәсә, ураза тотар тәгамның бер мескенгә ашатыр хәтлесе – бер көн уразага хисаб ителер. Бу – кәффарәт ауда Аллаһ хөкемен бозучыга җәза булды, гөнаһлы эшнең ахырын белсен өчен. Аллаһ гафу итте бу аңлатмага хәтле ау хөкемен бозган кешене, моннан соң берәү ау хөкемнәрен бозса, ул кешедән Аллаһ ґәзаб белән үч алыр, бит Аллаһ кодрәт вә үч алу иясе.
Аль-МаидаКоръән исемлеге
120Аять
MedinanRevelation
93Аять

Тәрҗемә — Аль-Маида 93

Аль-Маида сүрәсе Аять 93 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Иман китереп, изге гамәлләр кылып, мөселман булган кешеләргә әүвәлдә эчкәннәре…

Сүрәсе Аять 93/120 — Аль-Маида сүрәсе المائدة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Маида сүрәсе Тыңла, Аль-Маида сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Маида сүрәсе mp3, Аль-Маида сүрәсе pdf. Аять 91–95. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers