وَمَن يُشَاقِقِ الرَّسُولَ مِن بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُ الْهُدَىٰ وَيَتَّبِعْ غَيْرَ سَبِيلِ الْمُؤْمِنِينَ نُوَلِّهِ مَا تَوَلَّىٰ وَنُصْلِهِ جَهَنَّمَ ۖ وَسَاءَتْ مَصِيرًا ١١٥
🔤 Transliteration
Wa mai yushaaqiqir Rasoola mim ba`di maa tabaiyana lahul hudaa wa tattabi` ghaira sabeelil mu`mineena nuwallihee ma tawallaa wa nuslihee Jahannama wa saaa`at maseeraa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Берәү яңа Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң расүлгә хилафлык эшләгән эшләрне эшләсә (мөселман булмаган кешеләр кирәк яһүд, насара булсын, кирәк дәһриләр булсын, диндә аларга итагать итү, аларның юлына керү һәм аларның ґәдәтләрен үзләштерү – мөселманнарга хәрамдыр), бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм кайтачак урынның нинди яманыдыр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Юшақиқ – каршы килү, дошманлык итү, бүленү.Һүдә – туры юл, хак дин, ачык дәлил.Сәбил – юл, ысул, тәртип.Нүәллиһи – Без аны үз ихтыярына калдырабыз, аңа ярдәм итмибез.Нүслиһи – Без аны кертәбез (Җәһәннәмгә).Мәсир – кайту урыны, йорт.Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә кискен кисәтү ясый: кем Рәсүлүллаһка (с.г.в.) каршы чыга, аның китергән хак юлыннан баш тарта, хакыйкать аңа ачык булганнан соң да дошманлык итә, һәм мөэминнәрнең юлыннан башка юл сайлый – ул үзе өчен явызлыкны сайлаган була. Аның өчен дөньяда да, ахирәттә дә хурлык һәм ґәзап бар.
Аллаһы Тәгалә мондый кеше турында әйтә: "Без аны үзе сайлаган юлга калдырабыз", ягъни аңа туры юлны күрсәтү өчен ярдәм итмибез, чөнки ул үз белдеге белән хакны кире какты. Ул – хак юлны күреп, аңа каршы килүче, шуңа күрә аның йөрәге мөһерләнә, һәм ул һәлакәткә таба бара.
Аннары ахирәттә аны Җәһәннәм уты көтә. Ул утка кертеләчәк, аның кайнарлыгын татыячак. "Ул никадәр яман кайту урыны!" – дип Аллаһы Тәгалә Җәһәннәмнең начарлыгын ассызыклый. Бу урын – андый кешеләрнең мәңгелек йорты.
Бу аять бер мөнәфикъ кеше хакында иңгән, ул урлашуда гаепләнеп, хурлыктан куркып, Мәккәгә качкан һәм анда да явызлык эшләп, Аллаһының ґәзабына дучар булган.
Аятьтән алынган файдалар: Хак юл ачык булганнан соң, аңа каршы килү – иң зур гөнаһлардан санала. Кеше наданлыктан гөнаһ кылса, аның өмете бар, ә белеп тә каршы килү – һәлакәткә илтә. Мөэминнәрнең бердәмлеге – зур нигъмәт. Аларның юлыннан чыгу – Аллаһының рәхмәтеннән ераклашу. Аллаһы Тәгалә кешене ирекле иткән, әмма һәр сайлауның нәтиҗәсе бар. Хакны сайлаучы – бәхетле, ялгышны сайлаучы – үзенә зыян итә. Дин юлыннан чыккан кеше дөньяда да тынычлык тапмый, чөнки Аллаһы аны үз хәленә калдыра, ә ахирәттә аны каты ґәзап көтә. Бу аять мөэминнәрне иманнарын ныгытырга, Рәсүлүллаһка (с.г.в.) иярүдә сабыр итәргә һәм мөэминнәр җәмәгатеннән аерылмаска өнди. Бердәмлек – көч, таркаулык – хәсрәт.
وَمَن يُشَاقِقِ ٱلرَّسُولَ مِنۢ بَعۡدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُ ٱلۡهُدَىٰ وَيَتَّبِعۡ غَيۡرَ سَبِيلِ ٱلۡمُؤۡمِنِينَ نُوَلِّهِۦ مَا تَوَلَّىٰ وَنُصۡلِهِۦ جَهَنَّمَۖ وَسَآءَتۡ مَصِيرًا ١١٥
Берәү яңа Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң расүлгә хилафлык эшләгән эшләрне эшләсә (мөселман булмаган кешеләр кирәк яһүд, насара булсын, кирәк дәһриләр булсын, диндә аларга итагать итү, аларның юлына керү һәм аларның ґәдәтләрен үзләштерү – мөселманнарга хәрамдыр), бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм кайтачак урынның нинди яманыдыр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 113-117 — Ан-Ниса сүрәсе
113 وَلَوْلَا فَضْلُ اللَّهِ عَلَيْكَ وَرَحْمَتُهُ لَهَمَّت طَّائِفَةٌ مِّنْهُمْ أَن يُضِلُّوكَ وَمَا يُضِلُّونَ إِلَّا أَنفُسَهُمْ ۖ وَمَا يَضُرُّونَكَ مِن شَيْءٍ ۚ وَأَنزَلَ اللَّهُ عَلَيْكَ الْكِتَابَ وَالْحِكْمَةَ وَعَلَّمَكَ مَا لَمْ تَكُن تَعْلَمُ ۚ وَكَانَ فَضْلُ اللَّهِ عَلَيْكَ عَظِيمًا
Ий Мухәммәд г-м! Әгәр сиңа Аллаһуның фазылы һәм рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, монафикълардан бер фирка сине гадел хөкемнән адаштырырга теләделәр. Әгәр Аллаһ вәхи белән эшнең серен ачмаган булса, әлбәттә, адашкан булыр идең, ләкин Аллаһ ирек бирмәгәч, алар сине адаштыра алмадылар, мәгәр үзләрен адаштырдылар һәм алар сиңа һичнәрсә дә зарар итә алмаслар. Аллаһ сиңа Коръән һәм хикмәт иңдерде вә белмәгәнеңне белдерде һәм Аллаһуның юмартлыгы сиңа бик олы булды.
114 ۞ لَّا خَيْرَ فِي كَثِيرٍ مِّن نَّجْوَاهُمْ إِلَّا مَنْ أَمَرَ بِصَدَقَةٍ أَوْ مَعْرُوفٍ أَوْ إِصْلَاحٍ بَيْنَ النَّاسِ ۚ وَمَن يَفْعَلْ ذَٰلِكَ ابْتِغَاءَ مَرْضَاتِ اللَّهِ فَسَوْفَ نُؤْتِيهِ أَجْرًا عَظِيمًا
Монафикъларның һәм башка инсафсыз кешеләрнең нәфесләре теләгәнчә үзара күп сөйләшүләрендә, әлбәттә, хәер-файда юктыр, мәгәр берәү мохтаҗларга, Аллаһ юлына садака бирергә кешеләргә әмер бирсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәп әмер бирсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәп әмер бирсә, әнә шул кешенең сүзләреңдә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне бер мөэмин Аллаһ ризалыгына гына өстәп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез.
115 وَمَن يُشَاقِقِ الرَّسُولَ مِن بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُ الْهُدَىٰ وَيَتَّبِعْ غَيْرَ سَبِيلِ الْمُؤْمِنِينَ نُوَلِّهِ مَا تَوَلَّىٰ وَنُصْلِهِ جَهَنَّمَ ۖ وَسَاءَتْ مَصِيرًا
Берәү яңа Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң расүлгә хилафлык эшләгән эшләрне эшләсә (мөселман булмаган кешеләр кирәк яһүд, насара булсын, кирәк дәһриләр булсын, диндә аларга итагать итү, аларның юлына керү һәм аларның ґәдәтләрен үзләштерү – мөселманнарга хәрамдыр), бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм кайтачак урынның нинди яманыдыр.
116 إِنَّ اللَّهَ لَا يَغْفِرُ أَن يُشْرَكَ بِهِ وَيَغْفِرُ مَا دُونَ ذَٰلِكَ لِمَن يَشَاءُ ۚ وَمَن يُشْرِكْ بِاللَّهِ فَقَدْ ضَلَّ ضَلَالًا بَعِيدًا
Аллаһу тәгалә, әлбәттә, үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек кылу гөнаһыннан башка гөнаһны үзе теләгән кешедән ярлыкар. Берәү кемнедер, нәрсәнедер Аллаһуга тиңдәш кылса, ул кеше хактан бик ерак адашу белән адашты.
117 إِن يَدْعُونَ مِن دُونِهِ إِلَّا إِنَاثًا وَإِن يَدْعُونَ إِلَّا شَيْطَانًا مَّرِيدًا
Мөшрикләр Аллаһуга гыйбадәт кылмаслар, мәгәр җансыз нәрсәләргә гыйбадәт кылырлар, янә алар гыйбадәт кылырлар Аллаһуның рәхмәтеннән сөрелгән шайтанга.
Тәрҗемә — Ан-Ниса 115 Ан-Ниса сүрәсе Аять 115 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Берәү яңа Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре…
Сүрәсе Аять 115/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 113–117. Татарча: Русский.