قَالَ رَبِّ اجْعَل لِّي آيَةً ۖ قَالَ آيَتُكَ أَلَّا تُكَلِّمَ النَّاسَ ثَلَاثَةَ أَيَّامٍ إِلَّا رَمْزًا ۗ وَاذْكُر رَّبَّكَ كَثِيرًا وَسَبِّحْ بِالْعَشِيِّ وَالْإِبْكَارِ ٤١
🔤 Transliteration
Qaala Rabbij `al leee Aayatan qaala Aaayatuka allaa tukalliman naasa salaasata ayyaamin illa ramzaa; wzkur Rabbaka kaseeranw wa sabbih bil`ashiyyi wal ibkaar
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!"
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: әйә (آيَة ) – билге, галәмәт.иллә рәмзән (إِلَّا رَمْزًا ) – ишарә белән генә, ымлап кына.әл-гәши (الْعَشِيّ ) – кояш баеганнан соң, кич вакыты.әл-ибкәр (الْإِبْكَار ) – иртәнге вакыт, таң беленгәннән соң.Аять тәфсире: Зәкәрия галәйһиссәләм, Аллаһыдан үзенә билге сорады: "Хуҗам, хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт күрсәт", – диде. Аллаһы аңа: "Синең билгең – өч көн буена кешеләр белән сөйләшә алмавың, тик ишарә белән генә аңлаша алуың. Син сау-сәламәт булырсың, ләкин телең Аллаһыны зекер итүдән башка сүзләргә ачылмас. Бу вакыт эчендә Раббыңны күп зекер ит һәм аңа кич белән иртән тәсбих әйт", – диде. Бу билге Зәкәриягә Аллаһының кодрәтен күрсәтүче могҗиза иде: ул сәламәт була торып, кешеләр белән сөйләшә алмый, ә Аллаһыны зекер итүдән теле ачыла. Бу хәл аның өчен сынау һәм шөкер итү чарасы булды.
Аятьтән алынган файдалар: Аллаһыдан билге сорау – дөрес, әгәр бу иманны ныгыту өчен булса, ә инкяр итү өчен түгел. Аллаһы биргән билгеләргә шатланырга һәм аларны зекер, гыйбадәт белән бәйләргә кирәк. Аллаһыны күп зекер итү – бәла-каза вакытында да, шатлык вакытында да мөэминнең коралы. Иртә-кич тәсбих әйтү – көндәлек вәзифә, ул күңелне тынычландыра һәм Аллаһыга якынайта. Аллаһы теләгән бәндәсенә телсез дә ишарә белән аңлашырга мөмкинлек бирә, бу – Аллаһының кодрәтенә дәлил.
قَالَ رَبِّ ٱجۡعَل لِّيٓ ءَايَةًۖ قَالَ ءَايَتُكَ أَلَّا تُكَلِّمَ ٱلنَّاسَ ثَلَٰثَةَ أَيَّامٍ إِلَّا رَمۡزًاۗ وَٱذۡكُر رَّبَّكَ كَثِيرًا وَسَبِّحۡ بِٱلۡعَشِيِّ وَٱلۡإِبۡكَٰرِ ٤١
Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!"
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 39-43 — Аль Имран сүрәсе
39 فَنَادَتْهُ الْمَلَائِكَةُ وَهُوَ قَائِمٌ يُصَلِّي فِي الْمِحْرَابِ أَنَّ اللَّهَ يُبَشِّرُكَ بِيَحْيَىٰ مُصَدِّقًا بِكَلِمَةٍ مِّنَ اللَّهِ وَسَيِّدًا وَحَصُورًا وَنَبِيًّا مِّنَ الصَّالِحِينَ
Зәкәръя михрабта намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: "Ий Зәкәръя, дөреслек тә, Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһудан булган сүзгә ышанучы булганы хәлдә, ягъни Гыйса пәйгамбәргә иң беренче иман китереп, ярдәмче булды. Янә ул Яхъя кавеме арасында хөрмәтле вә олугъ булды, һәм дә хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булды.
40 قَالَ رَبِّ أَنَّىٰ يَكُونُ لِي غُلَامٌ وَقَدْ بَلَغَنِيَ الْكِبَرُ وَامْرَأَتِي عَاقِرٌ ۖ قَالَ كَذَٰلِكَ اللَّهُ يَفْعَلُ مَا يَشَاءُ
Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым миңа кайдан угыл булсын дөреслектә миңа картлык иреште, хатыным да бала тудырмаучыдыр". Аллаһ әйтте: "Әнә шулай Аллаһу тәгалә теләгәнен кылыр".
41 قَالَ رَبِّ اجْعَل لِّي آيَةً ۖ قَالَ آيَتُكَ أَلَّا تُكَلِّمَ النَّاسَ ثَلَاثَةَ أَيَّامٍ إِلَّا رَمْزًا ۗ وَاذْكُر رَّبَّكَ كَثِيرًا وَسَبِّحْ بِالْعَشِيِّ وَالْإِبْكَارِ
Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" Аллаһ әйтте: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең". Хатыны йөкле булгач Зәкәръяның теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ әйтте: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!"
42 وَإِذْ قَالَتِ الْمَلَائِكَةُ يَا مَرْيَمُ إِنَّ اللَّهَ اصْطَفَاكِ وَطَهَّرَكِ وَاصْطَفَاكِ عَلَىٰ نِسَاءِ الْعَالَمِينَ
Фәрештә әйтте: "Ий Мәрьям, дөреслектә Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакълады һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен кылды.
43 يَا مَرْيَمُ اقْنُتِي لِرَبِّكِ وَاسْجُدِي وَارْكَعِي مَعَ الرَّاكِعِينَ
"Ий Мәрьям, Раббыңа итагать кыл һәм рөкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укыгыл!"
Тәрҗемә — Аль Имран 41 Аль Имран сүрәсе Аять 41 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Зәкәръя әйтте: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт…
Сүрәсе Аять 41/200 — Аль Имран сүрәсе آل عمران (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль Имран сүрәсе Тыңла, Аль Имран сүрәсе Тәрҗемә, Аль Имран сүрәсе mp3, Аль Имран сүрәсе pdf. Аять 39–43. Татарча: Русский.