۞ إِنَّا أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ كَمَا أَوْحَيْنَا إِلَىٰ نُوحٍ وَالنَّبِيِّينَ مِن بَعْدِهِ ۚ وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطِ وَعِيسَىٰ وَأَيُّوبَ وَيُونُسَ وَهَارُونَ وَسُلَيْمَانَ ۚ وَآتَيْنَا دَاوُودَ زَبُورًا ١٦٣
🔤 Transliteration
innaaa awhainaaa ilaika kamaaa awhainaaa ilaa Noohinw wan nabiyyeena mim ba`dih; wa awhainaaa ilaaa ibraaheema wa Ismaaa`eela wa Ishaaqa wa Ya`qooba wal Asbaati wa `Eesaa wa Ayyooba wa Yoonusa wa haaroona wa Sulaimaan; wa aatainaa Daawooda Zabooraa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби, вә Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Гыйсә, Әюб, Йунус, Һарун, Сөләйман пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби һәм Даудка – Забур исемле китап бирдек.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Әүхәйнә — без вәхий кылдык, җибәрдек.Әл-Әсбат — Ягъкуб пәйгамбәрнең унике улыннан таралган кабиләләрдәге пәйгамбәрләр.Әз-Зәбур — Давыт пәйгамбәргә иңдерелгән изге китап.Аять тәфсире: Ий, Мөхәммәд пәйгамбәр! Без сиңа вәхий иңдердек, әүвәлге пәйгамбәрләргә вәхий иңдергәнебез кебек үк. Син — яңа пәйгамбәр түгел, бәлки безнең сайлаган рәсүлләребезнең дәвамы. Без Нухка һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә вәхий иңдердек. Шулай ук Ибраһимгә, аның уллары Исмәгыйль һәм Исхакка, Исхакның улы Ягъкубка, Ягъкуб нәселеннән чыккан унике кабиләдәге пәйгамбәрләргә — алар барысына да вәхий иңдердек. Без Гыйсага, Әйүпкә, Йунуска, Һарунга һәм Сөләйманга да вәхий иңдердек. Ә Давытка исә Зәбур китабын бирдек.
Бу аять күрсәтә ки, вәхий бер генә чорга яки бер генә кавемгә генә түгел, ә төрле заманнарда төрле пәйгамбәрләргә иңдерелгән. Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгән вәхий дә шул ук чыганактан — Аллаһыдан, һәм ул әүвәлге пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийнең дәвамы. Бу — Мөхәммәд пәйгамбәрнең хаклыгына һәм аның китергән хәбәренең дөреслегенә иң зур дәлил.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Пәйгамбәрләрнең барысы да бер дине — Ислам дине белән килгәннәр, алар арасында аерма юк. Мөхәммәд пәйгамбәргә иңдерелгән вәхий — әүвәлге пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийнең дәвамы, шуңа күрә аңа иман китерү — барлык пәйгамбәрләргә иман китерү. Аллаһы үз рәсүлләрен төрле заманнарда, төрле кавемнәргә җибәргән, һәркайсына үз заманына туры килгән шәригать биргән. Коръән — соңгы һәм иң камил китап, ул үзеннән элекке китапларны раслый һәм аларны дәвам итә.
۞ إِنَّآ أَوۡحَيۡنَآ إِلَيۡكَ كَمَآ أَوۡحَيۡنَآ إِلَىٰ نُوحٍ وَٱلنَّبِيِّـۧنَ مِنۢ بَعۡدِهِۦۚ وَأَوۡحَيۡنَآ إِلَىٰٓ إِبۡرَٰهِيمَ وَإِسۡمَٰعِيلَ وَإِسۡحَٰقَ وَيَعۡقُوبَ وَٱلۡأَسۡبَاطِ وَعِيسَىٰ وَأَيُّوبَ وَيُونُسَ وَهَٰرُونَ وَسُلَيۡمَٰنَۚ وَءَاتَيۡنَا دَاوُۥدَ زَبُورًا ١٦٣
Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби, вә Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Гыйсә, Әюб, Йунус, Һарун, Сөләйман пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби һәм Даудка – Забур исемле китап бирдек.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 161-165 — Ан-Ниса сүрәсе
161 وَأَخْذِهِمُ الرِّبَا وَقَدْ نُهُوا عَنْهُ وَأَكْلِهِمْ أَمْوَالَ النَّاسِ بِالْبَاطِلِ ۚ وَأَعْتَدْنَا لِلْكَافِرِينَ مِنْهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
Янә Аллаһ тарафыннан каты тыелган булсалар да, риба, ришвәт алулары һәм кеше малын юлсыз ашаулары сәбәпле хәләл нәрсәләрне аларга хәрам кылдык, һәм яһүдләрнең кәфер булганнарына рәнҗеткүче ґәзабны әзерләдек.
162 لَّٰكِنِ الرَّاسِخُونَ فِي الْعِلْمِ مِنْهُمْ وَالْمُؤْمِنُونَ يُؤْمِنُونَ بِمَا أُنزِلَ إِلَيْكَ وَمَا أُنزِلَ مِن قَبْلِكَ ۚ وَالْمُقِيمِينَ الصَّلَاةَ ۚ وَالْمُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَالْمُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ أُولَٰئِكَ سَنُؤْتِيهِمْ أَجْرًا عَظِيمًا
Ләкин хакыйкый белемгә ирешкән ислам галимнәре һәм сиңа иңдерелгән вә синнән әүвәл иңдерелгән китапларга ышанучы мөэминнәр – алар намазларын үтәрләр, зәкят сәдакасын бирерләр һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә нык ышанырлар. Әнә шуларга тиздән олы әҗерне – җәннәтне бирербез.
163 ۞ إِنَّا أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ كَمَا أَوْحَيْنَا إِلَىٰ نُوحٍ وَالنَّبِيِّينَ مِن بَعْدِهِ ۚ وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطِ وَعِيسَىٰ وَأَيُّوبَ وَيُونُسَ وَهَارُونَ وَسُلَيْمَانَ ۚ وَآتَيْنَا دَاوُودَ زَبُورًا
Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби, вә Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Гыйсә, Әюб, Йунус, Һарун, Сөләйман пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби һәм Даудка – Забур исемле китап бирдек.
164 وَرُسُلًا قَدْ قَصَصْنَاهُمْ عَلَيْكَ مِن قَبْلُ وَرُسُلًا لَّمْ نَقْصُصْهُمْ عَلَيْكَ ۚ وَكَلَّمَ اللَّهُ مُوسَىٰ تَكْلِيمًا
Янә бу сүрәдән элек иңгән сүрәләрдә сиңа бәян иткән пәйгамбәрләргә һәм хәлләрен сиңа бәян итмәгән пәйгамбәрләргә дә вәхи кылганыгыз кеби, сиңа Коръәнне вәхи кылдык һәм Аллаһ Муса белән камил сөйләшү илә сөйләште.
165 رُّسُلًا مُّبَشِّرِينَ وَمُنذِرِينَ لِئَلَّا يَكُونَ لِلنَّاسِ عَلَى اللَّهِ حُجَّةٌ بَعْدَ الرُّسُلِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَزِيزًا حَكِيمًا
Аллаһу тәгалә ул пәйгамбәрләрне Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы һәм Аллаһуга итагать итмәүчеләргә җәһәннәм ґәзабы булачагы белән хәбәр бирүче илчеләр итеп күндерде, расүлләр үзләренең бурычларын үтәгәннән соң ахирәттә динсезләргә: "Ий Аллаһ безгә китап иңдермәдең, расүлләр күндермәдең", – дияргә дәлил булмасын өчен Аллаһ китаплар иңдерде, расүлләр күндерде. Коръән белән гамәл кылучыларны ґәзаб кылуда Аллаһ кодрәт иясе һәм китаплар иңдерүдә, расүлләр күндерүдә Аллаһуның эше хикмәтледер.
Тәрҗемә — Ан-Ниса 163 Ан-Ниса сүрәсе Аять 163 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм…
Сүрәсе Аять 163/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 161–165. Татарча: Русский.