إِذْ هَمَّت طَّائِفَتَانِ مِنكُمْ أَن تَفْشَلَا وَاللَّهُ وَلِيُّهُمَا ۗ وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ ١٢٢
🔤 Transliteration
Iz hammat taaa`ifataani minkum an tafshalaa wallaahu waliyyuhumaa; wa `alal laahi falyatawakkalil mu`minoon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул ике таифәнең хуҗасы – Аллаһдыр. Ягъни Аллаһ күңелләренә батырлык салды аннары сугышка катнаштылар. Мөэминнәр һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр, курыкмасыннар!
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: һәммәт — ниятләде, теләде.тәфшәлә — курыктылар, зәгыйфьлек күрсәтеп, сугыштан чигенергә теләделәр.вәли — ярдәмче, саклаучы, эшләрен оештыручы.Аять тәфсире: Ий Мухәммәд пәйгамбәр, сезнең сафтагы ике төркемне — Бәни Сәлимә (Хәзрәҗ кабиләсеннән) һәм Бәни Харисә (Әүс кабиләсеннән) — искә төшер. Алар сугыш көнендә, монафикъларның башлыгы Абдуллаһ ибн Үбәй артыннан кайтырга ниятләделәр, дошманга каршы чыгудан куркып, зәгыйфьлек күрсәттеләр. Ләкин Аллаһ аларны саклады һәм ныгытты, аларның йөрәкләренә иман һәм батырлык салды, шуңа күрә алар сугышта катнаштылар һәм пәйгамбәр белән бергә сугыштылар. Аллаһ аларның ярдәмчесе һәм эшләрен оештыручысы булды. Һәр мөэмин бары тик Аллаһка гына тәвәккәл итсен, чөнки Ул — иң яхшы саклаучы һәм ярдәмче.
Аятьтән алынган файдалар: Мөэминнәрнең йөрәкләрендәге курку һәм зәгыйфьлекне Аллаһ үз теләге белән ныклыкка һәм батырлыкка әверелдерә ала. Аллаһ үз колларының хәлен белә һәм аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Кыенлыклар вакытында Аллаһка тәвәккәл итү — мөэминнең иң зур коралы. Дошманның күплеге яки куркынычлыгы мөэминне туктатмаска тиеш, чөнки җиңү Аллаһтан гына килә.
إِذۡ هَمَّت طَّآئِفَتَانِ مِنكُمۡ أَن تَفۡشَلَا وَٱللَّهُ وَلِيُّهُمَاۗ وَعَلَى ٱللَّهِ فَلۡيَتَوَكَّلِ ٱلۡمُؤۡمِنُونَ ١٢٢
Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул ике таифәнең хуҗасы – Аллаһдыр. Ягъни Аллаһ күңелләренә батырлык салды аннары сугышка катнаштылар. Мөэминнәр һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр, курыкмасыннар!
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 120-124 — Аль Имран сүрәсе
120 إِن تَمْسَسْكُمْ حَسَنَةٌ تَسُؤْهُمْ وَإِن تُصِبْكُمْ سَيِّئَةٌ يَفْرَحُوا بِهَا ۖ وَإِن تَصْبِرُوا وَتَتَّقُوا لَا يَضُرُّكُمْ كَيْدُهُمْ شَيْئًا ۗ إِنَّ اللَّهَ بِمَا يَعْمَلُونَ مُحِيطٌ
Әгәр сезне эшегездә хәерле уңышлар тотса, сезгә килгән шатлык аларның йөзен каралта, әгәр сезгә кайгы килсә, алар аның өчен шатланалар. Ий мөэминнәр, авырлык килгәндә чыдап сабыр итсәгез һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан саклансагыз, динсезләрнең сезгә зарары тимәс. Бит Аллаһ динсезләрнең кылган эшләрен чолгап алучыдыр.
121 وَإِذْ غَدَوْتَ مِنْ أَهْلِكَ تُبَوِّئُ الْمُؤْمِنِينَ مَقَاعِدَ لِلْقِتَالِ ۗ وَاللَّهُ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Ий Мухәммәд г-м, өход сугышы көнендә өй әһелеңнән чыгып мөэминнәрне сугыш урыннарына урынлаштырган вакытында, Аллаһ синең догаңны ишетүче вә кәферләрнең эшен белүчедер.
122 إِذْ هَمَّت طَّائِفَتَانِ مِنكُمْ أَن تَفْشَلَا وَاللَّهُ وَلِيُّهُمَا ۗ وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ
Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул ике таифәнең хуҗасы – Аллаһдыр. Ягъни Аллаһ күңелләренә батырлык салды аннары сугышка катнаштылар. Мөэминнәр һәрвакыт Аллаһуга тәвәккәл итсеннәр, курыкмасыннар!
123 وَلَقَدْ نَصَرَكُمُ اللَّهُ بِبَدْرٍ وَأَنتُمْ أَذِلَّةٌ ۖ فَاتَّقُوا اللَّهَ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Ий мөэминнәр, дөреслектә Аллаһ сезгә бәдер сугышында ярдәм бирде, сез аз идегез, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз һәм нигъмәтләренә шөкер итегез!
124 إِذْ تَقُولُ لِلْمُؤْمِنِينَ أَلَن يَكْفِيَكُمْ أَن يُمِدَّكُمْ رَبُّكُم بِثَلَاثَةِ آلَافٍ مِّنَ الْمَلَائِكَةِ مُنزَلِينَ
Мухәммәд г-м мөэминнәргә әйтте: "Раббыгыздан сезгә ярдәм өчен өч мең фәрештәнең иңдерелүе җитмиме?"
Тәрҗемә — Аль Имран 122 Аль Имран сүрәсе Аять 122 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Сездән ике таифә, сугыштан куркып, кире кайтырга теләделәр, ләкин ул…
Сүрәсе Аять 122/200 — Аль Имран сүрәсе آل عمران (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль Имран сүрәсе Тыңла, Аль Имран сүрәсе Тәрҗемә, Аль Имран сүрәсе mp3, Аль Имран сүрәсе pdf. Аять 120–124. Татарча: Русский.