Ат-Тауба · 109/129
Тәрҗемә Транслитерация — Ат-Тауба сүрәсе
أَفَمَنْ أَسَّسَ بُنْيَانَهُ عَلَىٰ تَقْوَىٰ مِنَ اللَّهِ وَرِضْوَانٍ خَيْرٌ أَم مَّنْ أَسَّسَ بُنْيَانَهُ عَلَىٰ شَفَا جُرُفٍ هَارٍ فَانْهَارَ بِهِ فِي نَارِ جَهَنَّمَ ۗ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ ۝١٠٩
Afaman assasa bunyaa nahoo `alaa taqwaa minal laahi wa ridwaanin khairun am man assasa bunyaanahoo `alaa shafaa jurufin haarin fanhaara bihee fee Naari Jahannnam; wallaahu laa yahdil qawmaz zaalimeen
📖 Татарча
Әйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина кылса, ягъни динен Коръән өйрәтүе буенча дөрес итеп тотса, шулмы хәерле булыр? Яки бинасын җимерелә торган яр өстенә салган монафикъның бинасы хәерлеме? Ягъни Коръәннән башка ялган динне тотучының дине хәерлеме? Коръән хөкемнәре йөреми торган мәсҗидләрне төзүчеләр мәсҗидләре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр, шулай ук бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар диннәре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр. Әлбәттә, Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә салмас.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзнең мәгънәләре:

  • Әссәсә бүнйәнәһү — бинасының нигезен салды.
  • Тәкъва — Аллаһудан куркып, Аның боерыкларын үтәү һәм тыелганнарыннан читләшү.
  • Ризван — Аллаһның ризалыгы.
  • Шәфа — кырый, чите.
  • Җүрүф — ерым, яр, ишелмә урын.
  • Һар — егылырга әзер, коела торган, ныксыз.
  • Фәнһәрә — егылды, ишелде, төште.

Аять тәфсире:

Әйә тәкъва нигезендә — ягъни Аллаһудан куркып, Аның ризалыгын эзләп, изге гамәлләр кылып — үз бинасын корган кеше яхшыракмы, әллә үз бинасын егылырга әзер булган яр кырыенда корган кеше яхшыракмы? Әлбәттә, беренчесе яхшырак. Чөнки ул бина нык нигездә тора, аңа һичнәрсә куркыныч тудырмый. Ә икенчесе — үз бинасын иске, коела торган яр өстенә салган кебек, аның нигезе нык түгел. Шул ук вакытта, бу мисалда мөнәфикъләрнең мәсҗед-зирар (зарар өчен салынган мәсҗед) төзүләре күздә тотыла. Алар бу мәсҗедне мөселманнарга зарар китерү, аларны бүлү, көферлекне ныгыту өчен салганнар иде. Аларның бу эше яр кырыенда төзелгән бина кебек — бервакытта да егылып төшәчәк. Нәтиҗәдә, алар үзләре дә, гамәлләре белән бергә, җәһәннәм утына егылып төшәчәкләр. Аллаһ үз чикләрен бозучы, золым итүче кешеләрне туры юлга күндерми, аларны һидәяткә ирештерми.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Эшнең нәтиҗәсе аның нигезенә бәйле: кем эшен тәкъва һәм ихласлык белән башлый, аның эше нык була һәм Аллаһ ризалыгына ирешә.
  • Мөселманнарга зарар китерү, алар арасына таркаулык салу — бик зур гөнаһ, ул кешене җәһәннәмгә илтә.
  • Аллаһ ризалыгы өчен эшләнгән һәр эш — гыйбадәт, ә рия өчен, кешеләргә күрсәтү өчен эшләнгән эш — һәлакәткә илтә торган юл.
  • Без һәрвакыт эшләребезнең нигезен тикшерергә тиеш: ул тәкъвамы, әллә нәфес теләкләре һәм шәйтан вәсвәсәсеме?


📜 Аять 107-111 — Ат-Тауба сүрәсе

107وَالَّذِينَ اتَّخَذُوا مَسْجِدًا ضِرَارًا وَكُفْرًا وَتَفْرِيقًا بَيْنَ الْمُؤْمِنِينَ وَإِرْصَادًا لِّمَنْ حَارَبَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ مِن قَبْلُ ۚ وَلَيَحْلِفُنَّ إِنْ أَرَدْنَا إِلَّا الْحُسْنَىٰ ۖ وَاللَّهُ يَشْهَدُ إِنَّهُمْ لَكَاذِبُونَ
Янә мөселманнар тирәсендә явыз монафикълар бар ки, алар мөселманнар зарарына мәсҗид бина кылырлар, бу эшләре белән хакны вә нигъмәтләрне инкяр итүләрен арттыру өчен, вә мөселманнарның берлеген бетермәк өчен, вә әүвәлдә Аллаһуга вә Аның расүленә каршы сугышкан кешене көтмәк өчен. (Монафикълар: "Бер мәсҗид бина кылыйк та шунда бөтен киңәшләребезне кылырбыз", – дип мәкерлек белән мәсҗид төзеделәр. Әбү-Гамир исемле бер монафикъны кыйсар кәферләреннән гаскәр сорар өчен җибәргән иделәр, шул монафикъның гаскәр белән килүен үз мәсҗидләреннән күзәтеп көтәләр иде). Бу аять иңгәч Мухәммәд г-м аларның мәсҗиден җимерде. Мәсҗид төзүчеләр: "Без мәсҗидне яхшы ният белән төзегән идек", – дип Аллаһ исеме илә ант иттеләр, ләкин: "Алар ялганчылар", – дип, Аллаһ шәһадәт бирә.
108لَا تَقُمْ فِيهِ أَبَدًا ۚ لَّمَسْجِدٌ أُسِّسَ عَلَى التَّقْوَىٰ مِنْ أَوَّلِ يَوْمٍ أَحَقُّ أَن تَقُومَ فِيهِ ۚ فِيهِ رِجَالٌ يُحِبُّونَ أَن يَتَطَهَّرُوا ۚ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُطَّهِّرِينَ
Монафикълар төзегән мәсҗидтә мәңге намаз укыма, әүвәл көннән башлап Аллаһудан курку нигезенә төзелгән расүлүллаһ мәсҗидендә намаз укымак тиешлерәк, ул мәсҗидтә су белән дөнья кереннән, ислам белән күңел кереннән пакьләнүне яратучы ирләр бардыр. Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәндә су белән, игътикадтә Коръән белән пакьләнүчеләрне сөя.
109أَفَمَنْ أَسَّسَ بُنْيَانَهُ عَلَىٰ تَقْوَىٰ مِنَ اللَّهِ وَرِضْوَانٍ خَيْرٌ أَم مَّنْ أَسَّسَ بُنْيَانَهُ عَلَىٰ شَفَا جُرُفٍ هَارٍ فَانْهَارَ بِهِ فِي نَارِ جَهَنَّمَ ۗ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Әйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина кылса, ягъни динен Коръән өйрәтүе буенча дөрес итеп тотса, шулмы хәерле булыр? Яки бинасын җимерелә торган яр өстенә салган монафикъның бинасы хәерлеме? Ягъни Коръәннән башка ялган динне тотучының дине хәерлеме? Коръән хөкемнәре йөреми торган мәсҗидләрне төзүчеләр мәсҗидләре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр, шулай ук бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотучылар диннәре белән бергә җәһәннәмгә ишелеп төшәрләр. Әлбәттә, Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне һидәяткә салмас.
110لَا يَزَالُ بُنْيَانُهُمُ الَّذِي بَنَوْا رِيبَةً فِي قُلُوبِهِمْ إِلَّا أَن تَقَطَّعَ قُلُوبُهُمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Син аларның биналарын җимергәч, биналары күңелләрендә кайгы булып торадыр, ягъни малыбыз әрәм китте дип кайгыралар, мәгәр үлгәннәреннән соң күңелләре дөнья малыннан киселгәч, кайгылары бетәр. Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче.
111۞ إِنَّ اللَّهَ اشْتَرَىٰ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ أَنفُسَهُمْ وَأَمْوَالَهُم بِأَنَّ لَهُمُ الْجَنَّةَ ۚ يُقَاتِلُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ فَيَقْتُلُونَ وَيُقْتَلُونَ ۖ وَعْدًا عَلَيْهِ حَقًّا فِي التَّوْرَاةِ وَالْإِنجِيلِ وَالْقُرْآنِ ۚ وَمَنْ أَوْفَىٰ بِعَهْدِهِ مِنَ اللَّهِ ۚ فَاسْتَبْشِرُوا بِبَيْعِكُمُ الَّذِي بَايَعْتُم بِهِ ۚ وَذَٰلِكَ هُوَ الْفَوْزُ الْعَظِيمُ
Аллаһу тәгалә мөэминнәрдән җәннәт бәрабәренә малларын вә үзләрен сатып алды, алар Аллаһ юлында сугышырлар, кәферләрне үтерерләр вә үзләре дә үтерелерләр, мөэминнәргә Тәүратта, Инҗилдә вә Коръәндә вәгъдә кылынган җәннәт хак вәгъдәдер, берәү Аллаһуга биргән ґәһеден үтәсә, кылган сәүдәләрегез белән бәшәрат бирешегез! Әнә шулай малларыгызны вә җаннарыгызны биреп Аллаһудан җәннәт алу сәүдәсе – олугъ бәхеткә ирешмәк.
Ат-ТаубаКоръән исемлеге
129Аять
MedinanRevelation
109Аять

Тәрҗемә — Ат-Тауба 109

Ат-Тауба сүрәсе Аять 109 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әйә берәү мәсҗидне Аллаһудан куркып вә Аның, ризалыгын өстәп бина…

Сүрәсе Аять 109/129 — Ат-Тауба сүрәсе التوبة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ат-Тауба сүрәсе Тыңла, Ат-Тауба сүрәсе Тәрҗемә, Ат-Тауба сүрәсе mp3, Ат-Тауба сүрәсе pdf. Аять 107–111. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers