قَالُوا ادْعُ لَنَا رَبَّكَ يُبَيِّن لَّنَا مَا هِيَ ۚ قَالَ إِنَّهُ يَقُولُ إِنَّهَا بَقَرَةٌ لَّا فَارِضٌ وَلَا بِكْرٌ عَوَانٌ بَيْنَ ذَٰلِكَ ۖ فَافْعَلُوا مَا تُؤْمَرُونَ ٦٨
🔤 Transliteration
Qaalud-`u lanaa rabbaka yubaiyil lanaa maa hee; qaala innahoo yaqoolu innahaa baqaratul laa faaridunw wa laa bikrun `awaanum baina zaalika faf`aloo maa tu`maroon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора – сыерның сыйфатларын безгә ачык бәян итсен!" Муса әйтте: "Аллаһу таґәлә әйтәдер: сыер карт та, яшь тә булмасын, урта яшьләрдә булсын! Күп сорашып тормагыз, Аллаһ кушканны эшләгез".
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: фәриз — картайган, инде бозауламый торган сыер.бикр — яшь, беркайчан да бозауламаган сыер.гаван — урта яшьтәге, бер-ике тапкыр бозаулаган сыер.Аять тәфсире: Бану Исраил кавеме Муса галәйһиссәламгә: "Безнең өчен Раббыңнан сора, ул сыерның нинди икәнлеген безгә ачыклап бирсен", – диделәр. Муса аларга: "Аллаһ болай ди: ул сыер – картайган да түгел, яшь тә түгел, бәлки шулар арасындагы урта яшьтәге сыер", – дип җавап бирде. Шуннан соң ул аларга: "Сезгә кушылган эшне үтәгез, ягъни сыерны суеп, әмерне үтәүгә ашыгыгыз", – диде. Алар сорауларын кабатлап, үзләренә эшне авырайттылар, әгәр беренче әмерне тиз үтәгән булсалар, аларга җиңелрәк булыр иде.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Аллаһның әмеренә ирекле рәвештә, сораулар белән авырайтмыйча, тиз һәм тулысынча буйсыну – мөэминнең сыйфаты. Бану Исраилнең артык сораулары аларга авырлык китерде, димәк, кирәкмәгән сораулардан сакланырга кирәк. Аллаһ бәндәләренә җиңеллек тели, ә кешеләр үзләре сораулары белән эшне катлауландыралар. Пәйгамбәрләргә итагать итү – Аллаһка итагать итүнең бер өлеше, чөнки алар Аллаһтан килгән хәбәрне генә җиткерәләр.
قَالُواْ ٱدۡعُ لَنَا رَبَّكَ يُبَيِّن لَّنَا مَا هِيَۚ قَالَ إِنَّهُۥ يَقُولُ إِنَّهَا بَقَرَةٌ لَّا فَارِضٌ وَلَا بِكۡرٌ عَوَانُۢ بَيۡنَ ذَٰلِكَۖ فَٱفۡعَلُواْ مَا تُؤۡمَرُونَ ٦٨
Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора – сыерның сыйфатларын безгә ачык бәян итсен!" Муса әйтте: "Аллаһу таґәлә әйтәдер: сыер карт та, яшь тә булмасын, урта яшьләрдә булсын! Күп сорашып тормагыз, Аллаһ кушканны эшләгез".
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 66-70 — Аль-Бакара сүрәсе
66 فَجَعَلْنَاهَا نَكَالًا لِّمَا بَيْنَ يَدَيْهَا وَمَا خَلْفَهَا وَمَوْعِظَةً لِّلْمُتَّقِينَ
Без аларны шулай хурлыкка салдык һәм һәлак иттек гыйбрәт өчен вә Аллаһудан курыкканлыкларга вәгазь булсын өчен.
67 وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُكُمْ أَن تَذْبَحُوا بَقَرَةً ۖ قَالُوا أَتَتَّخِذُنَا هُزُوًا ۖ قَالَ أَعُوذُ بِاللَّهِ أَنْ أَكُونَ مِنَ الْجَاهِلِينَ
Янә Мусаның сезгә сыер бугазларга әмер иткәнен хәтерләгез! Муса кавеменә әйтте: "Дөреслектә Аллаһ сезгә сыер бугазларга боера". Алар әйттеләр: "Безне сыер бугазларга кушып мәсхәрә кыласыңмы?" Муса әйтте: "Сезне мәсхәрә кылып ахмаклардан булудан Аллаһуга сыгынамын". (Яһүдләрдән бер кеше үтерелгән иде, ләкин кем үтергәнлеге мәгълүм түгел иде. Муса г-мгә килеп: "Үтерүчене табарга безгә ярдәм ит", – диделәр. Муса әйтте: "Бер сыер бугазлагыз һәм шул сыерның койрыгы белән мәеткә сугарсыз, мәет терелер һәм үтерүчеләрне әйтер).
68 قَالُوا ادْعُ لَنَا رَبَّكَ يُبَيِّن لَّنَا مَا هِيَ ۚ قَالَ إِنَّهُ يَقُولُ إِنَّهَا بَقَرَةٌ لَّا فَارِضٌ وَلَا بِكْرٌ عَوَانٌ بَيْنَ ذَٰلِكَ ۖ فَافْعَلُوا مَا تُؤْمَرُونَ
Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора – сыерның сыйфатларын безгә ачык бәян итсен!" Муса әйтте: "Аллаһу таґәлә әйтәдер: сыер карт та, яшь тә булмасын, урта яшьләрдә булсын! Күп сорашып тормагыз, Аллаһ кушканны эшләгез".
69 قَالُوا ادْعُ لَنَا رَبَّكَ يُبَيِّن لَّنَا مَا لَوْنُهَا ۚ قَالَ إِنَّهُ يَقُولُ إِنَّهَا بَقَرَةٌ صَفْرَاءُ فَاقِعٌ لَّوْنُهَا تَسُرُّ النَّاظِرِينَ
Әйттеләр: "Ий Муса Раббыңдан сора ул сыерның төсе нинди, әйтсен!" Муса әйтте: "Аллаһ әйтә, ул сыерның төсе ачык сары булыр, аңа караучыларны ґәҗәбләндерер", – дип.
70 قَالُوا ادْعُ لَنَا رَبَّكَ يُبَيِّن لَّنَا مَا هِيَ إِنَّ الْبَقَرَ تَشَابَهَ عَلَيْنَا وَإِنَّا إِن شَاءَ اللَّهُ لَمُهْتَدُونَ
Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсен! Ул сыер кырда утлап йөрүчеме? Яки җир сөрүчеме? Бер-берсенә охшаган сыерларны күрдек, ләкин үзебезгә кирәк сыерны аера алмадык. Әгәр ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсә, Аллаһ теләсә, ул сыерны табарбыз"
Тәрҗемә — Аль-Бакара 68 Аль-Бакара сүрәсе Аять 68 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Алар әйттеләр: "Ий Муса, Раббыңнан сора – сыерның сыйфатларын безгә…
Сүрәсе Аять 68/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 66–70. Татарча: Русский.