وَإِذْ أَخَذْنَا مِيثَاقَكُمْ وَرَفَعْنَا فَوْقَكُمُ الطُّورَ خُذُوا مَا آتَيْنَاكُم بِقُوَّةٍ وَاسْمَعُوا ۖ قَالُوا سَمِعْنَا وَعَصَيْنَا وَأُشْرِبُوا فِي قُلُوبِهِمُ الْعِجْلَ بِكُفْرِهِمْ ۚ قُلْ بِئْسَمَا يَأْمُرُكُم بِهِ إِيمَانُكُمْ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ ٩٣
🔤 Transliteration
Wa iz akhaznaa meesaaqakum wa rafa`naa fawqa kumut Toora khuzoo maaa aatainaakum biquwwatinw wasma`oo qaaloo sami`naa wa `asainaa wa ushriboo fee quloobihimul `ijla bikufrihim; qul bi`samaa yaamurukum biheee eemaanukum in kuntum m`mineen
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Бабаларыгыздан Тәүрат белән гамәл кылырга ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәреп, үзегезгә бирелгән Тәүратны алыгыз һәм аның белән ныклап гамәл кылыгыз, вә Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен ишетеп, кабул итегез, дидек. Яһүдләр: "Ишеттек әммә ишеткән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга гасый булдык", – диделәр. Янә аларның күңелләренә бозау мәхәббәте сеңеште, көферлекләренә җәза өчен, ягъни Аллаһудан ґәзаб алыр өчен, бозауга табындылар. Әгәр мөэмин булсагыз, нинди яман иманыгыз, бу яман иманыгыз сезне Аллаһуга итәгать итмәскә, вә бозауга табынырга боерадыр. "Әгәр иманыгыз хак булса, бу кабәхәт эшне эшләмәгән булыр идегез", – дип әйт аларга.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләр мәгънәләре: Мисыак: ныклы килешү, ант-гаһәд.Тур: тау, биредә Тур тавы күздә тотыла.Куввәт белән: ныклык, җитдилек, тырышлык белән.Әшрибү: эчертелделәр, йотылды, күңелгә сеңдерелде.Гиҗл: бозау (сын), яһүдләр табынган алтын бозау.Аять тәфсире: Ий Яһүд балалары! Сезгә Аллаһының Үз әйткән сүзләрен, ягъни Муса пәйгамбәр аша иңдерелгән Тәүратны кабул итәргә һәм аның белән гамәл кылырга дип, ныклы килешү биргәнебезне, ант алганыбызны исегезгә төшерегез. Сез бу килешүне бозгач, Без өстегезгә Тур тавын күтәреп, сезне куркыттык һәм әйттек: "Без биргән Тәүратны нык тотыгыз, җитдилек белән кабул итегез һәм ишетегез — буйсыныгыз!" Әмма сез, куркудан тел белән: "Ишеттек", — дип әйтсәгез дә, эшегез белән: "Буйсынмадык", — дидегез. Чөнки күңелләрегезгә бозауга табыну сеңеп беткән иде, бу — сезнең көферлек сәбәпле булды. Аларның күңелләренә бозау мәхәббәте эчерелгән кебек иде, ул аларның йөрәкләренә сеңеп, аларның бер өлешенә әверелде.
Ий Мухәммәд галәйһиссәләм! Аларга әйт: "Әгәр дә сез чыннан да Аллаһы иңдергән китапка ышанабыз дип әйтәсез икән, сезнең иманыгыз сезгә никадәр яман эшне кушый! Ул сезне Аллаһыны инкяр итәргә һәм Аңа ширек кылдырырга өнди. Бозауга табыну кебек хурлыклы эшне кушучы иман — бу иман түгел, ә хакыйкатьтән читкә китүдер".
Аятьтән алынган файдалар: Килешүгә тугрылык — иман нигезе. Аллаһы белән килешүне бозу — бөек гөнаһ. Мөселман кешесе Аллаһыга биргән вәгъдәсендә нык торырга тиеш.Тел белән әйтү генә җитми, йөрәк белән раслау һәм гамәл белән дәлилләү кирәк. Яһүдләр "ишеттек" дип әйттеләр, ләкин йөрәкләре инкяр итте. Чын иман — тел, йөрәк һәм гамәл берлегендә.Гөнаһка гадәтләнү күңелне агулый. Бозауга табыну аларның йөрәкләренә сеңеп, аларны хакыйкатьне күрмәс итте. Кеше гөнаһка чумса, аның күңеле катып, хакны кабул итүдән баш тарта.Ялган иман дәгъвасы фаш ителә. Алар "Без иман китердек" дип әйтсәләр дә, Аллаһы аларның ялганлыгын ачыклады. Чын иман кешене яхшы эшләргә өнди, ә яман эшләргә кушучы иман — ялган иман.Аллаһының рәхмәте һәм ґәзабы — Аның хикмәте белән. Аллаһы Бәни Исраилгә Тур тавын күтәреп куркытты, ә безгә, Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтенә, рәхмәт һәм җиңеллек бирде. Бу — Аллаһының безгә булган чиксез рәхмәтен күрсәтә, шуңа күрә без Аңа шөкер итәргә һәм Аның әмерләрен үтәргә бурычлыбыз.
وَإِذۡ أَخَذۡنَا مِيثَٰقَكُمۡ وَرَفَعۡنَا فَوۡقَكُمُ ٱلطُّورَ خُذُواْ مَآ ءَاتَيۡنَٰكُم بِقُوَّةٍ وَٱسۡمَعُواْۖ قَالُواْ سَمِعۡنَا وَعَصَيۡنَا وَأُشۡرِبُواْ فِي قُلُوبِهِمُ ٱلۡعِجۡلَ بِكُفۡرِهِمۡۚ قُلۡ بِئۡسَمَا يَأۡمُرُكُم بِهِۦٓ إِيمَٰنُكُمۡ إِن كُنتُم مُّؤۡمِنِينَ ٩٣
Бабаларыгыздан Тәүрат белән гамәл кылырга ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәреп, үзегезгә бирелгән Тәүратны алыгыз һәм аның белән ныклап гамәл кылыгыз, вә Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен ишетеп, кабул итегез, дидек. Яһүдләр: "Ишеттек әммә ишеткән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга гасый булдык", – диделәр. Янә аларның күңелләренә бозау мәхәббәте сеңеште, көферлекләренә җәза өчен, ягъни Аллаһудан ґәзаб алыр өчен, бозауга табындылар. Әгәр мөэмин булсагыз, нинди яман иманыгыз, бу яман иманыгыз сезне Аллаһуга итәгать итмәскә, вә бозауга табынырга боерадыр. "Әгәр иманыгыз хак булса, бу кабәхәт эшне эшләмәгән булыр идегез", – дип әйт аларга.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 91-95 — Аль-Бакара сүрәсе
91 وَإِذَا قِيلَ لَهُمْ آمِنُوا بِمَا أَنزَلَ اللَّهُ قَالُوا نُؤْمِنُ بِمَا أُنزِلَ عَلَيْنَا وَيَكْفُرُونَ بِمَا وَرَاءَهُ وَهُوَ الْحَقُّ مُصَدِّقًا لِّمَا مَعَهُمْ ۗ قُلْ فَلِمَ تَقْتُلُونَ أَنبِيَاءَ اللَّهِ مِن قَبْلُ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
Яһүдләргә Аллаһ иңдергән Коръәнгә ышаныгыз дигәндә, үзебезгә иңдерелгән Тәүратка ышаныгыз, диләр. Алларындагы Коръәнгә ышанмыйлар, ул Коръән хак булса да һәм кулларындагы Тәүратны тәсъдыйклаучы булса да. Әгәр үзегез әйткәнчә, Тәүратка ышанып, аның белән гамәл кылучылардан булсагыз, Мухәммәд г-м килгәнче ни өчен Аллаһуның пәйгамбәрләрен үтердегез?
92 ۞ وَلَقَدْ جَاءَكُم مُّوسَىٰ بِالْبَيِّنَاتِ ثُمَّ اتَّخَذْتُمُ الْعِجْلَ مِن بَعْدِهِ وَأَنتُمْ ظَالِمُونَ
Шиксез, Муса сезгә ислам динен өйрәтүче, Аллаһ хөкемнәрен ачык бәян итүче Тәүрат белән килде. Ә сез Муса, Тур тавына киткәч, бозауга гыйбадәт кылдыгыз, шуның өчен сез залимнәрсез.
93 وَإِذْ أَخَذْنَا مِيثَاقَكُمْ وَرَفَعْنَا فَوْقَكُمُ الطُّورَ خُذُوا مَا آتَيْنَاكُم بِقُوَّةٍ وَاسْمَعُوا ۖ قَالُوا سَمِعْنَا وَعَصَيْنَا وَأُشْرِبُوا فِي قُلُوبِهِمُ الْعِجْلَ بِكُفْرِهِمْ ۚ قُلْ بِئْسَمَا يَأْمُرُكُم بِهِ إِيمَانُكُمْ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
Бабаларыгыздан Тәүрат белән гамәл кылырга ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәреп, үзегезгә бирелгән Тәүратны алыгыз һәм аның белән ныклап гамәл кылыгыз, вә Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен ишетеп, кабул итегез, дидек. Яһүдләр: "Ишеттек әммә ишеткән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга гасый булдык", – диделәр. Янә аларның күңелләренә бозау мәхәббәте сеңеште, көферлекләренә җәза өчен, ягъни Аллаһудан ґәзаб алыр өчен, бозауга табындылар. Әгәр мөэмин булсагыз, нинди яман иманыгыз, бу яман иманыгыз сезне Аллаһуга итәгать итмәскә, вә бозауга табынырга боерадыр. "Әгәр иманыгыз хак булса, бу кабәхәт эшне эшләмәгән булыр идегез", – дип әйт аларга.
94 قُلْ إِن كَانَتْ لَكُمُ الدَّارُ الْآخِرَةُ عِندَ اللَّهِ خَالِصَةً مِّن دُونِ النَّاسِ فَتَمَنَّوُا الْمَوْتَ إِن كُنتُمْ صَادِقِينَ
Әйт: "Әгәр җәннәт ялгыз сезгә генә тиешле булса, Аллаһ каршында, Аллаһудан үлем сорагыз! Сүзегез вә эшегез дөрес булса".
95 وَلَن يَتَمَنَّوْهُ أَبَدًا بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيهِمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِالظَّالِمِينَ
Әлбәттә, алар эшләгән явыз эшләренең газабыннан куркып, Аллаһудан үлемне мәңге сорамаслар. Аллаһ залимнәрнең эшен бик яхшы белә.
Тәрҗемә — Аль-Бакара 93 Аль-Бакара сүрәсе Аять 93 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Бабаларыгыздан Тәүрат белән гамәл кылырга ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез!…
Сүрәсе Аять 93/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 91–95. Татарча: Русский.