۞ وَإِذِ اسْتَسْقَىٰ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ فَقُلْنَا اضْرِب بِّعَصَاكَ الْحَجَرَ ۖ فَانفَجَرَتْ مِنْهُ اثْنَتَا عَشْرَةَ عَيْنًا ۖ قَدْ عَلِمَ كُلُّ أُنَاسٍ مَّشْرَبَهُمْ ۖ كُلُوا وَاشْرَبُوا مِن رِّزْقِ اللَّهِ وَلَا تَعْثَوْا فِي الْأَرْضِ مُفْسِدِينَ ٦٠
🔤 Transliteration
Wa izis tasqaa Moosaa liqawmihee faqulnad rib bi`asaakal hajara fanfajarat minhusnataaa `ashrata `aynan qad `alima kullu unaasim mash rabahum kuloo washraboo mir rizqil laahi wa laa ta`saw fil ardi mufsideen
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Янә шуны хәтерләгез, Муса үзенең кавеме өчен Аллаһудан су сорады, Без Мусага әйттек: "Таягың белән ташка сук", – дип. Муса таягы белән ташка сукты, таштан 12 чишмә акты, чөнки алар 12 кабилә иделәр. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде. Аллаһ биргән ризыклардан ашагыз, эчегез, әмма җир өстендә бозыклык кылып йөрмәгез, дип әйтелде аларга Аллаһудан.
🌐 Additional reference in Русский
ﷻ Аллаһы Тәгаләнең сезгә күрсәткән нигъмәтләрен исегезгә төшерегез: Муса ґәләйһиссәләм сезнең өчен су сорап дога кылган иде, чөнки сез чүлдә (Тиһдә) бик нык сусаган идегез. Без аңа: "Таягың белән ташка сук", – дип әйттек. Ул ташка суккач, аннан ун ике чишмә атылып чыкты. Һәр кабилә үзенең су эчү урынын белде, шуңа күрә алар арасында су өчен талаш булмады. Без аларга: "Аллаһының ризыкыннан ашагыз һәм эчегез, җир өстендә бозыклык кылып, азан-зират кылмагыз", – дидек.
Бу вакыйгада Муса ґәләйһиссәләм үз кавеме өчен Аллаһыдан су сорап дога кылды, чөнки алар чүлдә сусаудан интеккән иделәр. Аллаһы аңа ташка таягы белән сугарга кушты. Ташка суккач, аннан ун ике чишмә – Исраил улларының ун ике кабиләсе санынча – атылып чыкты. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде, бер-берсенә комачауламады. Аллаһы аларга: "Бу ризыкны ашагыз һәм эчегез, ләкин җирдә бозыклык таратып, чиктән чыкмагыз", – дип әмер бирде.
Бу аятьтән без өйрәнәбез: Аллаһы Үз колларына иң авыр чакта ярдәм итә, аларның ихтыяҗларын үти. Муса ґәләйһиссәләмнең догасы кабул ителде, һәм Аллаһы аларга могҗизалы рәвештә су бирде. Бу – Аллаһының кодрәте һәм рәхмәте. Шулай ук безгә Аллаһы биргән нигъмәтләргә шөкер итәргә һәм аларны дөрес кулланырга кирәк, бозыклык кылырга, чиктән чыгарга ярамый. Аллаһының рәхмәте киң, ләкин без аның әмерләрен үтәргә тиешбез.
۞ وَإِذِ ٱسۡتَسۡقَىٰ مُوسَىٰ لِقَوۡمِهِۦ فَقُلۡنَا ٱضۡرِب بِّعَصَاكَ ٱلۡحَجَرَۖ فَٱنفَجَرَتۡ مِنۡهُ ٱثۡنَتَا عَشۡرَةَ عَيۡنًاۖ قَدۡ عَلِمَ كُلُّ أُنَاسٍ مَّشۡرَبَهُمۡۖ كُلُواْ وَٱشۡرَبُواْ مِن رِّزۡقِ ٱللَّهِ وَلَا تَعۡثَوۡاْ فِي ٱلۡأَرۡضِ مُفۡسِدِينَ ٦٠
Янә шуны хәтерләгез, Муса үзенең кавеме өчен Аллаһудан су сорады, Без Мусага әйттек: "Таягың белән ташка сук", – дип. Муса таягы белән ташка сукты, таштан 12 чишмә акты, чөнки алар 12 кабилә иделәр. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде. Аллаһ биргән ризыклардан ашагыз, эчегез, әмма җир өстендә бозыклык кылып йөрмәгез, дип әйтелде аларга Аллаһудан.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 58-62 — Аль-Бакара сүрәсе
58 وَإِذْ قُلْنَا ادْخُلُوا هَٰذِهِ الْقَرْيَةَ فَكُلُوا مِنْهَا حَيْثُ شِئْتُمْ رَغَدًا وَادْخُلُوا الْبَابَ سُجَّدًا وَقُولُوا حِطَّةٌ نَّغْفِرْ لَكُمْ خَطَايَاكُمْ ۚ وَسَنَزِيدُ الْمُحْسِنِينَ
Янә: "Әрихә шәһәренә керегез", – дип әйткәнемне дә хәтерләгез! Ягъни кырык елдан соң Муса үлгәч, Ягькуб балаларына Әрихә шәһәренә керергә Аллаһудан әмер булды. Шәһәргә кергәч, андагы ризыкларны киңлек белән теләгәнчә ашагыз, шәһәр капкасыннан кергәндә баш иеп, түбәнчелек белән керегез, һәм хаталарыбызны гафу ит, Раббым, дип әйтегез! Шулай кылсагыз, хата эшләрегезне ярлыкарбыз. Яхшы эшләрне кылучы мөэминнәргә нигъмәтләребезне бик тиз арттырырбыз.
