قَالَتْ فَذَٰلِكُنَّ الَّذِي لُمْتُنَّنِي فِيهِ ۖ وَلَقَدْ رَاوَدتُّهُ عَن نَّفْسِهِ فَاسْتَعْصَمَ ۖ وَلَئِن لَّمْ يَفْعَلْ مَا آمُرُهُ لَيُسْجَنَنَّ وَلَيَكُونًا مِّنَ الصَّاغِرِينَ ٣٢
🔤 Transliteration
Qaalat fazaalikunnal lazee lumtunnanee feeh; wa laqad raawattuhoo `an nafsihee fasta`sam; wa la`il lam yaf`al maaa aamuruhoo la yusjananna wa la yakoonam minas saaghireen
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Зөләйхә әйтте: "Мине шуның хакында ґәеп вә шелтә кылган кол, шул колдыр, дөрес мин аның белән якынлык кылырга өстәдем, ләкин ул теләмәде, сакланды". Соңра Зөләйхә хатынлардан үтенде: "Миңа якынлык кылырга өндәгез", – дип, ләкин хатынлар бар да Зөләйхә теләгәнне теләделәр. Зөләйхә әйтте: "Әгәр мин әмер кылганны эшләмәсә, ягъни якынлык кылмаса, әлбәттә, зинданга салдырырмын, хурлыкка төшкән кешеләрдән булыр".
🌐 Additional reference in Русский
Мәгънәләр: «Равадтуһу» — мин аны үземә чакырдым, вәгъдәләр биреп аздырырга теләдем. «Фәстәгъсәм» — ул үзен саклады, тыелды, миннән баш тартты. «Әс-сағирин» — хурланганнар, түбәнселәр, кимсетелгәннәр. Аять тәфсире: Зәлиха, хатыннарның Йусуфны күреп, кулларын кискәннәрен һәм аның матурлыгына гашыйк булганнарын күргәч, аларга болай диде: «Менә шушы егет сез мине аның өчен шелтәләгән кешедер! Мин аны үземә чакырдым, аның белән начар эш кылырга теләдем, ләкин ул үзен саклады һәм миннән баш тартты. Әгәр дә ул мин әмер иткән эшне эшләмәсә, ул, әлбәттә, зинданга ябылыр һәм хурланганнардан булыр!»
Зәлиха үзенең гаебен таныды, ләкин шулай да ул үз хатасыннан баш тартмады. Ул хатыннарга Йусуфның гөнаһсыз икәнен ачыклады, әмма аңа карата явыз ниятен дәвам итте. Ул аны куркытты: әгәр дә аның теләгенә буйсынмаса, аны зинданга ябармын һәм хур итәрмен, диде. Бу — Зәлиханың үз нәфесенә иярүе һәм Йусуфны кысуы иде. Ләкин Йусуф, Аллаһуга тәүәккәл итеп, пакьлеген саклады.
Гыйбрәтләр: Бу аятьтән безгә ачык мәгълүм була: гөнаһтан тыелу — бөек сыйфат. Йусуф пәйгамбәр, зинданнан куркып та, Аллаһуның ризалыгын өстен күрде. Ул бәндәләрнең куркынычына түгел, ә Аллаһуның әмеренә буйсынды. Зәлиханың үз гаебен тануы — дөреслекне әйтүнең әһәмиятен күрсәтә, ләкин гөнаһтан тәүбә итмичә, үз хатасын дәвам итү — начар нәтиҗәгә китерә. Бу вакыйга безгә күрсәтә: Аллаһу тәгалә үзенең сабыр һәм тәкъва бәндәләрен һәрвакыт саклый. Йусуфның ахыр чиктә бөек дәрәҗәгә ирешүе — тәкъвалыкның җиңүе белән тәмамланды. Исламда пакьлек, намуслылык һәм Аллаһудан курку — иң югары кыйммәтләр. Дөньяның вакытлы рәхәтләре өчен мәңгелек ахирәтне һәм Аллаһуның ризалыгын сату — иң зур югалту.
قَالَتۡ فَذَٰلِكُنَّ ٱلَّذِي لُمۡتُنَّنِي فِيهِۖ وَلَقَدۡ رَٰوَدتُّهُۥ عَن نَّفۡسِهِۦ فَٱسۡتَعۡصَمَۖ وَلَئِن لَّمۡ يَفۡعَلۡ مَآ ءَامُرُهُۥ لَيُسۡجَنَنَّ وَلَيَكُونًا مِّنَ ٱلصَّٰغِرِينَ ٣٢
Зөләйхә әйтте: "Мине шуның хакында ґәеп вә шелтә кылган кол, шул колдыр, дөрес мин аның белән якынлык кылырга өстәдем, ләкин ул теләмәде, сакланды". Соңра Зөләйхә хатынлардан үтенде: "Миңа якынлык кылырга өндәгез", – дип, ләкин хатынлар бар да Зөләйхә теләгәнне теләделәр. Зөләйхә әйтте: "Әгәр мин әмер кылганны эшләмәсә, ягъни якынлык кылмаса, әлбәттә, зинданга салдырырмын, хурлыкка төшкән кешеләрдән булыр".
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 30-34 — Йусуф сүрәсе
30 ۞ وَقَالَ نِسْوَةٌ فِي الْمَدِينَةِ امْرَأَتُ الْعَزِيزِ تُرَاوِدُ فَتَاهَا عَن نَّفْسِهِ ۖ قَدْ شَغَفَهَا حُبًّا ۖ إِنَّا لَنَرَاهَا فِي ضَلَالٍ مُّبِينٍ
Мысырда бер төрле хатынлар әйттеләр: "Газизнең хатыны үзенең колыннан якынлык кылуын үтенгән вә аңа мәхәббәте чиктән ашкан икән, без ул Зөләйхәне ачык азгынлыкта күрәбез, чөнки Ґәзизне ташлап, колны сөя башлаган".
31 فَلَمَّا سَمِعَتْ بِمَكْرِهِنَّ أَرْسَلَتْ إِلَيْهِنَّ وَأَعْتَدَتْ لَهُنَّ مُتَّكَأً وَآتَتْ كُلَّ وَاحِدَةٍ مِّنْهُنَّ سِكِّينًا وَقَالَتِ اخْرُجْ عَلَيْهِنَّ ۖ فَلَمَّا رَأَيْنَهُ أَكْبَرْنَهُ وَقَطَّعْنَ أَيْدِيَهُنَّ وَقُلْنَ حَاشَ لِلَّهِ مَا هَٰذَا بَشَرًا إِنْ هَٰذَا إِلَّا مَلَكٌ كَرِيمٌ
Зөләйхә ул хатынларның гаепләп сөйләгәнләрен ишеткәч, аларны кунакка чакырып кешеләр җибәрде вә алар өчен яхшы урынлар вә хуш тәгамлар хәзерләде, кунаклар килеп ашарга утыргач, һәрберсенә үткен пычаклар бирде вә әйтте: "Ий Йусуф, ул хатынлар янына чык", – дип. Хатынлар Йусуфны күргәч, бик олугъ эш санадылар вә янларына утыртырга теләделәр һәм Йусуфтан күзләрен ала алмыйча, тагам кисәбез дип, кулларын кискәләп бетерделәр вә әйттеләр: "Аллаһ пакьтер, бу кеше түгелдер, бу һичкем түгел, мәгәр хөрмәтле фәрештәдер", – дип.
32 قَالَتْ فَذَٰلِكُنَّ الَّذِي لُمْتُنَّنِي فِيهِ ۖ وَلَقَدْ رَاوَدتُّهُ عَن نَّفْسِهِ فَاسْتَعْصَمَ ۖ وَلَئِن لَّمْ يَفْعَلْ مَا آمُرُهُ لَيُسْجَنَنَّ وَلَيَكُونًا مِّنَ الصَّاغِرِينَ
Зөләйхә әйтте: "Мине шуның хакында ґәеп вә шелтә кылган кол, шул колдыр, дөрес мин аның белән якынлык кылырга өстәдем, ләкин ул теләмәде, сакланды". Соңра Зөләйхә хатынлардан үтенде: "Миңа якынлык кылырга өндәгез", – дип, ләкин хатынлар бар да Зөләйхә теләгәнне теләделәр. Зөләйхә әйтте: "Әгәр мин әмер кылганны эшләмәсә, ягъни якынлык кылмаса, әлбәттә, зинданга салдырырмын, хурлыкка төшкән кешеләрдән булыр".
33 قَالَ رَبِّ السِّجْنُ أَحَبُّ إِلَيَّ مِمَّا يَدْعُونَنِي إِلَيْهِ ۖ وَإِلَّا تَصْرِفْ عَنِّي كَيْدَهُنَّ أَصْبُ إِلَيْهِنَّ وَأَكُن مِّنَ الْجَاهِلِينَ
Йусуф әйтте: "Ий Рабби! Мине чакырган зинага караганда миңа зиндан яхшырак, әгәр ул хатынларның хәйләләрен миннән үзең бетермәсәң, ул вакытта мин аларга авышырмын вә ярамаган эшне эшләп җаһилләрдән булырмын".
34 فَاسْتَجَابَ لَهُ رَبُّهُ فَصَرَفَ عَنْهُ كَيْدَهُنَّ ۚ إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Йусуфның догасын Раббысы кабул кылды һәм Йусуфтан ул хатынларның хәйләсен җибәрде, дөреслектә Ул сүзләрне ишетүче вә хәлләрне белүче.
Тәрҗемә — Йусуф 32 Йусуф сүрәсе Аять 32 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Зөләйхә әйтте: "Мине шуның хакында ґәеп вә шелтә кылган кол,…
Сүрәсе Аять 32/111 — Йусуф сүрәсе يوسف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Йусуф сүрәсе Тыңла, Йусуф сүрәсе Тәрҗемә, Йусуф сүрәсе mp3, Йусуф сүрәсе pdf. Аять 30–34. Татарча: Русский.