وَإِذَا أَنْعَمْنَا عَلَى الْإِنسَانِ أَعْرَضَ وَنَأَىٰ بِجَانِبِهِ وَإِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ فَذُو دُعَاءٍ عَرِيضٍ ٥١
🔤 Transliteration
Wa izaaa an`amnaa `alal insaani a`rada wa na-aa bijaani bihee wa izaa massahush sharru fazoo du`aaa`in `areed
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әгәр кешегә рәхмәт кылып нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән вә Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартыр, вә тәкәбберләнеп Аллаһуга дога кылудан ерак булыр, әгәр аңа нәфесе яратмаган авырлыклар килсә, шул вакытта ул Аллаһудан күп сораучы булып әверелә.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләр аңлатмасы: «Нәә» (نَأَىٰ ) — ерак китте, читләште.«Биҗәниһи» (بِجَانِبِهِ ) — ягы белән, тәкәбберлек белән борылып китте.«Дүгаун гарид» (دُعَاءٍ عَرِيضٍ ) — киң, ягъни бик күп һәм озын дога.Аять тәфсире: Без кешегә сәламәтлек, байлык, уңыш кебек нигъмәтләр бирсәк, ул шул нигъмәтләргә ияреп, Аллаһыдан йөз чөерә, тәкәбберләнеп, хактан һәм шөкердән читләшә. Ул үзен бәйсез итеп тота, Аллаһының рәхмәтен оныта. Әмма аңа авыру, фәкыйрьлек яки бәла ирешсә, ул Аллаһыга бик күп дога кыла, ярдәм сорап, сыгынып ялвара. Шулай итеп, ул авырлыкта Раббысын таный, ә рәхәтлектә Аны инкяр итә. Ул нигъмәт вакытында шөкер итми, ә бәла вакытында сабырлык күрсәтми.
Гыйбрәтләр: Бу аять безгә кешенең хәленең үзгәрүчәнлеген күрсәтә: уңайлыкта тәкәбберлек, авырлыкта дога кылу. Бу безне һәр хәлдә дә Аллаһыга шөкер итәргә һәм Аңа гыйбадәт кылуны дәвам итәргә өйрәтә. Нигъмәтләр — Аллаһының сынавы, ә бәлаләр — Аның рәхмәтенә ирешү юлы. Чын мөэмин ул — рәхәттә дә, авырлыкта да Аллаһыны искә алучы, Аның ризалыгын эзләүче. Безнең догаларыбыз чиксез булсын, ә шөкеребез һәр сулышта — чөнки Аллаһы безгә һәрвакыт якын, Аның рәхмәте киң.
وَإِذَآ أَنۡعَمۡنَا عَلَى ٱلۡإِنسَٰنِ أَعۡرَضَ وَنَـَٔا بِجَانِبِهِۦ وَإِذَا مَسَّهُ ٱلشَّرُّ فَذُو دُعَآءٍ عَرِيضٍ ٥١
Әгәр кешегә рәхмәт кылып нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән вә Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартыр, вә тәкәбберләнеп Аллаһуга дога кылудан ерак булыр, әгәр аңа нәфесе яратмаган авырлыклар килсә, шул вакытта ул Аллаһудан күп сораучы булып әверелә.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 49-53 — Фуссилат сүрәсе
49 لَّا يَسْأَمُ الْإِنسَانُ مِن دُعَاءِ الْخَيْرِ وَإِن مَّسَّهُ الشَّرُّ فَيَئُوسٌ قَنُوطٌ
Кеше Аллаһудан дөнья кирәген, сәламәтлек, тынычлык, байлык вә шатлык, бәхет кебиләрне сораудан туктамый һәм сораудан ялыкмый, әгәр аны бәла-казалар тотса, тормышының шатлыгы китсә, Аллаһуның рәхмәтеннән өметен кисә, сабыр итми, шөкер дә итми һәм ґәеп үземдәдер дип тәүбә итми һәм Аллаһудан гафу да сорамый. Шулай итеп, Аллаһудан үзеннән-үзе бизә.
50 وَلَئِنْ أَذَقْنَاهُ رَحْمَةً مِّنَّا مِن بَعْدِ ضَرَّاءَ مَسَّتْهُ لَيَقُولَنَّ هَٰذَا لِي وَمَا أَظُنُّ السَّاعَةَ قَائِمَةً وَلَئِن رُّجِعْتُ إِلَىٰ رَبِّي إِنَّ لِي عِندَهُ لَلْحُسْنَىٰ ۚ فَلَنُنَبِّئَنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا بِمَا عَمِلُوا وَلَنُذِيقَنَّهُم مِّنْ عَذَابٍ غَلِيظٍ
Әгәр ул кәфергә бәла-казадан соң рәхмәтебездән татытсак, ягъни сәламәтлек, байлык бирсәк, ул әйтәдер: болар бар да үзем кәсеп итеп булдырган уз нәрсәләрем, дип. Дәхи кыямәт булыр дип тә уйламыйм, әгәр кыямәт булып Раббыма кайтарылсам, Аның хозурында миңа дөньяныкыннан артыграк нигъмәтләр булыр, дип мактанадыр. Хакны инкяр итүче кәферләрнең эшләгән кабахәт эшләрен, әлбәттә, үзләренә күрсәтербез һәм аларга каты ґәзаб татытырбыз.
51 وَإِذَا أَنْعَمْنَا عَلَى الْإِنسَانِ أَعْرَضَ وَنَأَىٰ بِجَانِبِهِ وَإِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ فَذُو دُعَاءٍ عَرِيضٍ
Әгәр кешегә рәхмәт кылып нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән вә Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартыр, вә тәкәбберләнеп Аллаһуга дога кылудан ерак булыр, әгәр аңа нәфесе яратмаган авырлыклар килсә, шул вакытта ул Аллаһудан күп сораучы булып әверелә.
52 قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِن كَانَ مِنْ عِندِ اللَّهِ ثُمَّ كَفَرْتُم بِهِ مَنْ أَضَلُّ مِمَّنْ هُوَ فِي شِقَاقٍ بَعِيدٍ
Коръәнгә ышанмаучыларга әйт: "Беләсезме, Коръән Аллаһудан иңдерелгән булып та соңра сез Коръәнгә иман китермәсәгез, миңа хәбәр бирегез, Коръәннән сукыр вә аңардан ерак булган кешедән дә адашучырак вә азгынрак кеше бармы?"
53 سَنُرِيهِمْ آيَاتِنَا فِي الْآفَاقِ وَفِي أَنفُسِهِمْ حَتَّىٰ يَتَبَيَّنَ لَهُمْ أَنَّهُ الْحَقُّ ۗ أَوَلَمْ يَكْفِ بِرَبِّكَ أَنَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدٌ
Безнең кодрәтебезгә вә берлегебезгә дәлаләт иткән ачык вә көчле галәмәтләребезне, бөтен галәм төзелешенең хәлләреннән кешеләргә күрсәтербез, вә кешеләрнең яртылашы Аллаһ эше икәнлеген үзләренең төзелешеннән күрсәтербез, хәтта ачыкланганга чаклы Аллаһу тәгаләнең хаклыгы һәм бер генә икәнлеге вә Коръән Аллаһ китабы вә Мухәммәд г-м Аллаһуның расүле икәнлеге ачыкланганга чаклы. Әйә һәрнәрсәгә шаһит булырга синең Раббың җитмиме?
Тәрҗемә — Фуссилат 51 Фуссилат сүрәсе Аять 51 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әгәр кешегә рәхмәт кылып нигъмәтләр бирсәк, аның Шөкереннән вә Аллаһуга…
Сүрәсе Аять 51/54 — Фуссилат сүрәсе فصلت (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Фуссилат сүрәсе Тыңла, Фуссилат сүрәсе Тәрҗемә, Фуссилат сүрәсе mp3, Фуссилат сүрәсе pdf. Аять 49–53. Татарча: Русский.