قُلْ أَغَيْرَ اللَّهِ أَتَّخِذُ وَلِيًّا فَاطِرِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَهُوَ يُطْعِمُ وَلَا يُطْعَمُ ۗ قُلْ إِنِّي أُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ أَوَّلَ مَنْ أَسْلَمَ ۖ وَلَا تَكُونَنَّ مِنَ الْمُشْرِكِينَ ١٤
🔤 Transliteration
Qul aghairal laahi attakhizu waliyyan faatiris samaawaati wal ardi wa Huwa yut`imu wa laa yut`am; qul inneee umirtu an akoona awwala man salama wa laa takoonanna minal mushrikeen
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", – диген!
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Вәли — ярдәмче, саклаучы, иярчен.Фатир — юктан бар итүче, үрнәксез яратучы.Ятъыйм — ашата, ризык бирә.Лә ятъам — ашатылмый, ризыкка мохтаҗ түгел.Әүвәл мән әсләм — бу өммәттә беренче булып Аллаһка буйсынучы.Аять тәфсире: Әйә, Мухәммәд галәйһиссәләм! Син мөшрикләргә әйт: "Аллаһтан башканы үземә ярдәмче һәм иярчен итеп алыргамы?!" Ул — күкләрне һәм Җирне юктан бар итүче, аларны үрнәксез яратучы. Ул — бөтен мәхлукатларны ризыкландыручы, әмма Үзе һичкемгә мохтаҗ түгел, Аны беркем дә ашата алмый. Ул — бай, һәркем Аңа мохтаҗ.
Син аларга тагын әйт: "Минем Раббым миңа бу өммәт эчендә беренче булып Аңа тулысынча буйсынырга, Аның берлегенә иман китерергә һәм Аңа гына гыйбадәт кылырга кушты. Шулай ук миңа Аллаһ белән бергә башка нәрсәгә табынучылардан булмаска әмер ителде."
Ягъни, Аллаһның рәсүле буларак, син һәрвакыт тәүхидтә (Аллаһның берлегендә) нык торырга тиешсең һәм ширеккә (Аллаһка тиңдәш кушуга) беркайчан да якынлашмаска тиешсең.
Аятьтән алынган файдалар: Аллаһның бөеклеге — Ул күкләрне һәм Җирне яратучы, бөтен нәрсәне ризыкландыручы, әмма Үзе һичкемгә мохтаҗ түгел. Шуңа күрә Аңа гына табыну — акыллы эш.Тәүхидкә чакыру — Барлык пәйгамбәрләрнең дә төп дәгъвате — Аллаһның берлегенә ышану һәм Аңа гына гыйбадәт кылу.Пәйгамбәрнең үрнәге — Мухәммәд галәйһиссәләм үзе беренче булып буйсынучы булып, безгә дә шушы юлны күрсәтте. Аның артыннан барып, без дә Аллаһка тугрылыклы булырга тиешбез.Ширектән саклану — Аллаһның рәсүле дә ширеккә каршы кисәтелгән икән, безнең өчен бу тагын да мөһимрәк. Ширек — иң зур гөнаһ, ул кешенең иманын юкка чыгара.Аллаһка тәвәккәл итү — Безнең ярдәмчебез, саклаучыбыз һәм ризык бирүчебез — Аллаһның Үзе. Аңа ышанып, Аңа гына таянырга кирәк.
قُلۡ أَغَيۡرَ ٱللَّهِ أَتَّخِذُ وَلِيًّا فَاطِرِ ٱلسَّمَٰوَٰتِ وَٱلۡأَرۡضِ وَهُوَ يُطۡعِمُ وَلَا يُطۡعَمُۗ قُلۡ إِنِّيٓ أُمِرۡتُ أَنۡ أَكُونَ أَوَّلَ مَنۡ أَسۡلَمَۖ وَلَا تَكُونَنَّ مِنَ ٱلۡمُشۡرِكِينَ ١٤
Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", – диген!
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 12-16 — Аль-Анам сүрәсе
12 قُل لِّمَن مَّا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ قُل لِّلَّهِ ۚ كَتَبَ عَلَىٰ نَفْسِهِ الرَّحْمَةَ ۚ لَيَجْمَعَنَّكُمْ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ لَا رَيْبَ فِيهِ ۚ الَّذِينَ خَسِرُوا أَنفُسَهُمْ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Әйт: "Җирдәге вә күктәге нәрсәләр кемнеке? Һичкемнеке түгел фәкать – Аллаһу тәгаләнеке", – дип. Аллаһ үзе теләгән бәндәләренә рәхмәт кылуны үзенең өстенә йөкләде. Булачагында шикләнергә дә урыны юк – кыямәт көнендә, әлбәттә. Аллаһ һәммәгезне дә хөкем итәр өчен җыяр. Ахирәттә үзләрен мәңгелек хәсрәткә саласы кешеләр дөньяда чакларында Коръәнгә ышанмаслар, яки ышанып та гамәл кылмаслар.
13 ۞ وَلَهُ مَا سَكَنَ فِي اللَّيْلِ وَالنَّهَارِ ۚ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Кич тә вә көндез дә Аллаһ тәрбиясе белән карар тапкан мәхлуклар һәммәсе Аллаһу тәгаләнеке. Вә ул ишетүче һәм белүче.
14 قُلْ أَغَيْرَ اللَّهِ أَتَّخِذُ وَلِيًّا فَاطِرِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَهُوَ يُطْعِمُ وَلَا يُطْعَمُ ۗ قُلْ إِنِّي أُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ أَوَّلَ مَنْ أَسْلَمَ ۖ وَلَا تَكُونَنَّ مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны үземә ярдәмче һәм Илаһә итеп алыйммы? Аллаһ бөтен мәхлукны ризыкландыра, әмма үзе ризыкланмый – аңа ризык кирәкми, дип, мин мөселман булган кешеләрнең беренче мөселманы булу белән һәм дә мөшрикләрдән булмау белән Аллаһудан боерылдым", – диген!
15 قُلْ إِنِّي أَخَافُ إِنْ عَصَيْتُ رَبِّي عَذَابَ يَوْمٍ عَظِيمٍ
Әйт: "Әгәр мин бидеґәтче-мөшрикләргә ияреп, тәрбиячем булган Аллаһу тәгаләнең хөкемнәренә хилафлык кылсам, әлбәттә, олугъ кыямәт көненең ґәзабыннан куркамын", – дип.
16 مَّن يُصْرَفْ عَنْهُ يَوْمَئِذٍ فَقَدْ رَحِمَهُ ۚ وَذَٰلِكَ الْفَوْزُ الْمُبِينُ
Хисаб көнендә берәүдән ґәзаб алынса – гафу ителсә, тәхкыйк ул кешегә Аллаһ рәхмәт кылды. Ул көндә ґәзабтан котылу – ачык өстенлек табу, югары дәрәҗәгә ирешүдер.
Тәрҗемә — Аль-Анам 14 Аль-Анам сүрәсе Аять 14 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әйт: "Җирне вә күкләрне төзүче Аллаһуны ташлап, бер зәгыйфь мәхлукны…
Сүрәсе Аять 14/165 — Аль-Анам сүрәсе الأنعام (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Анам сүрәсе Тыңла, Аль-Анам сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Анам сүрәсе mp3, Аль-Анам сүрәсе pdf. Аять 12–16. Татарча: Русский.