Ан-Ниса · 116/176
Тәрҗемә Транслитерация — Ан-Ниса сүрәсе
إِنَّ اللَّهَ لَا يَغْفِرُ أَن يُشْرَكَ بِهِ وَيَغْفِرُ مَا دُونَ ذَٰلِكَ لِمَن يَشَاءُ ۚ وَمَن يُشْرِكْ بِاللَّهِ فَقَدْ ضَلَّ ضَلَالًا بَعِيدًا ۝١١٦
Innal laaha laa yaghfiru ai yushraka bihee wayaghfiru maa doona zaalika limai yashaaa`; wa mai yushrik billaahi faqad dalla dalaalam ba`eedaa
📖 Татарча
Аллаһу тәгалә, әлбәттә, үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек кылу гөнаһыннан башка гөнаһны үзе теләгән кешедән ярлыкар. Берәү кемнедер, нәрсәнедер Аллаһуга тиңдәш кылса, ул кеше хактан бик ерак адашу белән адашты.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • Юшрәкә биһи – Аңа ширек кылу, ягъни Аллаһуга тиңдәш кушу.
  • Мә дунә залик – Ширектән башка гөнаһлар.
  • Заләлән бәгыйдән – Хактан бик ерак азгынлык.

Аять тәфсире:

Әлбәттә, Аллаһ Үзенә ширек кылуны гафу итми, ә ширектән башка гөнаһларны Үзе теләгән бәндәләренә гафу итә. Ширек – иң олы гөнаһ, чөнки ул – Аллаһуның берлегенә каршы килү һәм Аның ихтыярын бүтәннәргә бирү. Ширек кылучы кеше, мәхлукны Халыкка тиңдәш кылып, хакыйкатьтән бик еракка киткән, туры юлны югалткан һәм үзенең максатыннан мәхрүм калган була. Аның өмете юк, чөнки ул Аллаһудан башкага табынып, Үзе генә гыйбадәткә лаек булган Затны ташлаган.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Ширек – Аллаһ гафу итми торган бердәнбер гөнаһ, шуңа күрә һәркем моннан сакланырга тиеш.
  • Аллаһның рәхмәте киң: ширектән башка гөнаһларны теләгән бәндәсенә гафу итә, бу – тәүбә ишекләрен ачык калдыра.
  • Бәндә Аллаһуның рәхмәтеннән өмет өзмәскә, ә Үзе генә гыйбадәт кылырга һәм Аңа гына таянырга тиеш.


📜 Аять 114-118 — Ан-Ниса сүрәсе

114۞ لَّا خَيْرَ فِي كَثِيرٍ مِّن نَّجْوَاهُمْ إِلَّا مَنْ أَمَرَ بِصَدَقَةٍ أَوْ مَعْرُوفٍ أَوْ إِصْلَاحٍ بَيْنَ النَّاسِ ۚ وَمَن يَفْعَلْ ذَٰلِكَ ابْتِغَاءَ مَرْضَاتِ اللَّهِ فَسَوْفَ نُؤْتِيهِ أَجْرًا عَظِيمًا
Монафикъларның һәм башка инсафсыз кешеләрнең нәфесләре теләгәнчә үзара күп сөйләшүләрендә, әлбәттә, хәер-файда юктыр, мәгәр берәү мохтаҗларга, Аллаһ юлына садака бирергә кешеләргә әмер бирсә, яки яман эшләрдән тыеп, яхшы эшләргә өндәп әмер бирсә, яки кешеләр арасын төзәтергә, яхшыртырга өндәп әмер бирсә, әнә шул кешенең сүзләреңдә хәер һәм файда бардыр. Әйтелгән бу хәерле эшләрне бер мөэмин Аллаһ ризалыгына гына өстәп эшләсә, без аңа тиздән олы әҗерне, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирербез.
115وَمَن يُشَاقِقِ الرَّسُولَ مِن بَعْدِ مَا تَبَيَّنَ لَهُ الْهُدَىٰ وَيَتَّبِعْ غَيْرَ سَبِيلِ الْمُؤْمِنِينَ نُوَلِّهِ مَا تَوَلَّىٰ وَنُصْلِهِ جَهَنَّمَ ۖ وَسَاءَتْ مَصِيرًا
Берәү яңа Коръән дәлилләре белән туры юл күрсәтелеп шәригать хөкемнәре өйрәтелгәннән соң расүлгә хилафлык эшләгән эшләрне эшләсә (мөселман булмаган кешеләр кирәк яһүд, насара булсын, кирәк дәһриләр булсын, диндә аларга итагать итү, аларның юлына керү һәм аларның ґәдәтләрен үзләштерү – мөселманнарга хәрамдыр), бу эшләрне берәү ихтыяр итсә, риза булып шул юлга керсә, әлбәттә, аның күңелен шул юлга беркетербез, аннары шул юл белән җәһәннәмгә барып керер. Ул җәһәннәм кайтачак урынның нинди яманыдыр.
116إِنَّ اللَّهَ لَا يَغْفِرُ أَن يُشْرَكَ بِهِ وَيَغْفِرُ مَا دُونَ ذَٰلِكَ لِمَن يَشَاءُ ۚ وَمَن يُشْرِكْ بِاللَّهِ فَقَدْ ضَلَّ ضَلَالًا بَعِيدًا
Аллаһу тәгалә, әлбәттә, үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек кылу гөнаһыннан башка гөнаһны үзе теләгән кешедән ярлыкар. Берәү кемнедер, нәрсәнедер Аллаһуга тиңдәш кылса, ул кеше хактан бик ерак адашу белән адашты.
117إِن يَدْعُونَ مِن دُونِهِ إِلَّا إِنَاثًا وَإِن يَدْعُونَ إِلَّا شَيْطَانًا مَّرِيدًا
Мөшрикләр Аллаһуга гыйбадәт кылмаслар, мәгәр җансыз нәрсәләргә гыйбадәт кылырлар, янә алар гыйбадәт кылырлар Аллаһуның рәхмәтеннән сөрелгән шайтанга.
118لَّعَنَهُ اللَّهُ ۘ وَقَالَ لَأَتَّخِذَنَّ مِنْ عِبَادِكَ نَصِيبًا مَّفْرُوضًا
Аллаһ шайтанны ләгънәт кылды – рәхмәтеннән сөрде. Шуннан соң Иблис әйтте: "Ий Раббым, бәндәләреңнән миңа насыйп булган өлешне алырмын, аларны үземә ияртермен", – дип.
Ан-НисаКоръән исемлеге
176Аять
MedinanRevelation
116Аять

Тәрҗемә — Ан-Ниса 116

Ан-Ниса сүрәсе Аять 116 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһу тәгалә, әлбәттә, үзенә тиңдәшлек кылуны ярлыкамас, мәгәр тиңдәшлек кылу…

Сүрәсе Аять 116/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 114–118. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Monday, September 7, 2026

Don't forget us in your sincere prayers