Аль Имран · 105/200
Тәрҗемә Транслитерация — Аль Имран сүрәсе
وَلَا تَكُونُوا كَالَّذِينَ تَفَرَّقُوا وَاخْتَلَفُوا مِن بَعْدِ مَا جَاءَهُمُ الْبَيِّنَاتُ ۚ وَأُولَٰئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ ۝١٠٥
Wa laa takoonoo kallazeena tafarraqoo wakhtalafoo mim ba`di maa jaaa`ahumul baiyinaat; wa ulaaa`ika lahum `azaabun `azeem
📖 Татарча
Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып, төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ислам дине ачык аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. Аларгадыр олугъ ґәзаб. (Бидеґәт гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам динен бозу, мөселманнарны адаштыру буладыр.)

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Тәфәррәкъга — аерылышу, төркемнәргә бүленү.
  • Ихтиляф — каршылык күрсәтү, бәхәсләшү, аерым фикерләргә иярү.
  • Әл-Бәййинәт — ачык дәлилләр, могҗизалар һәм ачык аятьләр.

Аять тәфсире:

Ий мөэминнәр! Сез үзегездән алдагы китап әһелләре кебек булмагыз. Аларга Аллаһ тарафыннан хак дин, ачык аятьләр һәм пәйгамбәрләр килгәннән соң, алар аерылып төрле фиркаләргә, төркемнәргә бүленделәр. Алар диннәрендә ихтиляф керттеләр, бер-берсенә дошманлык һәм нәфрәт күрсәттеләр. Хәлбуки аларга хак юл ачык күрсәтелгән иде. Әмма алар кире кайтып, үзләренең нәфес теләкләренә иярделәр. Шушындый кешеләргә Аллаһ хозурында бик зур, рәнҗеткеч ґәзаб хәзерләнгән.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Мөэминнәргә бердәмлектә булырга һәм төрле фиркаләргә бүленеп, ихтиляф кертүдән сакланырга кирәк.
  • Дин мәсьәләләрендә аерылышу — Аллаһның ґәзабына сәбәп була торган зур гөнаһ.
  • Хак дәлилләр килгәннән соң да ихтиляф итү — үз нәфесенә иярү һәм туры юлдан читкә китү билгесе.
  • Ислам диненең матурлыгы — мөэминнәрне бердәмлеккә, дуслыкка һәм бер-берсенә мәрхәмәтле булырга өнди.


📜 Аять 103-107 — Аль Имран сүрәсе

103وَاعْتَصِمُوا بِحَبْلِ اللَّهِ جَمِيعًا وَلَا تَفَرَّقُوا ۚ وَاذْكُرُوا نِعْمَتَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ كُنتُمْ أَعْدَاءً فَأَلَّفَ بَيْنَ قُلُوبِكُمْ فَأَصْبَحْتُم بِنِعْمَتِهِ إِخْوَانًا وَكُنتُمْ عَلَىٰ شَفَا حُفْرَةٍ مِّنَ النَّارِ فَأَنقَذَكُم مِّنْهَا ۗ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمْ آيَاتِهِ لَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ
Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез!
104وَلْتَكُن مِّنكُمْ أُمَّةٌ يَدْعُونَ إِلَى الْخَيْرِ وَيَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنكَرِ ۚ وَأُولَٰئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ
Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр һәм фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр.
105وَلَا تَكُونُوا كَالَّذِينَ تَفَرَّقُوا وَاخْتَلَفُوا مِن بَعْدِ مَا جَاءَهُمُ الْبَيِّنَاتُ ۚ وَأُولَٰئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып, төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ислам дине ачык аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. Аларгадыр олугъ ґәзаб. (Бидеґәт гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам динен бозу, мөселманнарны адаштыру буладыр.)
106يَوْمَ تَبْيَضُّ وُجُوهٌ وَتَسْوَدُّ وُجُوهٌ ۚ فَأَمَّا الَّذِينَ اسْوَدَّتْ وُجُوهُهُمْ أَكَفَرْتُم بَعْدَ إِيمَانِكُمْ فَذُوقُوا الْعَذَابَ بِمَا كُنتُمْ تَكْفُرُونَ
Кыямәт көнне күп йөзләр агарыр вә күп йөзләр каралыр. Әмма йөзләре каралган кешеләргә: "Ислам динен кабул итеп мөселман булганыгыздан соң кәфер булганыгыз өчен җәһәннәм ґәзабын татыгыз", – дип әйтелер. "Мөселман булганнан соң кәфер хәлендә үлеп, йөзләре каралачак кешеләр кемнәр алар", – дип сахәбәләр Мухәммәд г-мнән сораганнар. "Йөзләре каралып, җәһәннәмгә керәсе кешеләр, бидеґәт гамәлләрне кылучы мөселманнар", – дип җавап биргән.
107وَأَمَّا الَّذِينَ ابْيَضَّتْ وُجُوهُهُمْ فَفِي رَحْمَةِ اللَّهِ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Әмма бидеґәт гамәлләрдән сакланып, Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарның йөзләре агарачак, алар Аллаһуның рәхмәтендәләр һәм анда мәңге калырлар.
Аль ИмранКоръән исемлеге
200Аять
MedinanRevelation
105Аять

Тәрҗемә — Аль Имран 105

Аль Имран сүрәсе Аять 105 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып,…

Сүрәсе Аять 105/200 — Аль Имран сүрәсе آل عمران (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль Имран сүрәсе Тыңла, Аль Имран сүрәсе Тәрҗемә, Аль Имран сүрәсе mp3, Аль Имран сүрәсе pdf. Аять 103–107. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers