الشَّيْطَانُ يَعِدُكُمُ الْفَقْرَ وَيَأْمُرُكُم بِالْفَحْشَاءِ ۖ وَاللَّهُ يَعِدُكُم مَّغْفِرَةً مِّنْهُ وَفَضْلًا ۗ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ ٢٦٨
🔤 Transliteration
Ash Shaitaanu ya`idukumul faqra wa yaamurukum bilfahshaaa`i wallaahu ya`idukum maghfiratam minhu wa fadlaa; wallaahu Waasi`un `Aleem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә бирсәң үзең ярлы булырсың", – дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы.
🌐 Additional reference in Русский
ٱلشَّيۡطَٰنُ يَعِدُكُمُ ٱلۡفَقۡرَ وَيَأۡمُرُكُم بِٱلۡفَحۡشَآءِۖ وَٱللَّهُ يَعِدُكُم مَّغۡفِرَةً مِّنۡهُ وَفَضۡلًاۗ وَٱللَّهُ وَٰسِعٌ عَلِيمٌ ٢٦٨
Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә бирсәң үзең ярлы булырсың", – дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 266-270 — Аль-Бакара сүрәсе
266 أَيَوَدُّ أَحَدُكُمْ أَن تَكُونَ لَهُ جَنَّةٌ مِّن نَّخِيلٍ وَأَعْنَابٍ تَجْرِي مِن تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ لَهُ فِيهَا مِن كُلِّ الثَّمَرَاتِ وَأَصَابَهُ الْكِبَرُ وَلَهُ ذُرِّيَّةٌ ضُعَفَاءُ فَأَصَابَهَا إِعْصَارٌ فِيهِ نَارٌ فَاحْتَرَقَتْ ۗ كَذَٰلِكَ يُبَيِّنُ اللَّهُ لَكُمُ الْآيَاتِ لَعَلَّكُمْ تَتَفَكَّرُونَ
Сезләрдән берәрегез яратырмы елгалар агып, хөрмә һәм йөзем җимешләре үсеп торган бакчаның булуын? Әлбәттә, яратырсыз. Шундый бакчаның хуҗасы картлыкка ирешеп, балалары үсеп җитмәгән – кечкенә булсалар, шул вакытта бу бакчаны утлы җил килеп көйдерсә, бакча хуҗасы яратырмы, шатланырмы? Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен баян итә, шаять фикерләп карарсыз!
267 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا أَنفِقُوا مِن طَيِّبَاتِ مَا كَسَبْتُمْ وَمِمَّا أَخْرَجْنَا لَكُم مِّنَ الْأَرْضِ ۖ وَلَا تَيَمَّمُوا الْخَبِيثَ مِنْهُ تُنفِقُونَ وَلَسْتُم بِآخِذِيهِ إِلَّا أَن تُغْمِضُوا فِيهِ ۚ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ غَنِيٌّ حَمِيدٌ
Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әммә начар нәрсәләр аралаштырып бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр, әлбәттә, ул начар нәрсәне күзегезне йомып, чыраегызны сытып кына алыр идегез. Белегез, Аллаһ чиксез бай һәм мактаулы.
268 الشَّيْطَانُ يَعِدُكُمُ الْفَقْرَ وَيَأْمُرُكُم بِالْفَحْشَاءِ ۖ وَاللَّهُ يَعِدُكُم مَّغْفِرَةً مِّنْهُ وَفَضْلًا ۗ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә бирсәң үзең ярлы булырсың", – дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гамәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы.
269 يُؤْتِي الْحِكْمَةَ مَن يَشَاءُ ۚ وَمَن يُؤْتَ الْحِكْمَةَ فَقَدْ أُوتِيَ خَيْرًا كَثِيرًا ۗ وَمَا يَذَّكَّرُ إِلَّا أُولُو الْأَلْبَابِ
Киңлек иясе булган Аллаһ хикмәтне үзе теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһудан берәүгә хикмәт бирелсә – ул кешегә бик күп яхшылыклар бирелде. "Хикмәт" – дигән сүзгә ислам диненең бөтен хөкемнәре керә. Коръән Кәрим белән һәрбер кеше вәгазьләнмәс, мәгәр саф гакыллы кешеләр генә вәгазьләнерләр.
270 وَمَا أَنفَقْتُم مِّن نَّفَقَةٍ أَوْ نَذَرْتُم مِّن نَّذْرٍ فَإِنَّ اللَّهَ يَعْلَمُهُ ۗ وَمَا لِلظَّالِمِينَ مِنْ أَنصَارٍ
Аллаһ күрсәткән урыннарга садака бирсәгез, яки фәкыйрьләргә берәр нәрсә бирергә нәзер әйткән булсагыз, аны, әлбәттә, Аллаһ белә. Садака бирмәүче яки малын хәрам урыннарга исраф итүче залимнәргә ахирәттә ярдәмче булмас.
Тәрҗемә — Аль-Бакара 268 Аль-Бакара сүрәсе Аять 268 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: "Малыңны кешегә…
Сүрәсе Аять 268/286 — Аль-Бакара сүрәсе البقرة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Бакара сүрәсе Тыңла, Аль-Бакара сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Бакара сүрәсе mp3, Аль-Бакара сүрәсе pdf. Аять 266–270. Татарча: Русский.