قَالَ هِيَ رَاوَدَتْنِي عَن نَّفْسِي ۚ وَشَهِدَ شَاهِدٌ مِّنْ أَهْلِهَا إِن كَانَ قَمِيصُهُ قُدَّ مِن قُبُلٍ فَصَدَقَتْ وَهُوَ مِنَ الْكَاذِبِينَ ٢٦
🔤 Transliteration
Qaala hiya raawadatnee `an nafsee wa shahida shaahidum min ahlihaa in kaana qameesuhoo qudda min qubulin fasadaqat wa huwa minal kaazibeen
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның сүзен дөресләп, Зөләйхәнең кардәшләреннән бер сабый шәһадәт бирде вә ул сабый әйтте: "Әгәр Йусуфның күлмәге ал яктан ертылган булса Зөләйхә сүзе дөрес булыр, Йусуф сүзе ялган булыр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: رَاوَدَتْنِي — мине үзенә чакырды, миңа явызлык теләде.شَاهِدٌ — шаһит, күрсәтмә бирүче.قُدَّ — ертылган, өзелгән.مِن قُبُلٍ — алгы ягыннан, күкрәк ягыннан.Аять тәфсире: Йосыф г-м, үзенә яла ягучы хатынның сүзләренә җавап биреп, хакыйкатьне әйтте: «Юк, ул үзе мине яман эшкә чакырды, ә мин аңардан качтым», — диде. Шул вакытта хатынның гаиләсеннән бер кеше — риваятьләрдә әйтелгәнчә, бишек сабые — шаһит булып сөйләде. Ул: «Әгәр аның күлмәге алгы ягыннан ертылган икән, димәк, хатын дөрес сөйли, ә Йосыф ялганчылардан», — диде. Бу сүзләрнең мәгънәсе шундый: әгәр Йосыф хатынга һөҗүм иткән булса, ул аны үзеннән этәреп, күлмәген алгы ягыннан ертыр иде. Ә инде күлмәк арткы ягыннан ертылса, бу Йосыфның качканлыгын күрсәтә, чөнки хатын аны тотар өчен артыннан эзәрлекләгән.
Аятьтән алынган файдалар: Бу аять безгә гайбәт һәм яла ягуның авыр гөнаһ икәнен, ә дөреслекнең һәрвакыт ачыкланачагын өйрәтә. Аллаһ Тәгалә үз колларын яклаучы һәм хакыйкатьнең өстенлек итүен тәэмин итүче. Йосыф пәйгамбәрнең сабырлыгы һәм пакьлеге — безгә үрнәк: ул яман эшкә чакырылса да, Аллаһтан куркып, пакь булып калды. Бу безнең өчен дәрес: һәрбер авыр хәлдә дә тәүфыйкны Аллаһтан сорарга кирәк. Бу кыйсса шуны күрсәтә: Аллаһның ярдәме чын дусларга һәрвакыт килә, хәтта иң көтелмәгән юллардан да. Шуңа күрә без дә Аллаһка ышанып, дөреслектән тайпылмаска тиешбез.
قَالَ هِيَ رَٰوَدَتۡنِي عَن نَّفۡسِيۚ وَشَهِدَ شَاهِدٌ مِّنۡ أَهۡلِهَآ إِن كَانَ قَمِيصُهُۥ قُدَّ مِن قُبُلٍ فَصَدَقَتۡ وَهُوَ مِنَ ٱلۡكَٰذِبِينَ ٢٦
Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның сүзен дөресләп, Зөләйхәнең кардәшләреннән бер сабый шәһадәт бирде вә ул сабый әйтте: "Әгәр Йусуфның күлмәге ал яктан ертылган булса Зөләйхә сүзе дөрес булыр, Йусуф сүзе ялган булыр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 24-28 — Йусуф сүрәсе
24 وَلَقَدْ هَمَّتْ بِهِ ۖ وَهَمَّ بِهَا لَوْلَا أَن رَّأَىٰ بُرْهَانَ رَبِّهِ ۚ كَذَٰلِكَ لِنَصْرِفَ عَنْهُ السُّوءَ وَالْفَحْشَاءَ ۚ إِنَّهُ مِنْ عِبَادِنَا الْمُخْلَصِينَ
Тәхкыйк Йусуфны үзенә якынлык кылдырырга теләде Зөләйхә, вә Йусуф та Зөләйхәгә касд кылган булыр иде, әгәр Раббысының галәмәтләрен күрмәгән булса, ягъни шул вакытта Аллаһ аңа атасын күз алдына китерде, әнә шулай галәмәт күрсәттек Йусуфтан яман вә фәхеш эшне җибәрмәк өчен, чөнки ул Безнең ихлас колларыбыздан.
25 وَاسْتَبَقَا الْبَابَ وَقَدَّتْ قَمِيصَهُ مِن دُبُرٍ وَأَلْفَيَا سَيِّدَهَا لَدَى الْبَابِ ۚ قَالَتْ مَا جَزَاءُ مَنْ أَرَادَ بِأَهْلِكَ سُوءًا إِلَّا أَن يُسْجَنَ أَوْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Икесе дә ишекләргә таба йөгерделәр. Йусуф Зөләйхәдән котылыр өчен йөгерде, Зөләйхә Йусуфны чыгармас өчен артыннан йөгерде, Йусуфның күлмәгенең артыннан тотып үзенә тартты, күлмәк ертылды. Йусуф ишекләргә килгәндә бикле ишекләр Аллаһ кодрәте белән ачыла бардылар. Шулай куышып ишек алдына чыксалар, Зөләйхәнең ире Ґәзизгә очрадылар. Зөләйхә үзенең иренә әйтте: синең хатыныңа яман касд кылган кешегә җәзасы нәрсә булыр? Әлбәттә, төрмәгә бикләү яки рәнҗеткүче ґәзаб булыр".
26 قَالَ هِيَ رَاوَدَتْنِي عَن نَّفْسِي ۚ وَشَهِدَ شَاهِدٌ مِّنْ أَهْلِهَا إِن كَانَ قَمِيصُهُ قُدَّ مِن قُبُلٍ فَصَدَقَتْ وَهُوَ مِنَ الْكَاذِبِينَ
Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның сүзен дөресләп, Зөләйхәнең кардәшләреннән бер сабый шәһадәт бирде вә ул сабый әйтте: "Әгәр Йусуфның күлмәге ал яктан ертылган булса Зөләйхә сүзе дөрес булыр, Йусуф сүзе ялган булыр.
27 وَإِن كَانَ قَمِيصُهُ قُدَّ مِن دُبُرٍ فَكَذَبَتْ وَهُوَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Әгәр Йусуфның күлмәге арт яктан ертылган булса, Зөләйхә сүзе ялган булып, Йусуф сүзе дөрес булыр".
28 فَلَمَّا رَأَىٰ قَمِيصَهُ قُدَّ مِن دُبُرٍ قَالَ إِنَّهُ مِن كَيْدِكُنَّ ۖ إِنَّ كَيْدَكُنَّ عَظِيمٌ
Кайчан Зөләйхәнең ире Йусуфның күлмәгенең арттан ертылганын күргәч, Зөләйхәгә әйтте: "Бу эш синең хәйләң икән, әлбәттә, сез хатынларның хәйләсе олугъ".
Тәрҗемә — Йусуф 26 Йусуф сүрәсе Аять 26 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Йусуф әйтте: "Зөләйхә үзе теләде минем аңа якынлык кылуымны. Йусуфның…
Сүрәсе Аять 26/111 — Йусуф сүрәсе يوسف (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Йусуф сүрәсе Тыңла, Йусуф сүрәсе Тәрҗемә, Йусуф сүрәсе mp3, Йусуф сүрәсе pdf. Аять 24–28. Татарча: Русский.