وَقَوْلِهِمْ إِنَّا قَتَلْنَا الْمَسِيحَ عِيسَى ابْنَ مَرْيَمَ رَسُولَ اللَّهِ وَمَا قَتَلُوهُ وَمَا صَلَبُوهُ وَلَٰكِن شُبِّهَ لَهُمْ ۚ وَإِنَّ الَّذِينَ اخْتَلَفُوا فِيهِ لَفِي شَكٍّ مِّنْهُ ۚ مَا لَهُم بِهِ مِنْ عِلْمٍ إِلَّا اتِّبَاعَ الظَّنِّ ۚ وَمَا قَتَلُوهُ يَقِينًا ١٥٧
🔤 Transliteration
Wa qawlihim innaa qatal nal maseeha `Eesab-na-Maryama Rasoolal laahi wa maa qataloohu wa maa salaboohu wa laakin shubbiha lahum; wa innal lazeenakh talafoo fee lafee shakkim minh; maa lahum bihee min `ilmin illat tibaa`az zann; wa maa qataloohu yaqeenaa
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям угълы Гыйсане үтердек", – дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсане үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйса сурәтендә күренде. (Яһүдләр киңәшләшеп Гыйсә пәйгамбәрне үтерергә карар чыгардылар, Гыйсә алардан качып бер өйгә керде, яһүдләр аның артыннан куа килделәр һәм тотып алыр өчен өйгә бер юлдашларын керттеләр, ләкин бу вакытта Гыйсәне Аллаһ күккә күтәргән иде инде. Кергән кеше өйдән Гыйсә сурәтендә чыкты, яһүдләр аны Гыйсә дип белеп, тотып астылар). Яһүдләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: Шуббиха ләһүм — аларга (Ґисаның) охшашы күрсәтелде, ягъни Аллаһ Ґисаның кыяфәтен башка кешегә салып, шул кеше аларга Ґиса итеп күренде.Иттибагъуз-зонн — фаразларга, шикле уйларга иярү.Якыйнән — анык, шиксез рәвештә.Аять тәфсире: Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә яһүдләрнең тагын бер зур гөнаһын — Ґиса пәйгамбәргә каршы әйткән ялган сүзләрен һәм аны үтерү турындагы дәгъваларын искә ала. Алар мәсхәрә итеп: "Без Аллаһның рәсүле булган Мәрьям улы Ґиса Мәсихне үтердек", — дип мактанып йөрделәр. Ләкин Аллаһ аларны ялганчылыкта гаепләп, ачык хакыйкатьне белдерә: алар Ґисаны үтермәделәр дә, аны асып та үтермәделәр. Бәлки, Аллаһ Ґисаның кыяфәтен аңа охшаган бер кешегә салды, һәм яһүдләр шул кешене Ґиса дип уйлап, аны тотып асып үтерделәр. Аларның бу эше — зур хата һәм алдану иде.
Ґиса турында бәхәсләшүчеләр — яһүдләр дә, аны хакимияткә тапшырган насранилар да — аның үлеме хакында төрле фаразлар сөйләделәр. Кайберләре: "Без аны үтердек", — дисә, икенчеләре: "Юк, без үтердек", — диделәр. Өченчеләре исә: "Аны һичкем үтермәде, ул күккә күтәрелде", — дип әйттеләр. Аларның барысы да шик-шөбһә эчендә калдылар, чөнки аларның бу сүзләре бернинди белемгә, ачык дәлилгә таянмый, ә бары тик фаразларга, шикле уйларга гына иярү иде. Алар Ґисаны үтерүләренә үзләре дә анык түгел иделәр, ә бары тик шөбһәләнүчеләр булдылар.
Аятьтән алынган файдалар: Аллаһ Үз пәйгамбәрләрен дошманнарыннан саклый һәм аларны үз колларына каршы һәрвакыт ярдәм итә. Ґиса галәйһиссәламнең үлемсезлеге — Аллаһның кодрәтенә дәлил. Яһүдләрнең Ґисаны үтердек дигән дәгъвалары — ялган, чөнки Аллаһ аны үз янына күтәргән. Бу — Исламның хак дин икәнлегенә һәм Коръәннең хакыйкать чыганагы булуына тагын бер ачык шәһадәт. Фаразларга, шикле уйларга иярү — хакыйкатьтән читкә алып китә. Дин мәсьәләләрендә, бигрәк тә ышану нигезләрендә, ачык белемгә һәм Аллаһның вәхиенә таянырга кирәк. Бу аять мөселманнарга Аллаһка тәвәккәл итәргә һәм Үзенең рәсүлләренә ярдәм итәчәгенә ышанырга өйрәтә. Дошманнарның никадәр генә көчле булсалар да, Аллаһ теләсә, аларның планнарын җимерә ала.
وَقَوۡلِهِمۡ إِنَّا قَتَلۡنَا ٱلۡمَسِيحَ عِيسَى ٱبۡنَ مَرۡيَمَ رَسُولَ ٱللَّهِ وَمَا قَتَلُوهُ وَمَا صَلَبُوهُ وَلَٰكِن شُبِّهَ لَهُمۡۚ وَإِنَّ ٱلَّذِينَ ٱخۡتَلَفُواْ فِيهِ لَفِي شَكٍّ مِّنۡهُۚ مَا لَهُم بِهِۦ مِنۡ عِلۡمٍ إِلَّا ٱتِّبَاعَ ٱلظَّنِّۚ وَمَا قَتَلُوهُ يَقِينَۢا ١٥٧
Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям угълы Гыйсане үтердек", – дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсане үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйса сурәтендә күренде. (Яһүдләр киңәшләшеп Гыйсә пәйгамбәрне үтерергә карар чыгардылар, Гыйсә алардан качып бер өйгә керде, яһүдләр аның артыннан куа килделәр һәм тотып алыр өчен өйгә бер юлдашларын керттеләр, ләкин бу вакытта Гыйсәне Аллаһ күккә күтәргән иде инде. Кергән кеше өйдән Гыйсә сурәтендә чыкты, яһүдләр аны Гыйсә дип белеп, тотып астылар). Яһүдләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 155-159 — Ан-Ниса сүрәсе
155 فَبِمَا نَقْضِهِم مِّيثَاقَهُمْ وَكُفْرِهِم بِآيَاتِ اللَّهِ وَقَتْلِهِمُ الْأَنبِيَاءَ بِغَيْرِ حَقٍّ وَقَوْلِهِمْ قُلُوبُنَا غُلْفٌ ۚ بَلْ طَبَعَ اللَّهُ عَلَيْهَا بِكُفْرِهِمْ فَلَا يُؤْمِنُونَ إِلَّا قَلِيلًا
Ґәһедләрен бозулары, Аллаһуның аятьләрен инкяр итүләре, хаксыз пәйгамбәрләрне үтерүләре һәм күңелләребез пәрдәләнгән дип әйтүләре сәбәпле аларга төрле ґәзаблар бирдек. Көферлек кылулары сәбәпле бәлки Аллаһ аларның күңеленә мөһер баскандыр, инде ул яһүдләр иман китермәсләр, мәгәр бик азлары иман китерер.
156 وَبِكُفْرِهِمْ وَقَوْلِهِمْ عَلَىٰ مَرْيَمَ بُهْتَانًا عَظِيمًا
Аллаһ аларны ләгънәт кылды хакны инкяр итүләре һәм Мәрьямгә зур ялган яла якканнары өчен. Ягъни Мәрьям Гыйса г-мне тудыргач яһүдләр: "Мәрьям зинадан бала тудырды", – дип ялган хәбәр тараттылар.
157 وَقَوْلِهِمْ إِنَّا قَتَلْنَا الْمَسِيحَ عِيسَى ابْنَ مَرْيَمَ رَسُولَ اللَّهِ وَمَا قَتَلُوهُ وَمَا صَلَبُوهُ وَلَٰكِن شُبِّهَ لَهُمْ ۚ وَإِنَّ الَّذِينَ اخْتَلَفُوا فِيهِ لَفِي شَكٍّ مِّنْهُ ۚ مَا لَهُم بِهِ مِنْ عِلْمٍ إِلَّا اتِّبَاعَ الظَّنِّ ۚ وَمَا قَتَلُوهُ يَقِينًا
Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям угълы Гыйсане үтердек", – дигән сүзләре өчен. Алар Гыйсане үтермәделәр һәм асмадылар, ләкин аларның бер юлдашы аларга Гыйса сурәтендә күренде. (Яһүдләр киңәшләшеп Гыйсә пәйгамбәрне үтерергә карар чыгардылар, Гыйсә алардан качып бер өйгә керде, яһүдләр аның артыннан куа килделәр һәм тотып алыр өчен өйгә бер юлдашларын керттеләр, ләкин бу вакытта Гыйсәне Аллаһ күккә күтәргән иде инде. Кергән кеше өйдән Гыйсә сурәтендә чыкты, яһүдләр аны Гыйсә дип белеп, тотып астылар). Яһүдләр, әлбәттә, Гыйсә хакында ихтилафта булдылар, әгәр Гыйсәне үтергән булсак, юлдашыбыз кайда? Әгәр юлдашыбызны үтергән булсак, Гыйсә кайда, диештеләр. Аларның бу ихтилафлары, әлбәттә, занга иярүләреннән булды, алар һичшиксез Гыйсәне үтермәделәр.
158 بَل رَّفَعَهُ اللَّهُ إِلَيْهِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَزِيزًا حَكِيمًا
Бәлки Аллаһ аны үз хозурына күтәрде. Аллаһу тәгалә һәр эштә галиб һәм хикмәт белән эшләүче булды.
159 وَإِن مِّنْ أَهْلِ الْكِتَابِ إِلَّا لَيُؤْمِنَنَّ بِهِ قَبْلَ مَوْتِهِ ۖ وَيَوْمَ الْقِيَامَةِ يَكُونُ عَلَيْهِمْ شَهِيدًا
Китап әһелләре, әлбәттә, һәммәсе дә Гыйсәгә ышанырлар үлүеннән әүвәл, вә Гыйсә кыямәт көнне аларга шаһит булыр. Ягъни: "Мин Аллаһ угълымын, миңа гыйбадәт кылыгыз, дип әйттемме? Киресенчә, Аллаһ ялгыз үзе генә, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыгыз, димәдемме? Һәм сезгә могҗизалар күрсәтмәдемме? Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештермәдемме?" – дияр. Алар Гыйсәның сүзләрен дөресләрләр, ләкин файдасы булмас.
Тәрҗемә — Ан-Ниса 157 Ан-Ниса сүрәсе Аять 157 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Янә аларны Аллаһ ләгънәт кылды: "Без, әлбәттә, Аллаһ расүле Мәрьям…
Сүрәсе Аять 157/176 — Ан-Ниса сүрәсе النساء (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ан-Ниса сүрәсе Тыңла, Ан-Ниса сүрәсе Тәрҗемә, Ан-Ниса сүрәсе mp3, Ан-Ниса сүрәсе pdf. Аять 155–159. Татарча: Русский.