Йусуф · 67/111
Тәрҗемә Транслитерация — Йусуф сүрәсе
وَقَالَ يَا بَنِيَّ لَا تَدْخُلُوا مِن بَابٍ وَاحِدٍ وَادْخُلُوا مِنْ أَبْوَابٍ مُّتَفَرِّقَةٍ ۖ وَمَا أُغْنِي عَنكُم مِّنَ اللَّهِ مِن شَيْءٍ ۖ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۖ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ ۖ وَعَلَيْهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُتَوَكِّلُونَ ۝٦٧
Wa qaala yaa baniyya laa tadkhuloo mim baabinw waa hidinw wadkhuloo min abwaabim mutafarriqah; wa maaa ughnee `ankum minal laahi min shai`in; inil hukmu illaa lillaahi `alaihi tawakkaltu wa `alaihi fal yatawakkalil Mutawakkiloon
📖 Татарча
Аталары әйтте: "Ий угылларым, Мысырга җиткәч барыгыз да бер капкадан кермәгез, төрлегез төрле капкалардан керегез! Аллаһудан килгән бәла-каза хакында бер ни белергә дә, сезгә ярдәм итәргә дә хәлемнән килмидер, һәр эш өстеннән хөкем йөретмәк Аллаһуга хастыр, шуңа баш июдән башка чара юк, мин Аллаһуга тәвәккәл иттем һәм тәвәккәл итүчеләр Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!"

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • لاَ تَدْخُلُوا مِن بَابٍ وَاحِدٍ — бер капкадан кермәгез.
  • مِنْ أَبْوَابٍ مُّتَفَرِّقَةٍ — төрле (айырым) капкалардан керегез.
  • مَا أُغْنِي عَنكُم مِّنَ اللَّهِ مِن شَيْءٍ — Аллаһтан киләчәк нәрсәдән сезне бернәрсә дә коткара алмыйм.
  • إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ — хөкем итү (карар бирү) бары тик Аллаһыга гына хас.
  • عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ — Аңа гына тәвәккәл кылдым (ышанып тапшырдым).

Аять тәфсире:

Ягъкуб галәйһиссәлам улларына Мисырга керер алдыннан васыять кылып әйтте: "И улларым, Мисырга бер капкадан гына кермәгез, ә төрле капкалардан аерылып керегез". Ул аларның матурлыгыннан куркып, аларга күз тиюдән саклану өчен шулай кушты. Ләкин ул шуны да аңлатты: "Минем бу киңәшем сезне Аллаһның хөкеменнән, язмыштан коткара алмый. Әгәр Аллаһ берәр нәрсәне карар кылган икән, ул һичшиксез булачак. Мин моны сезгә тик саклык чарасы өчен генә әйтәм, югыйсә бөтен эшләр, хөкемнәр бары тик Аллаһ кулында. Аның карарын кире кайтарырга көч беркемдә дә юк. Мин бары тик Аңа гына тәвәккәл кылдым, Аңа гына ышанып тапшырдым. Һәр мөэмин-мосолман да эшләрендә бары тик Аллаһка гына тәвәккәл итсен, Аңа гына ышанып, Аңа гына тапшырсын".


Аятьтән алынган файдалар:

  • Сәбәпләргә тотыну — Аллаһның әмеренә буйсыну, ләкин йөрәк белән бары тик Аллаһка гына ышанырга кирәк. Сәбәпләр — ул чаралар гына, ә нәтиҗә бирүче — Аллаһ үзе.
  • Кеше акыллы булып, саклык чараларын күрергә тиеш, әмма язмыштан кача алмасын белергә кирәк.
  • Тәвәккәллек — мөэминнең йөрәгендә нык ышаныч булырга тиеш: ул бөтен эшләрендә Аллаһка тапшыра, чөнки файда да, зыян да китерүче бары тик Аллаһ кына.
  • Ата-ананың балаларына карата мәрхәмәте һәм аларның иминлеге өчен борчылуы — мөһим үрнәк.


📜 Аять 65-69 — Йусуф сүрәсе

65وَلَمَّا فَتَحُوا مَتَاعَهُمْ وَجَدُوا بِضَاعَتَهُمْ رُدَّتْ إِلَيْهِمْ ۖ قَالُوا يَا أَبَانَا مَا نَبْغِي ۖ هَٰذِهِ بِضَاعَتُنَا رُدَّتْ إِلَيْنَا ۖ وَنَمِيرُ أَهْلَنَا وَنَحْفَظُ أَخَانَا وَنَزْدَادُ كَيْلَ بَعِيرٍ ۖ ذَٰلِكَ كَيْلٌ يَسِيرٌ
Йөкләрен ачкач, ашлык өчен биргән акчаларын йөкләрендә таптылар – үзләренә кире кайтарылган. Әйттеләр: "Ий атабыз, ялган сөйләмибез, ошбу акча – ашлык өчен биргән акчабыз кире үзебезгә кайтарылган, Биняминне безнең белән җибәр, Мысырга барыйк, өй җәмәгатьләребезгә ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне дә сакларбыз, әгәр Бинямин дә барса, бер дөя йөге ашлыкны артык алырбыз, ашлык хуҗасы вәзир өчен бер дөя йөге бик аз нәрсә, авырсынмас бирер".
66قَالَ لَنْ أُرْسِلَهُ مَعَكُمْ حَتَّىٰ تُؤْتُونِ مَوْثِقًا مِّنَ اللَّهِ لَتَأْتُنَّنِي بِهِ إِلَّا أَن يُحَاطَ بِكُمْ ۖ فَلَمَّا آتَوْهُ مَوْثِقَهُمْ قَالَ اللَّهُ عَلَىٰ مَا نَقُولُ وَكِيلٌ
Аталары әйтте: "Әлбәттә, Биняминне сезнең белән җибәрмәмен, сәламәт кайтарып үземә тапшырырга Аллаһ исеме белән ант итеп вәгъдә биргәнегезгә чаклы". Биняминне сәламәт алып кайтып тапшырырга вәгъдәләрен биргәч, аталары әйтте: "Безнең сөйләшкән сүзләребезне Аллаһ күзәтүчедер".
67وَقَالَ يَا بَنِيَّ لَا تَدْخُلُوا مِن بَابٍ وَاحِدٍ وَادْخُلُوا مِنْ أَبْوَابٍ مُّتَفَرِّقَةٍ ۖ وَمَا أُغْنِي عَنكُم مِّنَ اللَّهِ مِن شَيْءٍ ۖ إِنِ الْحُكْمُ إِلَّا لِلَّهِ ۖ عَلَيْهِ تَوَكَّلْتُ ۖ وَعَلَيْهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُتَوَكِّلُونَ
Аталары әйтте: "Ий угылларым, Мысырга җиткәч барыгыз да бер капкадан кермәгез, төрлегез төрле капкалардан керегез! Аллаһудан килгән бәла-каза хакында бер ни белергә дә, сезгә ярдәм итәргә дә хәлемнән килмидер, һәр эш өстеннән хөкем йөретмәк Аллаһуга хастыр, шуңа баш июдән башка чара юк, мин Аллаһуга тәвәккәл иттем һәм тәвәккәл итүчеләр Аллаһуга гына тәвәккәл итсенләр!"
68وَلَمَّا دَخَلُوا مِنْ حَيْثُ أَمَرَهُمْ أَبُوهُم مَّا كَانَ يُغْنِي عَنْهُم مِّنَ اللَّهِ مِن شَيْءٍ إِلَّا حَاجَةً فِي نَفْسِ يَعْقُوبَ قَضَاهَا ۚ وَإِنَّهُ لَذُو عِلْمٍ لِّمَا عَلَّمْنَاهُ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Алар Мысырга җитеп, аталары әйткәнчә төрлесе төрле капкадан кергән заманда аталары Ягькубның сүзе аларга Аллаһудан килгән каза хакында һич файда бирмәде, мәгәр Ягъкубның күңелендәге теләге генә үтәлде, тәхкыйк ул Без өйрәткән нәрсәләрне белүче, шуның өчен балаларын шулай вәгазь кылды ләкин күп кешеләр белмиләр эшнең яшерен серләрен.
69وَلَمَّا دَخَلُوا عَلَىٰ يُوسُفَ آوَىٰ إِلَيْهِ أَخَاهُ ۖ قَالَ إِنِّي أَنَا أَخُوكَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Бар да җыелып Йусуф янына керделәр. Йусуф кунакларны сыйларга теләде һәм алты савыт белән аш китертеп, һәр савыттан икешәр-икешәр ашыйсыз диде, һәм агалары һәр савыттан икешәрләп ашый башладылар, Бинямин бер савытка бер үзе генә калды һәм елап җибәрде. Йусуф кереп, ий Кәнганнан килгән егет, ни булды ник елыйсың дип сорагач, Бинямин: "Йусуф исемле туганым бар иде, ул исән булса аның белән бергә ашаган булыр идек, дип Йусуфны сагынып елыйм", – диде. Йусуф, алай булгач, без синең белән кардәш булырбыз, әйдә икәү бергә ашыйк, дип, пәрдә артына алып керде һәм икесе бер савыттан ашадылар һәм Бинямингә үзен танытты, мин синең кардәшең Йусуфмын дип кочаклады вә кардәшләрең безгә кылган начарлыклары өчен кайгырмагыл, Аллаһ безне ташламады, диде. Аннары Йусуф Биняминне алып калыр өчен хәйлә корды: "Ий Бинямин, сине алып калыр өчен бер хәйлә уйладым ки, бер бәһалы савытны синең йөгеңә яшереп куярбыз да аннары "савыт югалды", дип, игълан итәрбез, тентегәндә савыт синең йөгеңнән чыгар да, аннары сине карак исеме белән кол итеп алып калырбыз диде. Бу хәйләгә Бинямин дә риза булды һәм шулай эшләделәр.
ЙусуфКоръән исемлеге
111Аять
MeccanRevelation
67Аять

Тәрҗемә — Йусуф 67

Йусуф сүрәсе Аять 67 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аталары әйтте: "Ий угылларым, Мысырга җиткәч барыгыз да бер капкадан…

Сүрәсе Аять 67/111 — Йусуф сүрәсе يوسف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Йусуф сүрәсе Тыңла, Йусуф сүрәсе Тәрҗемә, Йусуф сүрәсе mp3, Йусуф сүрәсе pdf. Аять 65–69. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers