Аль-Ахзаб · 7/73
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Ахзаб сүрәсе
وَإِذْ أَخَذْنَا مِنَ النَّبِيِّينَ مِيثَاقَهُمْ وَمِنكَ وَمِن نُّوحٍ وَإِبْرَاهِيمَ وَمُوسَىٰ وَعِيسَى ابْنِ مَرْيَمَ ۖ وَأَخَذْنَا مِنْهُم مِّيثَاقًا غَلِيظًا ۝٧
Wa iz akhaznaa minan Nabiyyeena meesaaqahum wa minka wa min Noohinw wa Ibraaheema wa Moosaa wa Eesab-ni-Maryama wa akhaznaa minhum meesaaqan ghaleezaa
📖 Татарча
Без пәйгамбәрләрдән өммәтләрегезгә шәригать хөкемнәрене ирештерегез, аларны хак юлга Ислам диненә өндәгез дип ґәһед алдык, шулай ук синнән, Нух, Ибраһим, Муса вә Мәрьям угълы Гыйсадан ґәһед алдык, вә Без ул пәйгамбәрләрдән йөкләтелгән бурычларыгызны үтәүләре өчен каты антларын алдык.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • ميثاقًا غليظًا — бик нык, авыр йөкләмәле килешү, ант-ғәһед.

Аять тәфсире:

Ий Мухәммәд галәйһиссәләм! Син ул вакытны искә ал, Без пәйгамбәрләрдән аларның ғәһед-килешүләрен алдык. Бу килешү аларның Аллаһуга гыйбадәт кылулары, Аңа һичкемне тиңдәш кылмаулары һәм үзләренә иңдерелгән вәхине кешеләргә ирештерүләре турында иде. Ә инде синнән, Нухтан, Ибраһимнән, Мусадан һәм Мәрьям улы Гайсәдән — әлеге бөек пәйгамбәрләрдән — Без аеруча нык килешү алдык. Алар — галимнәр арасында мәшһүр булган "улү-л-ғәзм" (бөек ихтыяр ияләре) пәйгамбәрләр. Алардан алынган бу килешү бик нык һәм авыр йөкләмәле иде: алар үзләренә йөкләнгән Аллаһ рисәләтен тулысынча үтәргә, бер-берсен дөресләргә һәм бу авыр аманатка тугрылыклы булырга тиеш иделәр. Бу килешү аларның барлык пәйгамбәрләргә дә караган иде, ләкин әлеге бишесе аерым искә алынды, чөнки алар шәригатьләрнең нигез салучылары һәм иң бөек пәйгамбәрләрдер.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Пәйгамбәрләрнең дәвамчылары буларак, без дә Аллаһуның әмерләрен үтәргә һәм Аның динен кешеләргә ирештерүдә тугрылыклы булырга тиешбез.
  • Аллаһуның пәйгамбәрләргә биргән килешүе — аларның эшләрендә ныклык һәм тугрылык таләп итә; без дә үз эшләребездә нык һәм тугры булырга тиешбез.
  • Бу аять безгә пәйгамбәрләрнең бөеклеген һәм аларның Аллаһуга якынлыгын күрсәтә, шуңа күрә аларга иярү һәм аларның юлыннан бару — һәр мөселманның бурычы.
  • Ислам диненең дәвамлылыгы: барлык пәйгамбәрләр бер үк хак дингә чакырганнар, һәм без аларның барысына да ышанабыз.


📜 Аять 5-9 — Аль-Ахзаб сүрәсе

5ادْعُوهُمْ لِآبَائِهِمْ هُوَ أَقْسَطُ عِندَ اللَّهِ ۚ فَإِن لَّمْ تَعْلَمُوا آبَاءَهُمْ فَإِخْوَانُكُمْ فِي الدِّينِ وَمَوَالِيكُمْ ۚ وَلَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ فِيمَا أَخْطَأْتُم بِهِ وَلَٰكِن مَّا تَعَمَّدَتْ قُلُوبُكُمْ ۚ وَكَانَ اللَّهُ غَفُورًا رَّحِيمًا
Тәрбияләр өчен үз гаиләгезгә алган ир балаларга аталарының исеме белән дәшегез, бу эш сезнең өчен Аллаһ хозурында гаделрәктер, әгәр аталарының исемнәрен белмәсәгез, ул балалар – диндә сезнең кардәшләрегездер, ул вакытта кардәшем дип дәшегез, вә алар якын дусларыгыздыр, хаталык белән ул балаларның аталары булмаган кешеләргә угыл ясап дәшсәгез гөнаһ юктыр, ләкин белеп аталары булмаган кешеләргә бала ясап дәшсәгез гөнаһ бардыр, бу хакта бу аять иңгәнче булган хаталыкларыгызны гафу итәр булды вә рәхимле дә булды.
6النَّبِيُّ أَوْلَىٰ بِالْمُؤْمِنِينَ مِنْ أَنفُسِهِمْ ۖ وَأَزْوَاجُهُ أُمَّهَاتُهُمْ ۗ وَأُولُو الْأَرْحَامِ بَعْضُهُمْ أَوْلَىٰ بِبَعْضٍ فِي كِتَابِ اللَّهِ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ وَالْمُهَاجِرِينَ إِلَّا أَن تَفْعَلُوا إِلَىٰ أَوْلِيَائِكُم مَّعْرُوفًا ۚ كَانَ ذَٰلِكَ فِي الْكِتَابِ مَسْطُورًا
Пәйгамбәр файда йөзеннән мөэминнәр өчен үзләреннән дә артыктыр, чөнки мөэминнәрнең нәфесләре бәгъзе вакыт гөнаһка боерганда, пәйгамбәр исә һәрвакыт файдага гына боерадыр, вә ул Мухәммәд г-мнең хатыннары, никахлары хәрам булуда мөэминнәрнең аналарыдыр. Мирас малын алуда чит мөэминнәрдән вә дин өчен күчеп килгән мөэминнәрдән, якын кардәш булган мөэминнәр берсенән-берсе артыграктыр Аллаһ китабында, ягъни мирас малы кардәш булмаган мөселманга бирелми, мәгәр якын кардәш булмаган мөселман дусларыгызга мирас малыннан васыять әйтсәгез дөрестер. Ошбу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ китабында язылмыштыр.
7وَإِذْ أَخَذْنَا مِنَ النَّبِيِّينَ مِيثَاقَهُمْ وَمِنكَ وَمِن نُّوحٍ وَإِبْرَاهِيمَ وَمُوسَىٰ وَعِيسَى ابْنِ مَرْيَمَ ۖ وَأَخَذْنَا مِنْهُم مِّيثَاقًا غَلِيظًا
Без пәйгамбәрләрдән өммәтләрегезгә шәригать хөкемнәрене ирештерегез, аларны хак юлга Ислам диненә өндәгез дип ґәһед алдык, шулай ук синнән, Нух, Ибраһим, Муса вә Мәрьям угълы Гыйсадан ґәһед алдык, вә Без ул пәйгамбәрләрдән йөкләтелгән бурычларыгызны үтәүләре өчен каты антларын алдык.
8لِّيَسْأَلَ الصَّادِقِينَ عَن صِدْقِهِمْ ۚ وَأَعَدَّ لِلْكَافِرِينَ عَذَابًا أَلِيمًا
Кыямәт көнендә Аллаһ пәйгамбәрләрнең өммәтләренә ирештергән эшләренең хаклыгыннан сорамак өчен, ягъни Аллаһ пәйгамбәрләрдән шәригать хөкемнәрен өммәтләрегезгә ирештердегезме дип сорар һәм өммәтләреннән кабул иттегезме дип сорар, кабул итмәүче кәферләргә Аллаһ рәнҗетүче ґәзаб хәзерләде.
9يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اذْكُرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ جَاءَتْكُمْ جُنُودٌ فَأَرْسَلْنَا عَلَيْهِمْ رِيحًا وَجُنُودًا لَّمْ تَرَوْهَا ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرًا
Ий мөэминнәр, Аллаһуның сезгә ярдәм нигъмәтене хәтерләгез, Хандак сугышына сезнең өстегезгә ун мең мөшрикләр гаскәре килде, Без алар өстенә каты җил җибәрдек, ул җил аларны туңдырды, утларын сүндерде, күзләренә туфрак тутырды вә чатырларын җимерде, дәхи алар өстенә мең фәрештә җибәрдек, алар фәрештәләрне күрмиләр, фәкать тавышларын гына ишетәләр иде. Хандак казып мөшрикләргә каршы торуыгызны күрер булды. Ягъни Мәдинә әйләнәсенә тирән чокыр казып шәһәрне вә мөселманнарны сакладылар.
Аль-АхзабКоръән исемлеге
73Аять
MedinanRevelation
7Аять

Тәрҗемә — Аль-Ахзаб 7

Аль-Ахзаб сүрәсе Аять 7 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Без пәйгамбәрләрдән өммәтләрегезгә шәригать хөкемнәрене ирештерегез, аларны хак юлга Ислам…

Сүрәсе Аять 7/73 — Аль-Ахзаб сүрәсе الأحزاب (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Ахзаб сүрәсе Тыңла, Аль-Ахзаб сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Ахзаб сүрәсе mp3, Аль-Ахзаб сүрәсе pdf. Аять 5–9. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers