وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ يَا قَوْمِ إِنَّكُمْ ظَلَمْتُمْ أَنفُسَكُم بِاتِّخَاذِكُمُ الْعِجْلَ فَتُوبُوا إِلَىٰ بَارِئِكُمْ فَاقْتُلُوا أَنفُسَكُمْ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَّكُمْ عِندَ بَارِئِكُمْ فَتَابَ عَلَيْكُمْ ۚ إِنَّهُ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ ٥٤
🔤 Transliteration
Wa iz qaala Moosaa liqawmihee yaa qawmi innakum zalamtum anfusakum bittikhaa zikumul `ijla fatoobooo ilaa Baari`ikum faqtulooo anfusakum zaalikum khairul lakum `inda Baari`ikum fataaba `alaikum; innahoo Huwat Tawwaabur Raheem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Муса г-м кавеменә әйтте: "Ий кавемем! Сез, әлбәттә, үзегезгә золым кылдыгыз бозауга табынганыгыз өчен, халкыгызга тәүбә итегез, үзегезне үтерегез! Ягъни бозауга табынучыларны үтерегез, шул сезгә тәүбә булыр. Халкыгыз каршында бу эш сезгә хәерле. Аллаһ тәүбәләрне кабул итәр, әлбәттә, Ул – тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Бәриъ — Бар кылучы, халык кылучы, бернинди үрнәксез бар итүче.Фәтүбү — тәүбә итегез, кайтыгыз.Фәкътүлү әнфүсәкүм — үзегезне үтерегез, ягъни гөнаһсызларыгыз гөнаһлыларыгызны үтерсен.Аять тәфсире: Аллаһы Тәгалә үз рәхмәтен искә төшереп әйтә: Муса галәйһиссәлам үз кавеменә — бозауга гыйбадәт кылган кешеләргә — әйткән вакытын искә алыгыз: "И кавемем! Сез бозауны үзегезгә Илаһ итеп алып, үзегезгә золым кылдыгыз — үзегезгә зур зарар китердегез. Бу гөнаһтан чыгу өчен, сезне Бар кылучы Раббыгызга тәүбә итегез: гөнаһсызларыгыз гөнаһлыларыгызны үтерсен. Бу үтерү сезнең өчен Раббыгыз хозурында хәерлерәк — ул сезне мәңгелек уттан коткара торган тәүбә юлыдыр. Сез моны эшләдегез, Аллаһы Тәгалә сезнең тәүбәгезне кабул итте һәм сезгә рәхмәт кылды. Чыннан да, Ул — тәүбәне кабул итүче, бәндәләренә бик рәхимле."
Муса галәйһиссәламнең кавеме бозауга табыну белән бәйле зур гөнаһ кылган иде. Аларга тәүбә итү юлы итеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан күрсәтелгәнчә, гөнаһлыларны үтерү билгеләнде. Бу авыр сынау иде, ләкин алар бу әмерне үтәделәр. Нәтиҗәдә, Аллаһы Тәгалә аларның тәүбәсен кабул итте һәм аларга ярлыкау насыйп итте. Бу вакыйга Аллаһының чын тәүбә итүчеләрне кабул итүен һәм рәхмәтенең киңлеген күрсәтә.
Аятьтән алынган файдалар: Гөнаһ эшләгән кеше өчен тәүбә ишеге һәрвакыт ачык — Аллаһы Тәгалә чын йөрәктән тәүбә итүче бәндәсен кабул итә. Тәүбәнең дөреслеге өчен гөнаһтан чын күңелдән баш тарту һәм Аллаһыга кайту кирәк. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм ярлыкавы бик киң — Ул бәндәләренең гөнаһларын гафу итәргә ашкына. Гөнаһ кылган кеше үз-үзенә зарар китерә, ә тәүбә аның өчен иң хәерле юлдыр. Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә итагать итү — бәндә өчен чын бәхет һәм котолыш чыганагы.
وَإِذۡ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوۡمِهِۦ يَٰقَوۡمِ إِنَّكُمۡ ظَلَمۡتُمۡ أَنفُسَكُم بِٱتِّخَاذِكُمُ ٱلۡعِجۡلَ فَتُوبُوٓاْ إِلَىٰ بَارِئِكُمۡ فَٱقۡتُلُوٓاْ أَنفُسَكُمۡ ذَٰلِكُمۡ خَيۡرٌ لَّكُمۡ عِندَ بَارِئِكُمۡ فَتَابَ عَلَيۡكُمۡۚ إِنَّهُۥ هُوَ ٱلتَّوَّابُ ٱلرَّحِيمُ ٥٤
Муса г-м кавеменә әйтте: "Ий кавемем! Сез, әлбәттә, үзегезгә золым кылдыгыз бозауга табынганыгыз өчен, халкыгызга тәүбә итегез, үзегезне үтерегез! Ягъни бозауга табынучыларны үтерегез, шул сезгә тәүбә булыр. Халкыгыз каршында бу эш сезгә хәерле. Аллаһ тәүбәләрне кабул итәр, әлбәттә, Ул – тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 52-56 — Аль-Бакара сүрәсе
52 ثُمَّ عَفَوْنَا عَنكُم مِّن بَعْدِ ذَٰلِكَ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Шул эшегездән соң сезне гафу кылдык, шөкер итүегез өчен. Чөнки алар Муса кайткач тәүбә иттеләр.
53 وَإِذْ آتَيْنَا مُوسَى الْكِتَابَ وَالْفُرْقَانَ لَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ
Янә шуны хәтерләгез, туры юлга күнелмәклегегез өчен Муса г-мгә китап бирдек. Ул китап хак белән батыл арасын аеручы иде.
54 وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ يَا قَوْمِ إِنَّكُمْ ظَلَمْتُمْ أَنفُسَكُم بِاتِّخَاذِكُمُ الْعِجْلَ فَتُوبُوا إِلَىٰ بَارِئِكُمْ فَاقْتُلُوا أَنفُسَكُمْ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَّكُمْ عِندَ بَارِئِكُمْ فَتَابَ عَلَيْكُمْ ۚ إِنَّهُ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ
Муса г-м кавеменә әйтте: "Ий кавемем! Сез, әлбәттә, үзегезгә золым кылдыгыз бозауга табынганыгыз өчен, халкыгызга тәүбә итегез, үзегезне үтерегез! Ягъни бозауга табынучыларны үтерегез, шул сезгә тәүбә булыр. Халкыгыз каршында бу эш сезгә хәерле. Аллаһ тәүбәләрне кабул итәр, әлбәттә, Ул – тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле.
55 وَإِذْ قُلْتُمْ يَا مُوسَىٰ لَن نُّؤْمِنَ لَكَ حَتَّىٰ نَرَى اللَّهَ جَهْرَةً فَأَخَذَتْكُمُ الصَّاعِقَةُ وَأَنتُمْ تَنظُرُونَ
"Янә, ий Муса! Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәтмичә, сиңа ышанмыйбыз, Аллаһуны безгә күрсәт!" – дигәнегезне дә хәтерләгез! Аллаһуны күрергә теләгән вакытыгызда Аның нуры сезне тотты, ул нурга карап торган хәлегездә. (Муса Тур тавына Аллаһудан Тәүрат алырга барганда үзе белән бергә җитмеш кеше алды, ул кешеләрне тау итәгендә калдырып, үзе тау өстенә чыкты, анда Муса Аллаһ белән сөйләште һәм Аллаһ Мусага Тәүратны бирде. Муса Тәүратны алып, әлеге җитмеш кеше янына килгәч, ул кешеләр: "Ий Муса, син Аллаһуны күргәнсең, безгә дә күрсәт", – диделәр. Муса әйтте: "Мин күрергә теләгән идем Аллаһуны, Ул тауга карады һәм тау ярылды. Мин курыктым һәм тәүбә иттем", – диде. Алар һаман: "Аллаһуны күрмичә ышанмыйбыз", – диделәр. Шуннан соң Аллаһу тәгалә нурын иңдереп, шул җитмеш кешене көйдереп үтерде).
56 ثُمَّ بَعَثْنَاكُم مِّن بَعْدِ مَوْتِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Аллаһ әйтте: "Нурым белән янып үлгәнегездән соң тергездек сезне шөкер итүегез өчен".
Тәрҗемә — Аль-Бакара 54 Аль-Бакара сүрәсе Аять 54 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Муса г-м кавеменә әйтте: "Ий кавемем! Сез, әлбәттә, үзегезгә золым…
Сүрәсе Аять 54/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 52–56. Татарча: Русский.