وَلَئِنْ أَصَابَكُمْ فَضْلٌ مِّنَ اللَّهِ لَيَقُولَنَّ كَأَن لَّمْ تَكُن بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُ مَوَدَّةٌ يَا لَيْتَنِي كُنتُ مَعَهُمْ فَأَفُوزَ فَوْزًا عَظِيمًا ٧٣
🔤 Transliteration
Wa la`in asaabakum fadlum minal laahi la yaqoolanna ka al lam takum bainakum wa bainahoo mawaddatuny yaa laitanee kuntu ma`ahum fa afooza fawzan `azeemaa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әгәр сезгә сугышта Аллаһуның рәхмәте белән җиңү һәм ґәнимәт малын алу фазыйләте ирешсә, ул монафикъ гүя сезнең белән бер вакытта да бергә булмаган төсле әйтер: "Кәшки мин мөселманнар белән бергә сугышта булган булсам, зур максатыма ирешкән булыр идем", – дип.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: فضل من الله — Аллаһудан иңгән өстенлек, иминлек яки сугыштан табылган улҗа (ганимәт).مودّة — дуслык, мәхәббәт, якынлык.فأفوز فوزًا عظيمًا — бөек уңышка ирешү, зур табышка һәм әҗергә ия булу.Аять тәфсире: Әй, мөселманнар! Әгәр сезгә Аллаһудан берәр өстенлек килсә — мәсәлән, сугышта җиңү яки улҗа эләксә, ул сугыштан калган монафикъ, хәсетлек һәм үкенеч белән, сезнең белән арада бернинди дуслык-мәхәббәт булмаган кебек итеп, әйтер: “Әй, кайгы! Ни булса да, мин алар белән бергә булсамчы, шул ук зур уңышка ирешсәмче!” — дип. Ул элекке вакытта сезнең белән бергә йөргән, дуслык күрсәткән кеше булуына карамастан, хәзер үзен читтә тота һәм бары тик дөньяви табыш өчен генә кызыга. Аның бу сүзләре имансызлыктан һәм икейөзлелектән килә, чөнки ул чын күңелдән сугышның савабын теләми, ә бары тик мал-мөлкәт һәм дөнья файдасын гына күз алдында тота.
Аятьтән алынган файдалар: Монафикъларның хәле ачыклана: алар Аллаһ юлындагы көрәшнең әҗерен түгел, ә дөньяви табышны гына күзәтәләр. Мөселманнарга сугыштагы җиңү яки уңышның Аллаһудан икәнен белү — бу иманны ныгыта һәм Аллаһуга тәвәккәллекне арттыра. Дуслыкның чынлыгы бәла-каза вакытында сынала; чын мөэмин кардәшләре белән шатлана, ә монафикъ аерым тора. Бу аять мөселманнарны ихлас булырга, дөнья малына бәйләнмәскә һәм Аллаһ ризалыгы өчен гамәл кылырга өнди.
وَلَئِنۡ أَصَٰبَكُمۡ فَضۡلٌ مِّنَ ٱللَّهِ لَيَقُولَنَّ كَأَن لَّمۡ تَكُنۢ بَيۡنَكُمۡ وَبَيۡنَهُۥ مَوَدَّةٌ يَٰلَيۡتَنِي كُنتُ مَعَهُمۡ فَأَفُوزَ فَوۡزًا عَظِيمًا ٧٣
Әгәр сезгә сугышта Аллаһуның рәхмәте белән җиңү һәм ґәнимәт малын алу фазыйләте ирешсә, ул монафикъ гүя сезнең белән бер вакытта да бергә булмаган төсле әйтер: "Кәшки мин мөселманнар белән бергә сугышта булган булсам, зур максатыма ирешкән булыр идем", – дип.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 71-75 — Ан-Ниса сүрәсе
71 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا خُذُوا حِذْرَكُمْ فَانفِرُوا ثُبَاتٍ أَوِ انفِرُوا جَمِيعًا
Ий мөэминнәр! Сугыш коралларыгызны алыгыз да дошманга каршы төркем-төркем барыгыз, яки барыгыз да җыелып бергә барыгыз.
72 وَإِنَّ مِنكُمْ لَمَن لَّيُبَطِّئَنَّ فَإِنْ أَصَابَتْكُم مُّصِيبَةٌ قَالَ قَدْ أَنْعَمَ اللَّهُ عَلَيَّ إِذْ لَمْ أَكُن مَّعَهُمْ شَهِيدًا
Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезнең арагызда сугышка кичегеп баручы, яки бөтенләй бармаучы монафикълар бар. Сезгә сугышта кайгы ирешсә, сугышка чыкмаган монафикъ шатланып әйтте: "Мөселманнар белән бергә сугышка чыкмавым сәбәпле, Аллаһ, шиксез, миңа ингам кылды, әгәр сугышка барган булсам, миңа да кайгы ирешкән булыр иде", – дип.
73 وَلَئِنْ أَصَابَكُمْ فَضْلٌ مِّنَ اللَّهِ لَيَقُولَنَّ كَأَن لَّمْ تَكُن بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُ مَوَدَّةٌ يَا لَيْتَنِي كُنتُ مَعَهُمْ فَأَفُوزَ فَوْزًا عَظِيمًا
Әгәр сезгә сугышта Аллаһуның рәхмәте белән җиңү һәм ґәнимәт малын алу фазыйләте ирешсә, ул монафикъ гүя сезнең белән бер вакытта да бергә булмаган төсле әйтер: "Кәшки мин мөселманнар белән бергә сугышта булган булсам, зур максатыма ирешкән булыр идем", – дип.
74 ۞ فَلْيُقَاتِلْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ الَّذِينَ يَشْرُونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا بِالْآخِرَةِ ۚ وَمَن يُقَاتِلْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ فَيُقْتَلْ أَوْ يَغْلِبْ فَسَوْفَ نُؤْتِيهِ أَجْرًا عَظِيمًا
Мөэминнәр Аллаһ юлында сугыш кылсыннар ахирәтне дөньяга саткан – алыштырган кешеләр белән. Әгәр бер мөэмин Аллаһ юлында сугышып үтерелсә, яки кәферне җиңсә, ул мөэмингә тиздән җәннәт нигъмәтләрен бирербез.
75 وَمَا لَكُمْ لَا تُقَاتِلُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَالْمُسْتَضْعَفِينَ مِنَ الرِّجَالِ وَالنِّسَاءِ وَالْوِلْدَانِ الَّذِينَ يَقُولُونَ رَبَّنَا أَخْرِجْنَا مِنْ هَٰذِهِ الْقَرْيَةِ الظَّالِمِ أَهْلُهَا وَاجْعَل لَّنَا مِن لَّدُنكَ وَلِيًّا وَاجْعَل لَّنَا مِن لَّدُنكَ نَصِيرًا
Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, Аллаһ юлында сугышмыйсыз? Ни булды сезгә, кәферләр кулында әсир булган загыйфь ирләрне, хатыннар һәм балаларны коткару өчен сугышмыйсыз? Ул загыйфь ирләр "Ий Раббыбыз, хуҗалары залим булган шәһәрдән безне чыгар", – диләр. Янә ул зәгыйфьләр: "Ий Раббыбыз, безне залимнәр кулыннан коткаручы бер вәли бир һәм үз хозурыңнан безгә ярдәм дә бир", – диләр.
Тәрҗемә — Ан-Ниса 73 Ан-Ниса сүрәсе Аять 73 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әгәр сезгә сугышта Аллаһуның рәхмәте белән җиңү һәм ґәнимәт малын…
Сүрәсе Аять 73/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 71–75. Татарча: Русский.