يَعْتَذِرُونَ إِلَيْكُمْ إِذَا رَجَعْتُمْ إِلَيْهِمْ ۚ قُل لَّا تَعْتَذِرُوا لَن نُّؤْمِنَ لَكُمْ قَدْ نَبَّأَنَا اللَّهُ مِنْ أَخْبَارِكُمْ ۚ وَسَيَرَى اللَّهُ عَمَلَكُمْ وَرَسُولُهُ ثُمَّ تُرَدُّونَ إِلَىٰ عَالِمِ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ ٩٤
🔤 Transliteration
ya`taziroona ilaikum izaa raja`tum ilaihim; qul laa ta`taziroo lan nu`mina lakum qad nabba annal laahu min akhbaarikum; wa sa yaral laahu `amalakum wa Rasooluhoo suma turaddoona ilaa `Aalimil Ghaibi washshahaadati fa yunabbi`ukum bimaa kuntum ta`maloon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Сугыштан алар янына кайтсагыз, сезгә гозер күрсәтерләр, әйт "Безгә ялган гозер күрсәтеп маташмагыз, без сезгә ышанмыйбыз, тәхкыйк Аллаһ сезнең хәбәрегезне безгә белдерде. Аллаһу тәгалә үзе һәм Аның расүле сезнең эшләрегезне күрерләр. Соңра ачык вә яшерен эшләрне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, кылган бозык эшләрегез белән сезне хәбәр кылыр".
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: يَعْتَذِرُونَ — гафу сорап, сәбәпләр китерәләр.نَبَّأَنَا — хәбәр бирде, белдерде.عَالِمِ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ — яшерен һәм ачык нәрсәләрне белүче.Аять тәфсире: Әй, мөэминнәр! Сез Тәбүк сугышыннан кайткач, сугышка бармый калган монафикълар сезгә ялган сәбәпләр китереп, гафу сорарлар. Алар үзләренең гаепләрен яшерергә тырышырлар. Әмма син, әй, Пәйгамбәр, аларга әйт: «Сез гафу сорамагыз, без сезгә ышанмыйбыз! Аллаһы безгә сезнең хәлегезне хәбәр итте. Ул безгә сезнең ялганчы икәнегезне ачыклады. Аллаһы һәм Аның рәсүле сезнең эшләрегезне күреп торачак — тәүбә итеп, дөрес юлга кайтасызмы, әллә монафикълыкта дәвам итәсезме, монысын алар күрер. Соңыннан сез, үлгәннән соң, яшерен һәм ачык нәрсәләрне белүче Аллаһыга кайтарылырсыз. Ул сезгә кылган эшләрегезнең барысын да сөйләр һәм һәрберегезгә тиешле җәза яки әҗер бирер».
Аятьтән алынган файдалар: Монафикъларның ялган гафу сораулары кабул ителми, чөнки Аллаһы аларның йөрәкләрендәге хакыйкатьне белә. Кеше эшләрендә генә түгел, ә ниятләрендә дә ихлас булырга тиеш. Аллаһының белеме һәрнәрсәне колачлый — яшерен дә, ачык та. Шуңа күрә һәрберебез үз эшләребез өчен җавап бирәчәкбез. Тәүбә итеп, гөнаһлардан чистарыну өчен вакытны уздырмаска кирәк, чөнки Аллаһы һәм Аның рәсүле безнең эшләребезне күреп тора.
يَعۡتَذِرُونَ إِلَيۡكُمۡ إِذَا رَجَعۡتُمۡ إِلَيۡهِمۡۚ قُل لَّا تَعۡتَذِرُواْ لَن نُّؤۡمِنَ لَكُمۡ قَدۡ نَبَّأَنَا ٱللَّهُ مِنۡ أَخۡبَارِكُمۡۚ وَسَيَرَى ٱللَّهُ عَمَلَكُمۡ وَرَسُولُهُۥ ثُمَّ تُرَدُّونَ إِلَىٰ عَٰلِمِ ٱلۡغَيۡبِ وَٱلشَّهَٰدَةِ فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمۡ تَعۡمَلُونَ ٩٤
Сугыштан алар янына кайтсагыз, сезгә гозер күрсәтерләр, әйт "Безгә ялган гозер күрсәтеп маташмагыз, без сезгә ышанмыйбыз, тәхкыйк Аллаһ сезнең хәбәрегезне безгә белдерде. Аллаһу тәгалә үзе һәм Аның расүле сезнең эшләрегезне күрерләр. Соңра ачык вә яшерен эшләрне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, кылган бозык эшләрегез белән сезне хәбәр кылыр".
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 92-96 — Ат-Тауба сүрәсе
92 وَلَا عَلَى الَّذِينَ إِذَا مَا أَتَوْكَ لِتَحْمِلَهُمْ قُلْتَ لَا أَجِدُ مَا أَحْمِلُكُمْ عَلَيْهِ تَوَلَّوا وَّأَعْيُنُهُمْ تَفِيضُ مِنَ الدَّمْعِ حَزَنًا أَلَّا يَجِدُوا مَا يُنفِقُونَ
Янә шуларга гөнаһ юк, алар синең алдыңа килеп: "Йә расүлүллаһ! Безнең һичнәрсәбез юк, әгәр безгә ат һәм сугыш коралларын бирсәң, без дә сугышка барыр идек", – диделәр. Син аларга: "Сезне утыртып сугышка җибәрергә һичнәрсә таба алмыйм", – дидең. Шул вакытта алар күзләреннән яшьләр агызып кайтып киттеләр, сугышка чыгу өчен мал тапмауларының кайгысыннан.
93 ۞ إِنَّمَا السَّبِيلُ عَلَى الَّذِينَ يَسْتَأْذِنُونَكَ وَهُمْ أَغْنِيَاءُ ۚ رَضُوا بِأَن يَكُونُوا مَعَ الْخَوَالِفِ وَطَبَعَ اللَّهُ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Бай булып та сугыштан калу өчен рөхсәт сораган монафикъларны ґәзаб кылырга юл булыр. Алар өйдә калучылар белән калырга риза булдылар, Аллаһ аларның күңелләренә мөһер басты, инде алар Аллаһ хөкемнәренә хыянәт итүнең һәлакәтлек икәнен белмәсләр.
94 يَعْتَذِرُونَ إِلَيْكُمْ إِذَا رَجَعْتُمْ إِلَيْهِمْ ۚ قُل لَّا تَعْتَذِرُوا لَن نُّؤْمِنَ لَكُمْ قَدْ نَبَّأَنَا اللَّهُ مِنْ أَخْبَارِكُمْ ۚ وَسَيَرَى اللَّهُ عَمَلَكُمْ وَرَسُولُهُ ثُمَّ تُرَدُّونَ إِلَىٰ عَالِمِ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ فَيُنَبِّئُكُم بِمَا كُنتُمْ تَعْمَلُونَ
Сугыштан алар янына кайтсагыз, сезгә гозер күрсәтерләр, әйт "Безгә ялган гозер күрсәтеп маташмагыз, без сезгә ышанмыйбыз, тәхкыйк Аллаһ сезнең хәбәрегезне безгә белдерде. Аллаһу тәгалә үзе һәм Аның расүле сезнең эшләрегезне күрерләр. Соңра ачык вә яшерен эшләрне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, кылган бозык эшләрегез белән сезне хәбәр кылыр".
95 سَيَحْلِفُونَ بِاللَّهِ لَكُمْ إِذَا انقَلَبْتُمْ إِلَيْهِمْ لِتُعْرِضُوا عَنْهُمْ ۖ فَأَعْرِضُوا عَنْهُمْ ۖ إِنَّهُمْ رِجْسٌ ۖ وَمَأْوَاهُمْ جَهَنَّمُ جَزَاءً بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ
Кайчан сугыштан алар янына кайтсагыз, алар Аллаһ белән ант итәләр, кимчелекләрен гафу итүегез өчен: "Алардан бизегез! Тәхкыйк алар – нәҗесләр, вә урыннары җәһәннәмдер, җәза йөзеннән, монафикъ булганнары өчен.
96 يَحْلِفُونَ لَكُمْ لِتَرْضَوْا عَنْهُمْ ۖ فَإِن تَرْضَوْا عَنْهُمْ فَإِنَّ اللَّهَ لَا يَرْضَىٰ عَنِ الْقَوْمِ الْفَاسِقِينَ
Алар сезгә ант итеп акланырга тырышалар алардан риза булуыгыз өчен. Сез алардан риза булсагыз да, фәсыйк кешеләрдән Аллаһ һич тә разый булмас.
Тәрҗемә — Ат-Тауба 94 Ат-Тауба сүрәсе Аять 94 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Сугыштан алар янына кайтсагыз, сезгә гозер күрсәтерләр, әйт "Безгә ялган…
Сүрәсе Аять 94/129 — Ат-Тауба сүрәсе التوبة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ат-Тауба сүрәсе Тыңла, Ат-Тауба сүрәсе Тәрҗемә, Ат-Тауба сүрәсе mp3, Ат-Тауба сүрәсе pdf. Аять 92–96. Татарча: Русский.