59 فَبَدَّلَ الَّذِينَ ظَلَمُوا قَوْلًا غَيْرَ الَّذِي قِيلَ لَهُمْ فَأَنزَلْنَا عَلَى الَّذِينَ ظَلَمُوا رِجْزًا مِّنَ السَّمَاءِ بِمَا كَانُوا يَفْسُقُونَ
Ягькуб балалары арасында булган залимнәр шәһәргә кергәндә үзләренә золым кылдылар, ягъни шәһәр капкасыннан кергәндә Аллаһудан әмер ителгән сүзне әйтмичә, башка сүзгә алыштырдылар, ягъни шәһәргә кергәндә Аллаһудан гафу сорап, тәүбә итеп керер урнына, шайтан өйрәткән сүзне әйтеп, тәкәбберләнеп керделәр. Ул залимнәргә явызлык кылганнары өчен күктән рисвай итүче ґәзаб иңдердек.
60 ۞ وَإِذِ اسْتَسْقَىٰ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ فَقُلْنَا اضْرِب بِّعَصَاكَ الْحَجَرَ ۖ فَانفَجَرَتْ مِنْهُ اثْنَتَا عَشْرَةَ عَيْنًا ۖ قَدْ عَلِمَ كُلُّ أُنَاسٍ مَّشْرَبَهُمْ ۖ كُلُوا وَاشْرَبُوا مِن رِّزْقِ اللَّهِ وَلَا تَعْثَوْا فِي الْأَرْضِ مُفْسِدِينَ
Янә шуны хәтерләгез, Муса үзенең кавеме өчен Аллаһудан су сорады, Без Мусага әйттек: "Таягың белән ташка сук", – дип. Муса таягы белән ташка сукты, таштан 12 чишмә акты, чөнки алар 12 кабилә иделәр. Һәр кабилә үзенең чишмәсен белде. Аллаһ биргән ризыклардан ашагыз, эчегез, әмма җир өстендә бозыклык кылып йөрмәгез, дип әйтелде аларга Аллаһудан.
61 وَإِذْ قُلْتُمْ يَا مُوسَىٰ لَن نَّصْبِرَ عَلَىٰ طَعَامٍ وَاحِدٍ فَادْعُ لَنَا رَبَّكَ يُخْرِجْ لَنَا مِمَّا تُنبِتُ الْأَرْضُ مِن بَقْلِهَا وَقِثَّائِهَا وَفُومِهَا وَعَدَسِهَا وَبَصَلِهَا ۖ قَالَ أَتَسْتَبْدِلُونَ الَّذِي هُوَ أَدْنَىٰ بِالَّذِي هُوَ خَيْرٌ ۚ اهْبِطُوا مِصْرًا فَإِنَّ لَكُم مَّا سَأَلْتُمْ ۗ وَضُرِبَتْ عَلَيْهِمُ الذِّلَّةُ وَالْمَسْكَنَةُ وَبَاءُوا بِغَضَبٍ مِّنَ اللَّهِ ۗ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ كَانُوا يَكْفُرُونَ بِآيَاتِ اللَّهِ وَيَقْتُلُونَ النَّبِيِّينَ بِغَيْرِ الْحَقِّ ۗ ذَٰلِكَ بِمَا عَصَوا وَّكَانُوا يَعْتَدُونَ
Янә әйттегез: "Ий Муса, без бер төрле генә ризыкка сабыр итә алмыйбыз, безнең өчен Раббыңнан дога кыл, җирдә үсә торган нәрсәләрдән: кыяр, сарымсак, суган һәм вак орлыклардан сорап". Муса аларга әйтте: "Аллаһ биргән әүвәлге яхшы ризыкларны үзегез сораган начар ризыкларга алыштырасызмы? Шәһәргә керегез, сез сораган нәрсәләр анда булыр". Аларга авыр эшләр, хурлык, мескенлек вә Аллаһуның ачулы каһәре йөкләтелде. Аларга бу җәзалар Аллаһудан тиешле булды Аның аятьләрен инкяр иткәннәре һәм пәйгамбәрләрне хаксыз үтергәннәре өчен, дәхи бу җәзалар аларга тиешле булды Аллаһуга гөнаһлы булганнары һәм сызган сызыктан чыкканнары өчен.
62 إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَالَّذِينَ هَادُوا وَالنَّصَارَىٰ وَالصَّابِئِينَ مَنْ آمَنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَعَمِلَ صَالِحًا فَلَهُمْ أَجْرُهُمْ عِندَ رَبِّهِمْ وَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Гамәлсез генә ышанучылардан, вә яһүдләрдән, вә насаралардан һәм төрле нәрсәләргә табынучылардан берәү Аллаһуга иман китереп Коръән, сөннәт дәлилләре белән изге гамәлләр кылса, андый мөэминнәрнең кылган әҗере Раббылары хозурында, аларга курку һәм кайгы булмас.
Тәрҗемә — Аль-Бакара 60 Аль-Бакара сүрәсе Аять 60 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Янә шуны хәтерләгез, Муса үзенең кавеме өчен Аллаһудан су сорады,…
Сүрәсе Аять 60/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 58–62. Татарча: Русский.