Аль-Исра · 5/111
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Исра сүрәсе
فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ أُولَاهُمَا بَعَثْنَا عَلَيْكُمْ عِبَادًا لَّنَا أُولِي بَأْسٍ شَدِيدٍ فَجَاسُوا خِلَالَ الدِّيَارِ ۚ وَكَانَ وَعْدًا مَّفْعُولًا ۝٥
Fa-izaa jaaa`a wa`duoolaahumaa ba`asnaaa `alykurr `ibaadai-lanaaa ulee baasin shadeedin fajaasoo khilaalad diyaar; wa kaana wa`dam maf`oolaa
📖 Татарча
Ике фәсәд вакытының әүвәлге фәсәднең вакыты җитеп, сез фәсәд вә явызлык кыйлганда, гайрәтле баһадир бәндәләребезне өстегезгә ирекле кыйлырбыз, алар сезнең йорт араларыгызда йөреп сезгә бөтен явызлыкны кыйлырлар. Бу эшләр булачак вәгъдәдер ки, әлбәттә, ул хәл башыгызга килер.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • بَعَثْنَا — без җибәрдек, кузгаттык.
  • أُولِي بَأْسٍ شَدِيدٍ — каты көчкә, батырлыкка ия булганнар.
  • فَجَاسُوا — алар йөреп чыктылар, әйләнделәр.
  • خِلَالَ الدِّيَارِ — йортлар арасында, торак урыннарның эчендә.

Аять тәфсире:

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә Исраил улларына ике бозыклык кылачаклары хакында хәбәр бирә. Шуларның беренчесе булганда — алар Тәүратны бозып, гөнаһлар эшләгәндә — Аллаһы аларга каты көчкә ия булган үз колларын җибәрде. Бу коллар аларны җиңделәр, үтерделәр һәм куып чыгардылар. Алар Исраил улларының йортлары арасында йөреп, бөтен җирләрен таладылар һәм бозып чыктылар. Бу Аллаһының вәгъдәсе иде, ул, шиксез, үтәлде, чөнки аның сәбәбе — Исраил улларының үзләренең гөнаһлары — бар иде. Аллаһының вәгъдәсе һичшиксез үтәлә торгандыр.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсе — ул һәрвакыт чынга аша, аның сүзендә бернинди үзгәреш юк.
  • Гөнаһлар һәм бозыклык кешеләрнең үз башларына бәла-казалар чакыра.
  • Аллаһының кодрәте чиксез: Ул теләгән колларын теләгән заманда дошманнарга каршы корал итеп куллана ала.
  • Без мөселманнар өчен бу аять — Аллаһының тәкъвалыкка һәм аңа итагать итүгә чакыруы, чөнки Ул һәр эшнең нәтиҗәсен белә һәм гадел хөкем итә.


📜 Аять 3-7 — Аль-Исра сүрәсе

3ذُرِّيَّةَ مَنْ حَمَلْنَا مَعَ نُوحٍ ۚ إِنَّهُ كَانَ عَبْدًا شَكُورًا
Нух г-м белән бергә көймәдә Без күтәргән кешеләрнең балаларын (Гыйса вә Гозәерләрне) Аллаһ угълы дип әйтмәгез, дидек. Тәхкыйк Нух, шөкер итеп, Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлучы булды.
4وَقَضَيْنَا إِلَىٰ بَنِي إِسْرَائِيلَ فِي الْكِتَابِ لَتُفْسِدُنَّ فِي الْأَرْضِ مَرَّتَيْنِ وَلَتَعْلُنَّ عُلُوًّا كَبِيرًا
Тәүратта Ягькуб балаларына хәбәр бирдек: "Әлбәттә сез җир өстендә ике мәртәбә фәсәд кыйлырсыз һәм халыкка каты золым кыйлу белән золым кыйлырсыз".
5فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ أُولَاهُمَا بَعَثْنَا عَلَيْكُمْ عِبَادًا لَّنَا أُولِي بَأْسٍ شَدِيدٍ فَجَاسُوا خِلَالَ الدِّيَارِ ۚ وَكَانَ وَعْدًا مَّفْعُولًا
Ике фәсәд вакытының әүвәлге фәсәднең вакыты җитеп, сез фәсәд вә явызлык кыйлганда, гайрәтле баһадир бәндәләребезне өстегезгә ирекле кыйлырбыз, алар сезнең йорт араларыгызда йөреп сезгә бөтен явызлыкны кыйлырлар. Бу эшләр булачак вәгъдәдер ки, әлбәттә, ул хәл башыгызга килер.
6ثُمَّ رَدَدْنَا لَكُمُ الْكَرَّةَ عَلَيْهِمْ وَأَمْدَدْنَاكُم بِأَمْوَالٍ وَبَنِينَ وَجَعَلْنَاكُمْ أَكْثَرَ نَفِيرًا
Соңра янә куәт вә гайрәтегезне үзегезгә кайтарып бирдек, сезне җиңеп изгән кешеләргә, үзегез өстен булдыгыз һәм малларыгызны, балаларыгызны күбәйтеп сезгә ярдәм бирдек вә сезне күп гаскәр кыйлдык. "Бу вакыйга Җалут вакыйгасыдыр ки, Җалут, золым белән Ягъкуб балаларын йөдәтеп бетергәч, Талут гаскәре Җалут гаскәрен җиңде һәм Җалут үтерелде. Моннан соң Ягъкуб балалары тагын иркенлектә яши башладылар".
7إِنْ أَحْسَنتُمْ أَحْسَنتُمْ لِأَنفُسِكُمْ ۖ وَإِنْ أَسَأْتُمْ فَلَهَا ۚ فَإِذَا جَاءَ وَعْدُ الْآخِرَةِ لِيَسُوءُوا وُجُوهَكُمْ وَلِيَدْخُلُوا الْمَسْجِدَ كَمَا دَخَلُوهُ أَوَّلَ مَرَّةٍ وَلِيُتَبِّرُوا مَا عَلَوْا تَتْبِيرًا
Әгәр яхшылыклар кыйлсагыз, үзегез өчен яхшылык кыйлган буласыз, вә әгәр явызлыклар кыйлсагыз, янә үзегез өчен явызлык кыйлган буласыз. Әгәр сезгә икенче фәсәд вакыты җитеп, фәсәд вә явызлыклар кыйлсагыз, янә өстегезгә бер залимне җибәрербез, йөзләрегезне кара кыйлмак өчен һәм беренче мәртәбәдә мәсҗид Әкъсаны җимергән кебек икенче мәртәбәдә дә шул мәсҗидне җимерсеннәр өчен вә сез эшләгән эшләрне һәлак итсеннәр өчен. (Мәсҗидләрендә Аллаһ хөкемнәрен йөретмәделәр, ислам динен боздылар, шуның өчен Аллаһ беренче мәртәбәдә Җалутны аларга ирекле кыйлды. Җалут мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен каты ґәзаблады. Икенче мәртәбәдә икенче бер залимне җибәрде. Ул залим дә мәсҗидне һәм шәһәрне җимерде, үзләрен ґәзаблады. Хәзер бездә Руссия мәсҗидләрендә дә Аллаһ хөкемнәре йөреми. Аллаһ үзе белер нишләтергә).
Аль-ИсраКоръән исемлеге
111Аять
MeccanRevelation
5Аять

Тәрҗемә — Аль-Исра 5

Аль-Исра сүрәсе Аять 5 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ике фәсәд вакытының әүвәлге фәсәднең вакыты җитеп, сез фәсәд вә…

Сүрәсе Аять 5/111 — Аль-Исра сүрәсе الإسراء (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Исра сүрәсе Тыңла, Аль-Исра сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Исра сүрәсе mp3, Аль-Исра сүрәсе pdf. Аять 3–7. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers