Ан-Намль · 46/93
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Намль сүрәсе
قَالَ يَا قَوْمِ لِمَ تَسْتَعْجِلُونَ بِالسَّيِّئَةِ قَبْلَ الْحَسَنَةِ ۖ لَوْلَا تَسْتَغْفِرُونَ اللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ ۝٤٦
Qaala yaa qawmi lima tasta`jiloona bissaiyi`ati qablal hasanati law laa tas taghfiroonal laaha la`allakum turhamoon
📖 Татарча
Салих әйтте: "Ий кавемем, ни өчен яхшылыктан элек яманлыкка ашыгасыз, ягъни Аллаһуның рәхмәтеннән качып ґәзабына барасыз, чөнки алар Салихка ышанмадылар, сүзең дөрес булса ґәзабыңны безгә тизрәк китер, диделәр. Әгәр тәүбә итеп вә иман китереп Аллаһудан гафу сорасагыз, шаять рәхмәт ителмеш булыр идегез.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Әй кәүмем! Сез ни өчен яманлыкны (ґәзабны) яхшылыктан (тәүбәдән) алда ашыктырасыз? Ни өчен Аллаһтан ярлыкау сорамыйсыз, бәлки сезгә рәхмәт ителсен иде?

Мәгънәләр:

  • "Сәййиә" — монда ґәзаб, ягъни Аллаһның ґәзабы.
  • "Хәсәнә" — монда тәүбә, ягъни Аллаһка кайту.
  • "Ләүлә" — "әллә", "ни өчен түгел" мәгънәсендә.

Аңлатма:

Сәлих пәйгамбәр үзенең имансыз кавеменә әйтте: "Сез ни өчен Аллаһ ґәзабын ашыктырасыз? Сез аның килүен сорап, үзегезгә ґәзаб телисез. Әмма ни өчен тәүбә итеп, Аллаһтан ярлыкау сорамаска? Сезнең наданлыгыгыз шунда: сез ґәзаб төшкәч тә, тәүбә итсәгез, ул ґәзаб бетәр дип уйлыйсыз. Ләкин бу — ялгыш фикер. Ґәзаб төшкәч, тәүбә кабул ителми. Шуңа күрә ґәзаб килгәнче үк, Аллаһтан ярлыкау сорагыз, бәлки сезгә рәхмәт кылыныр".

Фаидәләр:

Бу аять безгә Аллаһның рәхмәте киңлеген күрсәтә: Ул бәндәләрен ґәзабка ташларга ашыкмый, киресенчә, аларның тәүбә итүләрен көтә. Мөселман кешесе һәрвакыт Аллаһтан ярлыкау сорарга тиеш, чөнки Аллаһ тәүбә итүчеләрне ярата һәм аларга рәхмәт итәргә вәгъдә биргән. Ґәзаб килгәнче тәүбә итү — акыллылык билгесе, ә кичектереп, ґәзабны көтеп тору — зыянлы эш. Аллаһның рәхмәте тәүбә итүчеләргә ачык, ләкин ул рәхмәтне вакытында эзләргә кирәк.



📜 Аять 44-48 — Ан-Намль сүрәсе

44قِيلَ لَهَا ادْخُلِي الصَّرْحَ ۖ فَلَمَّا رَأَتْهُ حَسِبَتْهُ لُجَّةً وَكَشَفَتْ عَن سَاقَيْهَا ۚ قَالَ إِنَّهُ صَرْحٌ مُّمَرَّدٌ مِّن قَوَارِيرَ ۗ قَالَتْ رَبِّ إِنِّي ظَلَمْتُ نَفْسِي وَأَسْلَمْتُ مَعَ سُلَيْمَانَ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
(Бәлкыйсның аягы ишәк аягы кеби йонлы, дигән хәбәр таралган иде. Шуны белмәк өчен Сөләйман пыяладан бер бина ясатып, идәнен дә пыяладан ясатып, идән астына су тутыртты һәм суга балыклар җибәрделәр. Бәлкыйска Сөләйман тарафыннан шул пыяла) сарайга кер, дип әйтелде, Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм аяк балтырларын ачты. (Сөләйман читтән карап торды һәм күрде Бәлкыйсның аягында бернинди йон юклыгын). Аннары Сөләйман әйтте: "Син уйлаганча тирән су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы пыяладан ясаган идәндер". Бәлкыйс әйтте: "Ий Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга Сөләйман белән бергә иман китереп мөселман булдым", – дип.
45وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا إِلَىٰ ثَمُودَ أَخَاهُمْ صَالِحًا أَنِ اعْبُدُوا اللَّهَ فَإِذَا هُمْ فَرِيقَانِ يَخْتَصِمُونَ
Тәхкыйк Сәмуд кавеменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга өндәсен өчен, Салих килгәч алар ике фирка булып, ягъни берсе мөэмин җәмәгате, икенчесе кәфер җәмәгате булып, үзара без хаклыкта дип низагълаштылар.
46قَالَ يَا قَوْمِ لِمَ تَسْتَعْجِلُونَ بِالسَّيِّئَةِ قَبْلَ الْحَسَنَةِ ۖ لَوْلَا تَسْتَغْفِرُونَ اللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
Салих әйтте: "Ий кавемем, ни өчен яхшылыктан элек яманлыкка ашыгасыз, ягъни Аллаһуның рәхмәтеннән качып ґәзабына барасыз, чөнки алар Салихка ышанмадылар, сүзең дөрес булса ґәзабыңны безгә тизрәк китер, диделәр. Әгәр тәүбә итеп вә иман китереп Аллаһудан гафу сорасагыз, шаять рәхмәт ителмеш булыр идегез.
47قَالُوا اطَّيَّرْنَا بِكَ وَبِمَن مَّعَكَ ۚ قَالَ طَائِرُكُمْ عِندَ اللَّهِ ۖ بَلْ أَنتُمْ قَوْمٌ تُفْتَنُونَ
Алар әйттеләр: "Без синнән вә сиңа иман китергән кешеләрдән шомландык, яңгыр яумады, ач калдык." Салих әйтте: "Сезнең шомлануыгыз Аллаһу хозурындадыр, хөкем итәр, бәлки сез төрле хәл белән Аллаһ тарафыннан сыналасыз."
48وَكَانَ فِي الْمَدِينَةِ تِسْعَةُ رَهْطٍ يُفْسِدُونَ فِي الْأَرْضِ وَلَا يُصْلِحُونَ
Сәмудләрнең шәһәрендә тугыз ир бар иде, алар җир өстендә төрле бозыклыкны кыла иделәр, әмма һичбер эшне төзәтмәс иделәр.
Ан-НамльКоръән исемлеге
93Аять
MeccanRevelation
46Аять

Тәрҗемә — Ан-Намль 46

Ан-Намль сүрәсе Аять 46 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Салих әйтте: "Ий кавемем, ни өчен яхшылыктан элек яманлыкка ашыгасыз,…

Сүрәсе Аять 46/93 — Ан-Намль сүрәсе النمل (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Намль сүрәсе Тыңла, Ан-Намль сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Намль сүрәсе mp3, Ан-Намль сүрәсе pdf. Аять 44–48. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers