Аль-Бакара · 169/286
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Бакара сүрәсе
إِنَّمَا يَأْمُرُكُم بِالسُّوءِ وَالْفَحْشَاءِ وَأَن تَقُولُوا عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ ۝١٦٩
Innamaa yaamurukum bissooo`i walfahshaaa`i wa an taqooloo alal laahi maa laa ta`lamoon
📖 Татарча
Шайтан сезне фәкать төрле яман эшләргә: зина кылу, хәмер эчү һәм хатыннарның ґәүрәт әгъзаларын күрсәтеп йөрүләре кеби фәхеш эшләргә өнди, һәм Аллаһ хакында дәлилсез ялган сөйләргә котыртадыр. Аллаһудан куркыгыз, шайтанга һич иярмәгез!

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • әс-Сүүъ — гөнаһ, кешегә авырлык китерә торган начар эш.
  • әл-Фәхшәәъ — бик зур, иң кабахәт гөнаһлар.
  • Ән тәкүлү галә-Лләһи мә лә тәъләмүн — Аллаһыга белемегез булмаган нәрсәләрне ифтира кылып сөйләү.

Аять тәфсире:

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә безгә шайтанның чакыруының нәрсәгә корылганын ачык белдерә. Шайтан сезне һәрвакыт начар эшләргә, күңелгә авыр төшә торган гөнаһларга өнди. Ул сезне иң кабахәт, иң ямьсез гөнаһларга — фәхеш эшләргә, зинага, ялганга, кеше хакын ашауга һәм башка шундый зур гөнаһларга этәрә. Моннан да артык, ул сезне Аллаһыга карата ялган сөйләргә, Аллаһы исеменнән үзегез белмәгән нәрсәләрне сөйләргә өнди. Мәсәлән, Аллаһы хәләл кылган нәрсәләрне хәрам дип әйтү, диндә булмаган нәрсәләрне дингә кертеп кую, яки Аллаһының сыйфатлары, хөкемнәре турында белемсездән сөйләү — болар барысы да шайтанның ялган юлына иярү булып тора. Шайтанның максаты — кешене туры юлдан чыгарып, аны һәлакәткә илтү.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Шайтанның чакыруы һәрвакыт начарлыкка, гөнаһка һәм ялганга корылган — аның тәкъдимнәренә иярүче беркайчан да бәхет тапмас.
  • Кеше өчен иң зур куркыныч — Аллаһы турында белемсездән сөйләү, чөнки бу — дингә иң зур зарар китерә торган гамәл.
  • Мөселман кешесе һәр эшендә, һәр сүзендә Коръән һәм Сөннәткә нигезләнергә тиеш, белемсездән сөйләүдән сакланырга тиеш.
  • Аллаһы безне шайтаннан саклар өчен аның ысулларын ачык белдергән — бу Аллаһының безгә карата рәхимлелеген күрсәтә.


