Аль-Ахзаб · 22/73
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Ахзаб сүрәсе
وَلَمَّا رَأَى الْمُؤْمِنُونَ الْأَحْزَابَ قَالُوا هَٰذَا مَا وَعَدَنَا اللَّهُ وَرَسُولُهُ وَصَدَقَ اللَّهُ وَرَسُولُهُ ۚ وَمَا زَادَهُمْ إِلَّا إِيمَانًا وَتَسْلِيمًا ۝٢٢
Wa lammaa ra al mu`minoonal Ahzaaba qaaloo haaza maa wa`adanal laahu wa Rasooluh; wa maa zaadahum illaaa eemaananw wa tasleemaa
📖 Татарча
Мөэминнәр кәфер гаскәренең килгәнен күрсәләр, "ошбу көн Аллаһ һәм Аның расүле вәгъдә иткән сынау көне вә ярдәм ирешәчәк көндер, Аллаһ да вә Аның расүле дә вәгъдәләрендә тордылар", – дип. Кәфер гаскәренең алар өстенә килүе, мөэминнәрнең фәкать иманнарын һәм Аллаһ әмеренә риза булуны гына арттырды.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • әл-Әхзәб — төркемнәр, гаскәрләр (мәгънәдә: Мәдинә тирәсенә җыелган дошман гаскәрләре).
  • әл-Иман — ышану, Аллаһка һәм Аның рәсүленә чын күңелдән ышанып, аларның вәгъдәләренә ныклы ышану.
  • әт-Тәслим — буйсыну, Аллаһның хөкеменә һәм әмеренә тулысынча бирелү, ризалык белән кабул итү.

Аять тәфсире:

Мөэминнәр, Мәдинә тирәсендә тупланган дошман гаскәрләрен күргәч, куркуга бирелмәделәр, киресенчә, Аллаһның вәгъдәсен искә төшерделәр. Алар әйттеләр: "Бу — Аллаһ һәм Аның рәсүле безгә вәгъдә иткән нәрсәдер" — ягъни сынаулар, авырлыклар һәм алар артыннан киләчәк җиңү. Алар Аллаһның да, рәсүленең дә вәгъдәсендә хак булуын таныдылар, чөнки аларга вәгъдә ителгән сынаулар чыннан да килде. Бу хәл аларның иманын тагын да ныгытты, Аллаһның хөкеменә тулысынча буйсынуларын арттырды. Дошманнарның күплеге һәм куркынычлыгы аларны каушатмады, ә киресенчә, Аллаһка булган ышанычларын һәм Аңа тапшыруларын көчәйтте.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Бәла-казалар һәм авырлыклар мөэмин өчен сынау гына түгел, ә иманын ныгыту чарасы да була ала.
  • Чын мөэмин һәр хәлдә — шатлыкта да, кайгыда да Аллаһның вәгъдәсенә ышана һәм Аның хөкеменә риза була.
  • Аллаһның ярдәме сынаулар аркылы килә, һәм сабыр иткәннәргә җиңү мөкяфәт итеп бирелә.
  • Иманның көче авыр чакларда сынала — кем Аллаһка нык ышана, аның күңеле тыныч кала.


📜 Аять 20-24 — Аль-Ахзаб сүрәсе

20يَحْسَبُونَ الْأَحْزَابَ لَمْ يَذْهَبُوا ۖ وَإِن يَأْتِ الْأَحْزَابُ يَوَدُّوا لَوْ أَنَّهُم بَادُونَ فِي الْأَعْرَابِ يَسْأَلُونَ عَنْ أَنبَائِكُمْ ۖ وَلَوْ كَانُوا فِيكُم مَّا قَاتَلُوا إِلَّا قَلِيلًا
Монафийкълар куркуларыннан кәферләр гаскәре җиңелмәгән вә китмәгәннәр дип уйладылар. Әгәр кәферләр гаскәре икенче мәртәбә килсә, монафикълар сугыш вакытында сезнең арагызда булмыйча сахрә гарәбләре арасында булуны телиләр һәм үткән-барган кешеләрдән мөселманнар җиңелмиме әле дип сезнең хәлегездән сорашып торуны телиләр. Әгәр алар сугыш вакытында сезнең арагызда булсалар, кәферләргә каршы сугышмаслар иде, мәгәр рыя белән генә аз гына сугышыр иделәр.
21لَّقَدْ كَانَ لَكُمْ فِي رَسُولِ اللَّهِ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ لِّمَن كَانَ يَرْجُو اللَّهَ وَالْيَوْمَ الْآخِرَ وَذَكَرَ اللَّهَ كَثِيرًا
Тәхкыйк Аллаһ рәсүлендә сезгә иярергә тиешле булган күркәм холык вә яхшы сыйфатлар бардыр, Аллаһудан сәвабны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә Аллаһуны күп зекер итүче мөэминнәр өчен.
22وَلَمَّا رَأَى الْمُؤْمِنُونَ الْأَحْزَابَ قَالُوا هَٰذَا مَا وَعَدَنَا اللَّهُ وَرَسُولُهُ وَصَدَقَ اللَّهُ وَرَسُولُهُ ۚ وَمَا زَادَهُمْ إِلَّا إِيمَانًا وَتَسْلِيمًا
Мөэминнәр кәфер гаскәренең килгәнен күрсәләр, "ошбу көн Аллаһ һәм Аның расүле вәгъдә иткән сынау көне вә ярдәм ирешәчәк көндер, Аллаһ да вә Аның расүле дә вәгъдәләрендә тордылар", – дип. Кәфер гаскәренең алар өстенә килүе, мөэминнәрнең фәкать иманнарын һәм Аллаһ әмеренә риза булуны гына арттырды.
23مِّنَ الْمُؤْمِنِينَ رِجَالٌ صَدَقُوا مَا عَاهَدُوا اللَّهَ عَلَيْهِ ۖ فَمِنْهُم مَّن قَضَىٰ نَحْبَهُ وَمِنْهُم مَّن يَنتَظِرُ ۖ وَمَا بَدَّلُوا تَبْدِيلًا
Мөэмин ирләрдән Аллаһуга биргән ґәһедләрен-вәгъдәләрен үтәүчеләре бар, ул вәгъдә расүл яныннан һич китмичә кәферләр белән сугышудыр: Аларның кайберләре бурычларын үтәүдә таза тордылар, хәтта шәһид булдылар, вә алардан кайберләре Аллаһ юлында шәһид булуны көтәрләр, алар ґәһедләрен һич тә үзгәртмәделәр.
24لِّيَجْزِيَ اللَّهُ الصَّادِقِينَ بِصِدْقِهِمْ وَيُعَذِّبَ الْمُنَافِقِينَ إِن شَاءَ أَوْ يَتُوبَ عَلَيْهِمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ غَفُورًا رَّحِيمًا
Аллаһ ґәһедләрендә торган туры мөэминнәргә изге җәзалар белән җәза кылмак өчен, вә тәүбә итмәсәләр монафикъларны ґәзаб кылыр өчен, әгәр тәүбә итсәләр тәүбәләрен кабул итәр өчен, тәүбә итеп төзәлүчене, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды.
Аль-АхзабКоръән исемлеге
73Аять
MedinanRevelation
22Аять

Тәрҗемә — Аль-Ахзаб 22

Аль-Ахзаб сүрәсе Аять 22 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Мөэминнәр кәфер гаскәренең килгәнен күрсәләр, "ошбу көн Аллаһ һәм Аның…

Сүрәсе Аять 22/73 — Аль-Ахзаб сүрәсе الأحزاب (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Ахзаб сүрәсе Тыңла, Аль-Ахзаб сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Ахзаб сүрәсе mp3, Аль-Ахзаб сүрәсе pdf. Аять 20–24. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers