وَلَوْ أَنَّا أَهْلَكْنَاهُم بِعَذَابٍ مِّن قَبْلِهِ لَقَالُوا رَبَّنَا لَوْلَا أَرْسَلْتَ إِلَيْنَا رَسُولًا فَنَتَّبِعَ آيَاتِكَ مِن قَبْلِ أَن نَّذِلَّ وَنَخْزَىٰ ١٣٤
🔤 Transliteration
Wa law annaaa ahlaknaahum bi`azaabim min qablihee laqaaloo Rabbanaa law laaa arsalta ilainaa Rasoolan fanattabi`s Aayaatika min qabli an nazilla wa nakhzaa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Әгәр кәферләрне Коръән иңмәс борын ґәзаб белән һәлак иткән булсак, ул вакытта әйтер иделәр: "Ий Раббыбыз әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, үлеп хурлыкка вә түбәнлеккә ирешмәс борын, әлбәттә, Синең аятьләреңә ияргән булыр идек".
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: لَوْلَا — нигә, әллә ни өчен.نَذِلَّ — хурлыкка төшәрбез, түбәнсерербез.نَخْزَى — оятка калырбыз, хур булырбыз.Аять тәфсире: Әгәр Без ул мәккә мөшрикләренә, аларга рәсүл һәм китап иңдермичә, элек үк ґәзап иңдереп һәлак иткән булсак, алар кыямәт көнендә: "И Раббыбыз! Нигә безгә рәсүл җибәрмәдең? Без аңа ышанып, Синең аятьләреңә һәм шәригать күрсәтмәләреңә ияргән булыр идек, ґәзабың алдыннан хурлыкка төшеп, оятка калыр идекме?" — дип гозер белдерерләр иде. Ләкин Аллаһ аларга Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне рәсүл итеп, Коръәнне иңдереп, аларны кисәтеп, өйрәтеп, юл күрсәтеп җибәрде. Шуңа күрә аларның гозерләре кабул ителмәс, чөнки аларга хак килде, әмма алар аны инкяр иттеләр.
Аятьтән алынган файдалар: Аллаһның рәхмәте һәм мәрхәмәте бик зур: Ул кешеләрне ґәзап белән тотмас борын, аларга рәсүлләр җибәреп, хакны аңлатып, гозерләрен өзә. Кешеләрнең гозер сөйләү мөмкинлеген кисү өчен, Аллаһ һәр өммәткә рәсүл җибәргән. Рәсүлләргә иярү — кешене хурлыктан һәм ояттан саклаучы иң зур юл. Аллаһның ґәзабы килгәнче тәүбә итеп, иман китерү — бәхетлелекнең ачкычы.
وَلَوۡ أَنَّآ أَهۡلَكۡنَٰهُم بِعَذَابٍ مِّن قَبۡلِهِۦ لَقَالُواْ رَبَّنَا لَوۡلَآ أَرۡسَلۡتَ إِلَيۡنَا رَسُولًا فَنَتَّبِعَ ءَايَٰتِكَ مِن قَبۡلِ أَن نَّذِلَّ وَنَخۡزَىٰ ١٣٤
Әгәр кәферләрне Коръән иңмәс борын ґәзаб белән һәлак иткән булсак, ул вакытта әйтер иделәр: "Ий Раббыбыз әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, үлеп хурлыкка вә түбәнлеккә ирешмәс борын, әлбәттә, Синең аятьләреңә ияргән булыр идек".
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 132-135 — Та Ха сүрәсе
132 وَأْمُرْ أَهْلَكَ بِالصَّلَاةِ وَاصْطَبِرْ عَلَيْهَا ۖ لَا نَسْأَلُكَ رِزْقًا ۖ نَّحْنُ نَرْزُقُكَ ۗ وَالْعَاقِبَةُ لِلتَّقْوَىٰ
Ий Мухәммәд г-м! Өй әһлеңне вә өммәтеңне намаз укырга боер, ярлы булсаң да намаз уку, намазга өйрәтү һәм намазга боеру мәшәкатьләренә сабыр ит, Без синнән ризык сорамыйбыз, бәлки Без сине үзебез ризыкландырабыз, бит эшнең ахырдагы уңышы вә шатлыгы тәкъва кешеләр өчендер.
133 وَقَالُوا لَوْلَا يَأْتِينَا بِآيَةٍ مِّن رَّبِّهِ ۚ أَوَلَمْ تَأْتِهِم بَيِّنَةُ مَا فِي الصُّحُفِ الْأُولَىٰ
Мөшрикләр әйттеләр: "Мухәммәд г-м үзенең пәйгамбәрлегенә дәлаләт итә торган берәр могҗиза күрсәтсә, ни булыр иде". Әйә аларга әүвәлге китапларда ачык аятьләр вә могҗизаләр килмәдеме?
134 وَلَوْ أَنَّا أَهْلَكْنَاهُم بِعَذَابٍ مِّن قَبْلِهِ لَقَالُوا رَبَّنَا لَوْلَا أَرْسَلْتَ إِلَيْنَا رَسُولًا فَنَتَّبِعَ آيَاتِكَ مِن قَبْلِ أَن نَّذِلَّ وَنَخْزَىٰ
Әгәр кәферләрне Коръән иңмәс борын ґәзаб белән һәлак иткән булсак, ул вакытта әйтер иделәр: "Ий Раббыбыз әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, үлеп хурлыкка вә түбәнлеккә ирешмәс борын, әлбәттә, Синең аятьләреңә ияргән булыр идек".
135 قُلْ كُلٌّ مُّتَرَبِّصٌ فَتَرَبَّصُوا ۖ فَسَتَعْلَمُونَ مَنْ أَصْحَابُ الصِّرَاطِ السَّوِيِّ وَمَنِ اهْتَدَىٰ
Әйт: "Барча кешеләр эшләренең ахыр хәлен көтмәктәләр, сез дә көтегез, әлбәттә, тиздән белерсез туры вә хак юл кешеләре кемнәр икәнен һәм азгынлыктан чыгып хак юлга, ягъни Коръән юлына күнелгән кешеләр кемнәр икәнен.
Тәрҗемә — Та Ха 134 Та Ха сүрәсе Аять 134 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әгәр кәферләрне Коръән иңмәс борын ґәзаб белән һәлак иткән булсак,…
Сүрәсе Аять 134/135 — Та Ха сүрәсе طه (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Та Ха сүрәсе Тыңла, Та Ха сүрәсе Тәрҗемә, Та Ха сүрәсе mp3, Та Ха сүрәсе pdf. Аять 132–135. Татарча: Русский.