📜 Аять 167-171 — Аль-Бакара сүрәсе

167وَقَالَ الَّذِينَ اتَّبَعُوا لَوْ أَنَّ لَنَا كَرَّةً فَنَتَبَرَّأَ مِنْهُمْ كَمَا تَبَرَّءُوا مِنَّا ۗ كَذَٰلِكَ يُرِيهِمُ اللَّهُ أَعْمَالَهُمْ حَسَرَاتٍ عَلَيْهِمْ ۖ وَمَا هُم بِخَارِجِينَ مِنَ النَّارِ
Ияртүче залимнәргә иярүчеләр җәһәннәм ґәзабын күргәндә: "Әгәр без дөньяга кире кайтарылсак, әлбәттә, алардан бизәр идек, алар бездән бизгән кебек", – диәчәкләрен дөньяда вакытта белсәләр иде! Әлбәттә, ул залимнәргә иярмичә, Коръән белән гамәл кылырга өйрәтүчеләргә иярер иделәр. Ул ияртүче һәм иярүче залимнәргә җәһәннәм газабын күрсәткәнебез кеби, аларның гөнаһлы эшләрен үзләренә күрсәтербез, ґәзаб өстенә хәсрәт булсын өчен, алар җәһәннәм газабыннан чыкмаслар. (Бу җәзалар Коръән ингәнче Тәүрат, Инҗил белән гамәл кыйлмаучыларга булса, Коръән иңгәннән соң Коръән белән гамәл кылмаучы бөтен дөнья кешеләренәдер. Бидеґәт гамәлләрне үтәргә чакыручылар һәм аларга ияреп, бидеґәт гамәлләрне кылучылар, шиксез, җәһәннәмгә юнәлделәр, баргач күрерләр).
168يَا أَيُّهَا النَّاسُ كُلُوا مِمَّا فِي الْأَرْضِ حَلَالًا طَيِّبًا وَلَا تَتَّبِعُوا خُطُوَاتِ الشَّيْطَانِ ۚ إِنَّهُ لَكُمْ عَدُوٌّ مُّبِينٌ
Ий кешеләр! Җирдә булган пакь, хәләл ризыкларны гына ашагыз! Вә шайтан эзенә кермәгез, ул сезгә ачык дошман!
169إِنَّمَا يَأْمُرُكُم بِالسُّوءِ وَالْفَحْشَاءِ وَأَن تَقُولُوا عَلَى اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Шайтан сезне фәкать төрле яман эшләргә: зина кылу, хәмер эчү һәм хатыннарның ґәүрәт әгъзаларын күрсәтеп йөрүләре кеби фәхеш эшләргә өнди, һәм Аллаһ хакында дәлилсез ялган сөйләргә котыртадыр. Аллаһудан куркыгыз, шайтанга һич иярмәгез!
170وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ اتَّبِعُوا مَا أَنزَلَ اللَّهُ قَالُوا بَلْ نَتَّبِعُ مَا أَلْفَيْنَا عَلَيْهِ آبَاءَنَا ۗ أَوَلَوْ كَانَ آبَاؤُهُمْ لَا يَعْقِلُونَ شَيْئًا وَلَا يَهْتَدُونَ
Мөшрикләргә һәм бидеґәтче мөселманнарга һичкемгә, һичнәрсәгә иярмәгез, фәкать Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез, дип әйтелсә, алар әйтәләр: "Ата-бабаларыбызны нинди юлда тапсак, шул юлга иярәбез, алар кылган гамәлләрне кылабыз, алар юлыннан чыкмыйбыз", – диләр. Әйә, аларның ата-бабалары ислам диненең хаклыгыннан һич нәрсә белмәүче һәм туры юлны тапмаучы иделәр түгелме? "Әүвәлгеләр белмәгәнме әллә", – дип сукыр хәлендә сукырларга ияргән кеше, туры юлны һич тә тапмас!
171وَمَثَلُ الَّذِينَ كَفَرُوا كَمَثَلِ الَّذِي يَنْعِقُ بِمَا لَا يَسْمَعُ إِلَّا دُعَاءً وَنِدَاءً ۚ صُمٌّ بُكْمٌ عُمْيٌ فَهُمْ لَا يَعْقِلُونَ
Коръәнгә ышанмаучы яки аның хөкемнәрен тотмаучы кяферләрнең мисалы: бер кеше тарафыннан кычкырып чакырылган хайван кебиләр. Ул хайван тавышны ишетеп, чакыруны белсә дә, башка сүзнең мәгънәсен белми. Шул хайван кеби, кешеләр хак сүзне ишетүдән саңгыраулар, хак сүзне сөйләүдән телсезләр һәм гыйбрәтләрне күрүдән сукырлар, шуның өчен Коръәнне һич аңламаслар.
Аль-БакараКоръән исемлеге
286Аять
MedinanRevelation
169Аять

Тәрҗемә — Аль-Бакара 169

Аль-Бакара сүрәсе Аять 169 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Шайтан сезне фәкать төрле яман эшләргә: зина кылу, хәмер эчү…

Сүрәсе Аять 169/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 167–171. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers