وَلَمَّا دَخَلُوا مِنْ حَيْثُ أَمَرَهُمْ أَبُوهُم مَّا كَانَ يُغْنِي عَنْهُم مِّنَ اللَّهِ مِن شَيْءٍ إِلَّا حَاجَةً فِي نَفْسِ يَعْقُوبَ قَضَاهَا ۚ وَإِنَّهُ لَذُو عِلْمٍ لِّمَا عَلَّمْنَاهُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ ٦٨
🔤 Transliteration
Wa lammaa dakhaloo min haisu amarahum aboohum maa kaana yughnee `anhum minal laahi min shai`in illaa haajatan fee nafsi Ya`qooba qadaahaa; wa innahoo lazoo `ilmil limaa `allamnaahu wa laakinna aksaran naasi laa ya`lamoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Алар Мысырга җитеп, аталары әйткәнчә төрлесе төрле капкадан кергән заманда аталары Ягькубның сүзе аларга Аллаһудан килгән каза хакында һич файда бирмәде, мәгәр Ягъкубның күңелендәге теләге генә үтәлде, тәхкыйк ул Без өйрәткән нәрсәләрне белүче, шуның өчен балаларын шулай вәгазь кылды ләкин күп кешеләр белмиләр эшнең яшерен серләрен.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре:
- «Мин хәйсү» — кайсы яктан/нинди урыннан
- «Мә кана йугни» — файда бирмәде, коткара алмады
- «Һаҗәтән фи нәфси Ягъкуб» — Ягъкубның күңелендәге ихтыяҗ/теләк
- «Кадаһа» — аны үтәде, тормышка ашырды
Аять тәфсире:
Ягъкуб пәйгамбәр улларына Мисырга кергәндә бер капкадан түгел, ә төрле-төрле капкалардан керергә кушкан иде. Алар аталары әмер иткәнчә эшләделәр — төрле капкалардан керделәр. Ләкин бу эш аларны Аллаһның язмышыннан, карарыннан бер нәрсә дә коткара алмады. Аларның аерылып керүләре Аллаһның хөкемен үзгәртә торган сәбәп түгел иде.
Әмма бу — Ягъкубның күңелендәге бер ихтыяҗ иде: ул балаларына карата шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтеп, аларны көнчелек күзеннән, зарардан сакларга теләде. Ул моны үз күңелендәге теләк буларак үтәде. Ягъкуб белә иде ки, Аллаһның казәсе (язмышы) һичнәрсә белән кире кайтарылмый, ләкин сәбәпләргә тотыну да Аллаһ әмере.
Ягъкуб, әлбәттә, Без өйрәткән белемгә ия иде — ул кадәргә ышану, тәкъдирне кабул итү һәм сәбәпләргә тотыну кебек зур гыйлемгә ия иде. Ул белә иде ки, һәр эш Аллаһ теләге белән була. Ләкин күпчелек кешеләр моны белмиләр, алар эшләрнең асылын, тәкъдирнең серләрен аңламыйлар.
Аятьтән алынган файдалар:
- Сәбәпләргә тотыну — Аллаһ әмере, ләкин нәтиҗә тулысынча Аллаһ кулында. Бездән таләп ителгәне — дөрес сәбәпләрне эзләү, ә нәтиҗәне Аллаһка тапшыру.
- Ата-ананың балаларына карата шәфкате һәм кайгыртуы — бөек гыйбрәт. Ягъкуб пәйгамбәр үз балаларын һәр яманлыктан сакларга тырышты.
- Чын гыйлем — Аллаһ өйрәткән белем. Кеше үз белеме белән генә түгел, ә Аллаһ биргән гыйлем белән эш итәргә тиеш.
- Күпчелек кешеләр эшләрнең асылын, тәкъдирнең нечкәлекләрен аңламыйлар. Бу — безгә гыйлем эзләргә, Аллаһның кодрәтен һәм хикмәтен тирәнрәк аңларга өндәү.
📜 Аять 66-70 — Йусуф сүрәсе
66قَالَ لَنْ أُرْسِلَهُ مَعَكُمْ حَتَّىٰ تُؤْتُونِ مَوْثِقًا مِّنَ اللَّهِ لَتَأْتُنَّنِي بِهِ إِلَّا أَن يُحَاطَ بِكُمْ ۖ فَلَمَّا آتَوْهُ مَوْثِقَهُمْ قَالَ اللَّهُ عَلَىٰ مَا نَقُولُ وَكِيلٌ
Аталары әйтте: "Әлбәттә, Биняминне сезнең белән җибәрмәмен, сәламәт кайтарып үземә тапшырырга Аллаһ исеме белән ант итеп вәгъдә биргәнегезгә чаклы". Биняминне сәламәт алып кайтып тапшырырга вәгъдәләрен биргәч, аталары әйтте: "Безнең сөйләшкән сүзләребезне Аллаһ күзәтүчедер".
67وَقَالَ يَا بَنِيَّ لَا تَدْخُلُوا مِن بَابٍ وَاحِدٍ وَادْخُلُوا مِنْ أَبْوَابٍ مُّتَفَرِّقَةٍ ۖ وَمَا أُغْنِي عَنكُم مِّنَ اللَّهِ مِن شَيْءٍ ۖ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۖ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ ۖ وَعَلَيْهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُتَوَكِّلُونَ
Аталары әйтте: "Ий угылларым, Мысырга җиткәч барыгыз да бер капкадан кермәгез, төрлегез төрле капкалардан керегез! Аллаһудан килгән бәла-каза хакында бер ни белергә дә, сезгә ярдәм итәргә дә хәлемнән килмидер, һәр эш өстеннән хөкем йөретмәк Аллаһуга хастыр, шуңа баш июдән башка чара юк, мин Аллаһуга тәвәккәл иттем һәм тәвәккәл итүчеләр Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!"
68وَلَمَّا دَخَلُوا مِنْ حَيْثُ أَمَرَهُمْ أَبُوهُم مَّا كَانَ يُغْنِي عَنْهُم مِّنَ اللَّهِ مِن شَيْءٍ إِلَّا حَاجَةً فِي نَفْسِ يَعْقُوبَ قَضَاهَا ۚ وَإِنَّهُ لَذُو عِلْمٍ لِّمَا عَلَّمْنَاهُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Алар Мысырга җитеп, аталары әйткәнчә төрлесе төрле капкадан кергән заманда аталары Ягькубның сүзе аларга Аллаһудан килгән каза хакында һич файда бирмәде, мәгәр Ягъкубның күңелендәге теләге генә үтәлде, тәхкыйк ул Без өйрәткән нәрсәләрне белүче, шуның өчен балаларын шулай вәгазь кылды ләкин күп кешеләр белмиләр эшнең яшерен серләрен.
69وَلَمَّا دَخَلُوا عَلَىٰ يُوسُفَ آوَىٰ إِلَيْهِ أَخَاهُ ۖ قَالَ إِنِّي أَنَا أَخُوكَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Бар да җыелып Йусуф янына керделәр. Йусуф кунакларны сыйларга теләде һәм алты савыт белән аш китертеп, һәр савыттан икешәр-икешәр ашыйсыз диде, һәм агалары һәр савыттан икешәрләп ашый башладылар, Бинямин бер савытка бер үзе генә калды һәм елап җибәрде. Йусуф кереп, ий Кәнганнан килгән егет, ни булды ник елыйсың дип сорагач, Бинямин: "Йусуф исемле туганым бар иде, ул исән булса аның белән бергә ашаган булыр идек, дип Йусуфны сагынып елыйм", – диде. Йусуф, алай булгач, без синең белән кардәш булырбыз, әйдә икәү бергә ашыйк, дип, пәрдә артына алып керде һәм икесе бер савыттан ашадылар һәм Бинямингә үзен танытты, мин синең кардәшең Йусуфмын дип кочаклады вә кардәшләрең безгә кылган начарлыклары өчен кайгырмагыл, Аллаһ безне ташламады, диде. Аннары Йусуф Биняминне алып калыр өчен хәйлә корды: "Ий Бинямин, сине алып калыр өчен бер хәйлә уйладым ки, бер бәһалы савытны синең йөгеңә яшереп куярбыз да аннары "савыт югалды", дип, игълан итәрбез, тентегәндә савыт синең йөгеңнән чыгар да, аннары сине карак исеме белән кол итеп алып калырбыз диде. Бу хәйләгә Бинямин дә риза булды һәм шулай эшләделәр.
70فَلَمَّا جَهَّزَهُم بِجَهَازِهِمْ جَعَلَ السِّقَايَةَ فِي رَحْلِ أَخِيهِ ثُمَّ أَذَّنَ مُؤَذِّنٌ أَيَّتُهَا الْعِيرُ إِنَّكُمْ لَسَارِقُونَ
Агаларының нәрсәләрен хәзерләгәч, ягъни ашлыкларын үлчәп дөяләргә йөкләгәч Йусуф, Биняминнең йөгенә бер алтын савытны яшереп куйдырды вә шул хәлдә юлга чыгып киттеләр, соңра Йусуфның хезмәтчеләреннән берсе артларыннан барып: "Ий кәрван кешеләре! Сез патшаның савытын урлагансыз", – дип кычкырды.
Тәрҗемә — Йусуф 68
Йусуф сүрәсе Аять 68 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Алар Мысырга җитеп, аталары әйткәнчә төрлесе төрле капкадан кергән заманда…
Сүрәсе Аять 68/111 — Йусуф сүрәсе يوسف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Йусуф сүрәсе Тыңла, Йусуф сүрәсе Тәрҗемә, Йусуф сүрәсе mp3, Йусуф сүрәсе pdf. Аять 66–70. Татарча: Русский.