وَمَا أُوتِيتُم مِّن شَيْءٍ فَمَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَزِينَتُهَا ۚ وَمَا عِندَ اللَّهِ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ ٦٠
🔤 Transliteration
Wa maaa ooteetum min shai`in famataa`ul hayaatid dunyaa wa zeenatuhaa; wa maa `indal laahi khairunw wa abqaa; afalaa ta`qiloon
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Сезгә бирелгән нәрсәләр дөнья тереклегенең зиннәте вә дөньяда файдаланачак аз нәрсәдер, соңра бетәдер, әмма Аллаһ хозурындагы җәннәт нигъмәтләре хәерледер һәм мәңгелектер, әйә уйлап карамыйсызмы, ахирәт дөньядан хәерле икәнне.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: مَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا — дөнья тормышының вакытлыча файдалану өчен бирелгән нәрсәсе.زِينَتُهَا — аның бизәге, күркәмлеге.خَيْرٌ وَأَبْقَى — яхшырак һәм мәңгелек, бетми торган.Аять тәфсире: Әй кешеләр! Сезгә бирелгән һәр нәрсә — мал-мөлкәт, балалар, дөньядагы уңышлар — болар бары тик дөнья тормышының вакытлыча файдасы һәм бизәге генә. Сез алардан теге яки бу рәвештә файдаланасыз, ләкин бу барысы да бетәчәк, юкка чыгачак. Ә Аллаһы каршында булган әҗер-савап, аның изге бәндәләренә әзерләнгән нигъмәтләр — ул дөньядагы барлык вакытлыча нәрсәләрдән дә яхшырак һәм мәңгелек. Чөнки Аллаһының бүләкләре бетми, тузмый, кимеп бетми. Әй кешеләр! Әллә сезнең акылыгыз юкмы? Ни өчен сез уйлап карамыйсыз: мәңгелек булган нәрсәне вакытлыча булган нәрсәдән өстен күрмисез? Акыллы кеше, әлбәттә, бетә торган нәрсәне түгел, ә мәңге кала торган нәрсәне сайлар иде.
Аятьтән алынган файдалар: Дөньядагы барлык матди байлыклар һәм уңышлар — вакытлыча гына, аларга бәйләнеп калырга һәм аларны тормышның төп максаты итәргә кирәкми. Аллаһы ризалыгы өчен эшләнгән гамәлләрнең әҗере — мәңгелек, ул дөньядагы һәртөрле байлыктан да кадерлерәк. Бу аять кешене акыллы булырга, дөньяның үтә торганлыгын аңларга һәм ахирәт тормышына әзерләнергә өнди. Кем дөньяның вакытлычалыгын аңлый, ул ахирәт өчен эш итә, һәм бу аның бәхетенең нигезе була.
وَمَآ أُوتِيتُم مِّن شَيۡءٍ فَمَتَٰعُ ٱلۡحَيَوٰةِ ٱلدُّنۡيَا وَزِينَتُهَاۚ وَمَا عِندَ ٱللَّهِ خَيۡرٌ وَأَبۡقَىٰٓۚ أَفَلَا تَعۡقِلُونَ ٦٠
Сезгә бирелгән нәрсәләр дөнья тереклегенең зиннәте вә дөньяда файдаланачак аз нәрсәдер, соңра бетәдер, әмма Аллаһ хозурындагы җәннәт нигъмәтләре хәерледер һәм мәңгелектер, әйә уйлап карамыйсызмы, ахирәт дөньядан хәерле икәнне.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 58-62 — Аль-Касас сүрәсе
58 وَكَمْ أَهْلَكْنَا مِن قَرْيَةٍ بَطِرَتْ مَعِيشَتَهَا ۖ فَتِلْكَ مَسَاكِنُهُمْ لَمْ تُسْكَن مِّن بَعْدِهِمْ إِلَّا قَلِيلًا ۖ وَكُنَّا نَحْنُ الْوَارِثِينَ
Күпме шәһәр кешеләрен һәлак иттек, аларның халыклары иминлектә вә байлыкта булып, мәхлукъка табынучы мөшрикләр иделәр, ошбу буш урыннар аларның урыннарыдыр, алардан соң анда шомланып торучы булмады, мәгәр бик аз гына торучылар булды, ул урыннарга Без үзебез варис булдык.
59 وَمَا كَانَ رَبُّكَ مُهْلِكَ الْقُرَىٰ حَتَّىٰ يَبْعَثَ فِي أُمِّهَا رَسُولًا يَتْلُو عَلَيْهِمْ آيَاتِنَا ۚ وَمَا كُنَّا مُهْلِكِي الْقُرَىٰ إِلَّا وَأَهْلُهَا ظَالِمُونَ
Синең Раббың һичбер шәһәрне һәлак итәр булмады, хәтта ул шәһәрләрнең зурысына бер пәйгамбәр җибәрмичә, ул пәйгамбәр аларга Безнең аятьләребезне укыр, Без шәһәр кешеләрен һәлак итәр булмадык, мәгәр залим булганнары өчен һәлак иттек.
60 وَمَا أُوتِيتُم مِّن شَيْءٍ فَمَتَاعُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَزِينَتُهَا ۚ وَمَا عِندَ اللَّهِ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Сезгә бирелгән нәрсәләр дөнья тереклегенең зиннәте вә дөньяда файдаланачак аз нәрсәдер, соңра бетәдер, әмма Аллаһ хозурындагы җәннәт нигъмәтләре хәерледер һәм мәңгелектер, әйә уйлап карамыйсызмы, ахирәт дөньядан хәерле икәнне.
61 أَفَمَن وَعَدْنَاهُ وَعْدًا حَسَنًا فَهُوَ لَاقِيهِ كَمَن مَّتَّعْنَاهُ مَتَاعَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ثُمَّ هُوَ يَوْمَ الْقِيَامَةِ مِنَ الْمُحْضَرِينَ
Без берәүгә җәннәтне вәгъдә кыйлсак, ул җәннәт вәгъдә ителгән кешегә юлыгачактыр, бу кеше дөньяда Без файдаландырган соңра кыямәт көнендә утка керергә хәзер ителмеш кеше белән бертигез булырмы?"
62 وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ فَيَقُولُ أَيْنَ شُرَكَائِيَ الَّذِينَ كُنتُمْ تَزْعُمُونَ
Кыямәт көнне Аллаһ нидан кылып әйтер: "Кайда Минем Шәрикләрем, сез аларны Миңа тиңдәш дип низагълаша идегез.
Тәрҗемә — Аль-Касас 60 Аль-Касас сүрәсе Аять 60 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Сезгә бирелгән нәрсәләр дөнья тереклегенең зиннәте вә дөньяда файдаланачак аз…
Сүрәсе Аять 60/88 — Аль-Касас сүрәсе القصص (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Касас сүрәсе Тыңла, Аль-Касас сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Касас сүрәсе mp3, Аль-Касас сүрәсе pdf. Аять 58–62. Татарча: Русский.