يُبَشِّرُهُمْ رَبُّهُم بِرَحْمَةٍ مِّنْهُ وَرِضْوَانٍ وَجَنَّاتٍ لَّهُمْ فِيهَا نَعِيمٌ مُّقِيمٌ ٢١
🔤 Transliteration
Yubashshiruhum Rabbuhum birahmatim minhu wa ridwaaninw wa Jannaatil lahum feehaa na`eemum muqeem
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Аллаһу тәгалә үзенең рәхмәтеннән аларга Аллаһуның ризалыгы вә җәннәтләр һәм җәннәтләрдә даими булгучы нигъмәтләр бар дип шатландыра.
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләр аңлатмасы: Ридуан – Аллаһның ризалыгы, аның беркайчан да ачуланмавы.Наъим мукыйм – мәңгелек, өзелми торган нигъмәтләр.Аять тәфсире: Аллаһы Тәгалә үзенең иман китереп, һиҗрәт кылган бәндәләренә шатлыклы хәбәр бирә. Ул – Аның киң рәхмәте, беркайчан да ачуланмавын күрсәтүче ризалыгы, һәм алар өчен мәңгелек җәннәт бакчалары. Бу җәннәтләрдә аларны өзелми торган, даими нигъмәтләр көтә. Бу нигъмәтләр беркайчан да бетми, кими төшми, аларның ләззәте мәңге дәвам итә. Аллаһның рәхмәте һәм ризалыгы – бөтен нигъмәтләрнең иң олысы, чөнки алар бәндәнең күңеленә иң зур шатлык һәм тынычлык бирә.
Аятьтән алынган гыйбрәтләр: Мөэминнәр өчен иң зур бәхет – Аллаһның рәхмәте һәм ризалыгы, бу дөньядагы һәрбер мал-дәүләттән һәм ләззәттән өстенрәк. Аллаһ юлында иң авыр сынауларны узганнарга – һиҗрәт, җиһад һәм түземлек күрсәтүчеләргә – мәңгелек җәннәт вәгъдә ителгән. Мөэмин кеше дөньядагы вакытлыча авырлыкларга карамастан, Аллаһның вәгъдәсенә ышанып, өмет белән яшәргә тиеш, чөнки аның киләчәге – мәңгелек рәхәтлек.
يُبَشِّرُهُمۡ رَبُّهُم بِرَحۡمَةٍ مِّنۡهُ وَرِضۡوَٰنٍ وَجَنَّٰتٍ لَّهُمۡ فِيهَا نَعِيمٌ مُّقِيمٌ ٢١
Аллаһу тәгалә үзенең рәхмәтеннән аларга Аллаһуның ризалыгы вә җәннәтләр һәм җәннәтләрдә даими булгучы нигъмәтләр бар дип шатландыра.
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 19-23 — Ат-Тауба сүрәсе
19 ۞ أَجَعَلْتُمْ سِقَايَةَ الْحَاجِّ وَعِمَارَةَ الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ كَمَنْ آمَنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَجَاهَدَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ۚ لَا يَسْتَوُونَ عِندَ اللَّهِ ۗ وَاللَّهُ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الظَّالِمِينَ
Әйә сез мәсҗид-Хәрамны төзәтеп, хаҗиларга су эчереп йөргән мөшрикләрне, Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән һәм Аллаһ юлында ислам өчен сугыш кылган хак мөэминнәр белән бертигез саныйсызмы? Юк бертигез санамагыз, алар Аллаһ хозурында һич тә бертигез булмаслар. Аллаһ үзенә карышкан залимнәрне туры юлга салмас.
20 الَّذِينَ آمَنُوا وَهَاجَرُوا وَجَاهَدُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ بِأَمْوَالِهِمْ وَأَنفُسِهِمْ أَعْظَمُ دَرَجَةً عِندَ اللَّهِ ۚ وَأُولَٰئِكَ هُمُ الْفَائِزُونَ
Иман китереп дин өчен күчеп киткән вә Аллаһ юлында малы, җаны белән көрәшкән, сугышкан мөэминнәрнең Аллаһу хозурыңда дәрәҗәләре олугъдыр һәм алар өстенлек табып изге теләкләренә ирешкән кешеләрдер.
21 يُبَشِّرُهُمْ رَبُّهُم بِرَحْمَةٍ مِّنْهُ وَرِضْوَانٍ وَجَنَّاتٍ لَّهُمْ فِيهَا نَعِيمٌ مُّقِيمٌ
Аллаһу тәгалә үзенең рәхмәтеннән аларга Аллаһуның ризалыгы вә җәннәтләр һәм җәннәтләрдә даими булгучы нигъмәтләр бар дип шатландыра.
22 خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ۚ إِنَّ اللَّهَ عِندَهُ أَجْرٌ عَظِيمٌ
Алар җәннәтләрдә мәңге калырлар, шиксез Аллаһ хозурында олугъ әҗерләр бар.
23 يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تَتَّخِذُوا آبَاءَكُمْ وَإِخْوَانَكُمْ أَوْلِيَاءَ إِنِ اسْتَحَبُّوا الْكُفْرَ عَلَى الْإِيمَانِ ۚ وَمَن يَتَوَلَّهُم مِّنكُمْ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Ий мөэминнәр! Аталарыгызны вә кардәшләрегезне дус тотмагыз әгәр алар иманны ташлап имансыз, динсез булуны ихтыяр итсәләр. Әгәр Сезләрдән берәү динсез кардәшләрен дус тотса алар залимнәр.
Тәрҗемә — Ат-Тауба 21 Ат-Тауба сүрәсе Аять 21 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Аллаһу тәгалә үзенең рәхмәтеннән аларга Аллаһуның ризалыгы вә җәннәтләр һәм…
Сүрәсе Аять 21/129 — Ат-Тауба сүрәсе التوبة (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Ат-Тауба сүрәсе Тыңла, Ат-Тауба сүрәсе Тәрҗемә, Ат-Тауба сүрәсе mp3, Ат-Тауба сүрәсе pdf. Аять 19–23. Татарча: Русский.