وَيَقُولُونَ طَاعَةٌ فَإِذَا بَرَزُوا مِنْ عِندِكَ بَيَّتَ طَائِفَةٌ مِّنْهُمْ غَيْرَ الَّذِي تَقُولُ ۖ وَاللَّهُ يَكْتُبُ مَا يُبَيِّتُونَ ۖ فَأَعْرِضْ عَنْهُمْ وَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ وَكِيلًا ٨١
🔤 Transliteration
Wa yaqooloona taa`antun fa izaa barazoo min `indika baiyata taaa`ifatum minhum ghairal lazee taqoolu wallaahu yaktubu maa yubaiyitoona faa`rid `anhum wa tawakkal `alal laah; wa kafaa billaahi Wakeelaa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Монафикълар күз алдында: "Ий Мухәммәд г-м, сиңа итагать итәбез", – диләр, әгәр синең яныңнан чыгып китсәләр, алардан бер таифә кич булгач җыелып, синең янында сөйләгән сүзләрдән башка сүзләрне сөйли. Ягъни расүлгә итагать итмәгез", – диләр. Аллаһ монафикъларның үзгәртеп сөйләгән сүзләрен язар. Алардан киселегез һәм һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылыгыз! Һәр эштә ярдәм итүче вә туры юлга күндерүче вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: طَاعَةٌ — «Буйсыну», ягъни «без сиңа буйсынабыз» дигән сүз.بَرَزُوا — чыктылар, киттеләр.بَيَّتَ — төнлә яшерен рәвештә план корды, уйлады.يَكْتُبُ — язып куя, исәпкә ала.فَأَعْرِضْ — кире борыл, игътибар итмә.وَكِيلًا — саклаучы, ышанычлы ярдәмче.Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә монафикъларның (икейөзлеләрнең) хәлен сүрәтли. Алар Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында булганда, телләре белән: «Без сиңа буйсынабыз, әмереңне тыңлыйбыз», — дип әйтәләр. Ләкин алар аның яныннан чыгып киткәч, аларның бер төркеме төнлә яшерен рәвештә киңәшләшеп, башка сүзләрне планлаштыралар — ачыктан-ачык әйткәннәренә каршы килгән нәрсәләрне уйлыйлар. Алар болай эшләп, үзләренең явыз ниятләрен Пәйгамбәрдән яшерербез дип уйлыйлар.
Әмма Аллаһы Тәгалә аларның төнлә корган планнарын, яшерен сүзләрен һәм эшләрен тулысынча белә һәм аларның гамәлләрен язып куя. Бу язылган эшләре өчен алар Кыямәт көнендә тулы җәза алачаклар.
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәренә салләллаһу галәйһи вә сәлләм әмер бирә: алардан кире борыл, аларның сүзләренә һәм эшләренә игътибар итмә, алар белән көрәшүдән тукта, чөнки алар сиңа бернинди зыян китерә алмыйлар. Үз эшеңне Аллаһыга тапшыр, Аңа тәвәккәл кыл, чөнки Аллаһы сине саклаучы һәм ярдәмче булырга җитә. Ул сине аларның мәкерләреннән саклар.
Аятьтән алынган файдалар: Монафикъларның чын йөзе ачыла: алар телләре белән буйсынуларын белдерәләр, ә йөрәкләрендә каршылык саклыйлар. Мөселман кеше сүзендә дә, эшендә дә туры булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең яшерен уйларын, төнлә корылган планнарын белә һәм барысын да язып куя. Бу — бөек гаделлек: һәркем үз эшенә карап җавап бирәчәк. Пәйгамбәргә салләллаһу галәйһи вә сәлләм дошманнарның мәкереннән курыкмаска, Аллаһыга тәвәккәл кылырга кушыла. Бу безгә дә гомер юлыбызда Аллаһыга ышанып, Аңа таянып яшәргә өйрәтә. Аллаһы Тәгалә үз колына саклаучы булырга җитә — бу мөэминнәр өчен зур юаныч һәм куәт чыганагы.
وَيَقُولُونَ طَاعَةٌ فَإِذَا بَرَزُواْ مِنۡ عِندِكَ بَيَّتَ طَآئِفَةٌ مِّنۡهُمۡ غَيۡرَ ٱلَّذِي تَقُولُۖ وَٱللَّهُ يَكۡتُبُ مَا يُبَيِّتُونَۖ فَأَعۡرِضۡ عَنۡهُمۡ وَتَوَكَّلۡ عَلَى ٱللَّهِۚ وَكَفَىٰ بِٱللَّهِ وَكِيلًا ٨١
Монафикълар күз алдында: "Ий Мухәммәд г-м, сиңа итагать итәбез", – диләр, әгәр синең яныңнан чыгып китсәләр, алардан бер таифә кич булгач җыелып, синең янында сөйләгән сүзләрдән башка сүзләрне сөйли. Ягъни расүлгә итагать итмәгез", – диләр. Аллаһ монафикъларның үзгәртеп сөйләгән сүзләрен язар. Алардан киселегез һәм һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылыгыз! Һәр эштә ярдәм итүче вә туры юлга күндерүче вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 79-83 — Ан-Ниса сүрәсе
79 مَّا أَصَابَكَ مِنْ حَسَنَةٍ فَمِنَ اللَّهِ ۖ وَمَا أَصَابَكَ مِن سَيِّئَةٍ فَمِن نَّفْسِكَ ۚ وَأَرْسَلْنَاكَ لِلنَّاسِ رَسُولًا ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ شَهِيدًا
Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһудан, әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер. Янә сине, ий Мухәммәд г-м, бөтен дөнья кешеләренә ислам динен өйрәтер өчен илче итеп җибәрдек. Кешеләрнең бөтен эшләрен күреп, белеп торырга Аллаһ үзе җитәдер.
80 مَّن يُطِعِ الرَّسُولَ فَقَدْ أَطَاعَ اللَّهَ ۖ وَمَن تَوَلَّىٰ فَمَا أَرْسَلْنَاكَ عَلَيْهِمْ حَفِيظًا
Бер кеше расүлгә итагать итсә – Аллаһуга итагать иткән буладыр, вә бер кеше расүлгә итагать итүдән баш тартса, дөреслектә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан буладыр, без сине итагать итмәгән кешеләрне саклаучы итеп җибәрмәдек.
81 وَيَقُولُونَ طَاعَةٌ فَإِذَا بَرَزُوا مِنْ عِندِكَ بَيَّتَ طَائِفَةٌ مِّنْهُمْ غَيْرَ الَّذِي تَقُولُ ۖ وَاللَّهُ يَكْتُبُ مَا يُبَيِّتُونَ ۖ فَأَعْرِضْ عَنْهُمْ وَتَوَكَّلْ عَلَى اللَّهِ ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ وَكِيلًا
Монафикълар күз алдында: "Ий Мухәммәд г-м, сиңа итагать итәбез", – диләр, әгәр синең яныңнан чыгып китсәләр, алардан бер таифә кич булгач җыелып, синең янында сөйләгән сүзләрдән башка сүзләрне сөйли. Ягъни расүлгә итагать итмәгез", – диләр. Аллаһ монафикъларның үзгәртеп сөйләгән сүзләрен язар. Алардан киселегез һәм һәр эштә Аллаһуга гына тәвәккәл кылыгыз! Һәр эштә ярдәм итүче вә туры юлга күндерүче вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер.
82 أَفَلَا يَتَدَبَّرُونَ الْقُرْآنَ ۚ وَلَوْ كَانَ مِنْ عِندِ غَيْرِ اللَّهِ لَوَجَدُوا فِيهِ اخْتِلَافًا كَثِيرًا
Ни өчен күп кешеләр Коръәннең мәгънәсен фикерләп, уйлап карамыйлар? Чын күңелдән фикерләп укысалар, әлбәттә, Коръәннең Аллаһ сүзләре икәнлеген белер иделәр. Әгәр бу Коръән Аллаһудан башка бер кешенең сүзләре булса иде, әлбәттә, кешеләр ул Коръәндә бер-берсенә каршы булган сүзләрне күп табар иделәр.
83 وَإِذَا جَاءَهُمْ أَمْرٌ مِّنَ الْأَمْنِ أَوِ الْخَوْفِ أَذَاعُوا بِهِ ۖ وَلَوْ رَدُّوهُ إِلَى الرَّسُولِ وَإِلَىٰ أُولِي الْأَمْرِ مِنْهُمْ لَعَلِمَهُ الَّذِينَ يَسْتَنبِطُونَهُ مِنْهُمْ ۗ وَلَوْلَا فَضْلُ اللَّهِ عَلَيْكُمْ وَرَحْمَتُهُ لَاتَّبَعْتُمُ الشَّيْطَانَ إِلَّا قَلِيلًا
Әгәр монафикъларга сугыш сәфәрендә булган мөселманнарның сугышка әзерләнмичә тыныч торулары, яки дошман ґәскәреннән курыккан хәбәрләре килсә, ул хәбәрне шатланып, халык арасына фаш итәләр мөселманнар күңленә курку салыр өчен. Әгәр ул хәбәрне расүлгә һәм мөселманнарның әмирләренә генә әйтсәләр иде, ул вакытта ул хәбәрне расүл һәм әмирләр генә белеп, тиешсез кешеләргә фаш булмас иде. Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә Аллаһуның фазыйләте – юмартлыгы һәм рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, шайтанга ияреп, һәлак булыр идегез, мәгәр шайтанга иярмичә бик азларыгыз калыр иде.
Тәрҗемә — Ан-Ниса 81 Ан-Ниса сүрәсе Аять 81 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Монафикълар күз алдында: "Ий Мухәммәд г-м, сиңа итагать итәбез", –…
Сүрәсе Аять 81/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 79–83. Татарча: Русский.