Аль-Анам · 114/165
Тәрҗемә Транслитерация — Аль-Анам сүрәсе
أَفَغَيْرَ اللَّهِ أَبْتَغِي حَكَمًا وَهُوَ الَّذِي أَنزَلَ إِلَيْكُمُ الْكِتَابَ مُفَصَّلًا ۚ وَالَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ يَعْلَمُونَ أَنَّهُ مُنَزَّلٌ مِّن رَّبِّكَ بِالْحَقِّ ۖ فَلَا تَكُونَنَّ مِنَ الْمُمْتَرِينَ ۝١١٤
Afaghairal laahi abtaghee hakamanw wa Huwal lazee anzala ilaikumul Kitaaba mufassalaa; wallazeena atai naahumul Kitaaba ya`lamoona annahoo munazzalum mir Rabbika bilhaqqi falaa takoonanna minal mumtareen
📖 Татарча
Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин, Коръән белән гамәл кылмаучы бидеґәтчеләргә әйтер: "Хак илә батыл арасын аеручы һәм сезнең белән безнең арада булган хәлне ачыклаучы Коръәнне читкә куеп, адашкан кешеләрнең ялган сүзләрен, батыл гамәлләрен диндә дәлил итеп алыйммы? Хәлбуки Аллаһу тәгалә, һәрнәрсәне яхшы төшендерүче һәм уң белән сулны ачык өйрәтүче Коръәнне сезгә иңдерде, ягъни Коръән миңа гына түгел ул сезгә дә, аның белән гамәл кылыгыз", – дип. Китап әһле яһүд вә насара, Коръәннең хаклык белән Раббыңнан иңдерелгәнлеген, әлбәттә, беләләр, ләкин белә торып инкяр итәләр, син Коръән сүзләреннән шикләнүчеләрдән булма.

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • әбтәгый — эзлим, телим.
  • хакәм — хаким, гадел хөкем чыгаручы, бәхәсне хәл итүче.
  • мүфәссәл — ачыкланган, аерып-аерып бәян ителгән, һәрнәрсәне аңлатып биргән.
  • мумтәрин — шикләнүчеләр, шөбһәгә төшүчеләр.

Аять тәфсире:

Әй, Мухәммәд галәйһиссәләм! Мөшрикләр синнән үзең белән алар арасында хөкем чыгаручы эзләгәч, син аларга әйт: "Аллаһтан башканы хөкемче итеп эзлиммени?!" Ул — сезгә Коръәнне иңдергән Заттыр. Ул китапта хак белән батыл аерылып, һәрнәрсә ачык бәян ителгән, сез бәхәсләшкән мәсьәләләрдә хөкем ачык күрсәтелгән. Әгәр Коръән хөкеменә риза булмасалар, бу — аларның үзләренең батыл юлда булуларыннан.

Тәүрат һәм Инҗил бирелгән кешеләр — яһүд һәм нәсрани галимнәре — үз китапларындагы сыйфатлар һәм аятьләр аша Коръәннең сиңа Раббыңнан хак итеп иңдерелгәнен ачык беләләр. Аларның китапларында моңа дәлилләр бар. Алар моны белеп торсалар, син инде алардан да артык белүче буларак, үзеңә иңдерелгән вәхийгә һич шикләнмә. Син шикләнүчеләрдән булма.

Аятьтән алынган файдалар:

  • Хөкем чыгаруда һәм бәхәсләрне хәл итүдә бердәнбер хаким — Аллаһының үзе һәм Аның китабы. Мөселман кешесе һәр эшендә Аллаһ хөкеменә кайтырга тиеш.
  • Коръән — һәрнәрсәне ачыклап, тулы һәм камил китап. Ул бәндәләргә кирәкле барлык юлламаларны үз эченә ала.
  • Элекке китап әһелләренең галимнәре Коръәннең хаклыгын таныган. Бу — Коръәннең Аллаһ тарафыннан иңдерелгәнлегенә көчле дәлил.
  • Пәйгамбәргә вәхий иңгәннән соң да шикләнүдән саклану әмере — һәр мөселманга үз иманында нык булырга һәм шик-шөбһәләрдән ераклашырга өндәү.


📜 Аять 112-116 — Аль-Анам сүрәсе

112وَكَذَٰلِكَ جَعَلْنَا لِكُلِّ نَبِيٍّ عَدُوًّا شَيَاطِينَ الْإِنسِ وَالْجِنِّ يُوحِي بَعْضُهُمْ إِلَىٰ بَعْضٍ زُخْرُفَ الْقَوْلِ غُرُورًا ۚ وَلَوْ شَاءَ رَبُّكَ مَا فَعَلُوهُ ۖ فَذَرْهُمْ وَمَا يَفْتَرُونَ
Коръән белән гамәл кылучыларның дошманнары булган кеби, әүвәлге пәйгамбәрләрнең дә яки аларның өммәтләренең дә дошманнары булды. Без аларга җени һәм адәми шайтаннарны дошман кылдык, ул шайтаннар, алдана торган зарарлы сүзләрне файдалы күрсәтеп, бер-берсен вәсвәсә кылырлар. (Мөселманнарны, гомумән, бөтен кешеләрне адаштыру өчен булган иң көчле кораллары – бидеґәт гамәлләрдер). Әгәр Раббың, җени вә адәми шайтаннарның вәсвәсә кылмауларын һәм кешеләрне аздырмауларын теләсә иде, әлбәттә, вәсвәсә кылмас һәм аздырмас иделәр, ул шайтаннардан һәм аларның Аллаһуга ифтира кылган ялган сүзләреннән кисел.
113وَلِتَصْغَىٰ إِلَيْهِ أَفْئِدَةُ الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ وَلِيَرْضَوْهُ وَلِيَقْتَرِفُوا مَا هُم مُّقْتَرِفُونَ
Җени вә адәми шайтаннар, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләрен үзләре ягына аудару өчен аларга төрле ялган сүзләрне вәсвәсә кылырлар һәм кабул итсеннәр өчен вәсвәсәне күп кылырлар, аларның бу эшләре башка кешеләрнең дә үзләре кебек үк шайтан булуларын теләгәннәре өчен.
114أَفَغَيْرَ اللَّهِ أَبْتَغِي حَكَمًا وَهُوَ الَّذِي أَنزَلَ إِلَيْكُمُ الْكِتَابَ مُفَصَّلًا ۚ وَالَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ يَعْلَمُونَ أَنَّهُ مُنَزَّلٌ مِّن رَّبِّكَ بِالْحَقِّ ۖ فَلَا تَكُونَنَّ مِنَ الْمُمْتَرِينَ
Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин, Коръән белән гамәл кылмаучы бидеґәтчеләргә әйтер: "Хак илә батыл арасын аеручы һәм сезнең белән безнең арада булган хәлне ачыклаучы Коръәнне читкә куеп, адашкан кешеләрнең ялган сүзләрен, батыл гамәлләрен диндә дәлил итеп алыйммы? Хәлбуки Аллаһу тәгалә, һәрнәрсәне яхшы төшендерүче һәм уң белән сулны ачык өйрәтүче Коръәнне сезгә иңдерде, ягъни Коръән миңа гына түгел ул сезгә дә, аның белән гамәл кылыгыз", – дип. Китап әһле яһүд вә насара, Коръәннең хаклык белән Раббыңнан иңдерелгәнлеген, әлбәттә, беләләр, ләкин белә торып инкяр итәләр, син Коръән сүзләреннән шикләнүчеләрдән булма.
115وَتَمَّتْ كَلِمَتُ رَبِّكَ صِدْقًا وَعَدْلًا ۚ لَّا مُبَدِّلَ لِكَلِمَاتِهِ ۚ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Китергән хәбәрләре дөреслек белән, бөтен хөкемнәре гаделлек белән Раббыңның сүзләре тәмам булды. Аның сүзләрен үзгәртүче һич юк, Ул ишетүче, белүче.
116وَإِن تُطِعْ أَكْثَرَ مَن فِي الْأَرْضِ يُضِلُّوكَ عَن سَبِيلِ اللَّهِ ۚ إِن يَتَّبِعُونَ إِلَّا الظَّنَّ وَإِنْ هُمْ إِلَّا يَخْرُصُونَ
Ий Мухәммәд г-м һәм аның өммәте, әгәр җир өстендәге кешеләрнең күбрәгенә иярсәң, я аларга итагать итсәң ул чагында алар сине Аллаһ юлыннан адаштырырлар, чөнки күпчелек хакка иярми, бәлки сукыр занга, үлчәүсез фикергә иярә һәм алар һичкем түгелләр, фәкать хакны ялганлаучылар.
Аль-АнамКоръән исемлеге
165Аять
MeccanRevelation
114Аять

Тәрҗемә — Аль-Анам 114

Аль-Анам сүрәсе Аять 114 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Коръән белән гамәл кылучы хак мөэмин, Коръән белән гамәл кылмаучы…

Сүрәсе Аять 114/165 — Аль-Анам сүрәсе الأنعام (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль-Анам сүрәсе Тыңла, Аль-Анам сүрәсе Тәрҗемә, Аль-Анам сүрәсе mp3, Аль-Анам сүрәсе pdf. Аять 112–116. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers