Лукман · 21/34
Тәрҗемә Транслитерация — Лукман сүрәсе
وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ اتَّبِعُوا مَا أَنزَلَ اللَّهُ قَالُوا بَلْ نَتَّبِعُ مَا وَجَدْنَا عَلَيْهِ آبَاءَنَا ۚ أَوَلَوْ كَانَ الشَّيْطَانُ يَدْعُوهُمْ إِلَىٰ عَذَابِ السَّعِيرِ ۝٢١
Wa izaa qeela lahumut-tabi`oo maaa anzalal laahu qaaloo bal nattabi`u maa wajadnaa `alaihi aabaaa`anaa; awalaw kaanash Shaitaanu yad`oohum ilaa `azaabis sa`eer
📖 Татарча
Әгәр аларга Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез диелсә, алар әйтәләр: "Бәлки аталарыбызны нинди диндә, нинди гамәлдә тапсак, шул гамәлгә иярәбез, аларның юлыннан чыкмыйбыз" – дип. Әйә шайтан аларны адашкан аталарына ияртеп бидеґәт гамәлләрне кылдырып җәһәннәмгә алып бара түгелме? Аталарының юлы җәһәннәмгә барса да ул юлдан чыкмыйбыз диярләрме?

🎧 Тыңла
📜

Тәрҗемә — Tafsir

Сүзләрнең мәгънәләре:

  • السَّعِير: көчле ут, янгын уты, җәһәннәм уты.

Аять тәфсире:

Әгәр шушы мөшрикләргә: "Аллаһы төшергән китапка һәм аның рәсүленә иярегез", – дип әйтелсә, алар, үзләренең тәкәбберлекләре һәм хакны кабул итмәүләре аркасында: "Юк, без ата-бабаларыбызны нинди диндә тапсак, шуңа иярәбез", – диләр. Алар ата-бабаларының адашкан юлыннан баруларына карамастан, шулай диләр. Әйә алар шайтан аларны үзләренең явыз эшләре һәм Аллаһыга карата көферлекләре белән җәһәннәм утына чакырса да, ата-бабаларына иярәләрме? Аларның ата-бабаларына иярүләре акыллылыктан ерак, чөнки алар шайтанның аздыруына иярәләр, ә шайтан аларны мәңгелек газапка илтә.

Аятьтән алынган гыйбрәтләр:

  • Таклид (иярү) үзе генә дәлил түгел; ата-бабаларның юлы хак булмаса, аңа иярү – ялгышлык.
  • Акыллы кеше хакны үзе эзләргә тиеш, ә ата-бабасының гадәтенә генә ияреп калмаска.
  • Шайтан – кешенең ачык дошманы, ул аны җәһәннәм газабына илтә торган юлга чакыра.
  • Хак дингә чакыручыларга каршы килү һәм үҗәтлек күрсәтү – мөшрикләрнең иске гадәте.


📜 Аять 19-23 — Лукман сүрәсе

19وَاقْصِدْ فِي مَشْيِكَ وَاغْضُضْ مِن صَوْتِكَ ۚ إِنَّ أَنكَرَ الْأَصْوَاتِ لَصَوْتُ الْحَمِيرِ
Вә йөрүеңне бик тизлек белән әкеренлек уртасында кыйл, вә сөйләгәндә тавышыңны уртача кыйл, тәхкыйк тавышларның кабахәтрәге ишәк тавышыдыр.
20أَلَمْ تَرَوْا أَنَّ اللَّهَ سَخَّرَ لَكُم مَّا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ وَأَسْبَغَ عَلَيْكُمْ نِعَمَهُ ظَاهِرَةً وَبَاطِنَةً ۗ وَمِنَ النَّاسِ مَن يُجَادِلُ فِي اللَّهِ بِغَيْرِ عِلْمٍ وَلَا هُدًى وَلَا كِتَابٍ مُّنِيرٍ
Әйә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдызларны вә җирдә хайваннарны вә табигать байлыгын сезгә файдаландырды, вә сезгә күренгән вә күренмәгән нигъмәтләрен тәмам бирде. Кешеләрдән бәгъзеләре Аллаһ хакында яки Аның дине хакында дәлилсез, белемсез, мәгърифәт туры булган Коръәннән башка һәм үзе һидәятсез булганы хәлдә тартышырлар, хакны инкяр итеп вә ялганны яклап.
21وَإِذَا قِيلَ لَهُمُ اتَّبِعُوا مَا أَنزَلَ اللَّهُ قَالُوا بَلْ نَتَّبِعُ مَا وَجَدْنَا عَلَيْهِ آبَاءَنَا ۚ أَوَلَوْ كَانَ الشَّيْطَانُ يَدْعُوهُمْ إِلَىٰ عَذَابِ السَّعِيرِ
Әгәр аларга Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез диелсә, алар әйтәләр: "Бәлки аталарыбызны нинди диндә, нинди гамәлдә тапсак, шул гамәлгә иярәбез, аларның юлыннан чыкмыйбыз" – дип. Әйә шайтан аларны адашкан аталарына ияртеп бидеґәт гамәлләрне кылдырып җәһәннәмгә алып бара түгелме? Аталарының юлы җәһәннәмгә барса да ул юлдан чыкмыйбыз диярләрме?
22۞ وَمَن يُسْلِمْ وَجْهَهُ إِلَى اللَّهِ وَهُوَ مُحْسِنٌ فَقَدِ اسْتَمْسَكَ بِالْعُرْوَةِ الْوُثْقَىٰ ۗ وَإِلَى اللَّهِ عَاقِبَةُ الْأُمُورِ
Берәү үзен вә бөтен эшен Аллаһуга тапшырса вә һәр эштә яхшылыкта булса, ул кеше тотынды һич өзелү ихтималы булмаган таза арканга, ягъни Коръән хөкемнәре шул таза аркан хөкемендә булып, Коръән белән гамәл кылу гүя шул арканга тотынудыр. Бит һәр эшнең ахыры Аллаһуга кайтыр.
23وَمَن كَفَرَ فَلَا يَحْزُنكَ كُفْرُهُ ۚ إِلَيْنَا مَرْجِعُهُمْ فَنُنَبِّئُهُم بِمَا عَمِلُوا ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ
Берәү Коръәнне инкяр итеп кәфер булса, аның көферлеге сине көендермәсен, аларның кайтачаклары Безгәдер, кылган эшләреннән үзләренә белдерербез һәм җәза кылырбыз. Бит Аллаһ күкрәкләр эчеңдә ниләр барын белүчедер.
ЛукманКоръән исемлеге
34Аять
MeccanRevelation
21Аять

Тәрҗемә — Лукман 21

Лукман сүрәсе Аять 21 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Әгәр аларга Аллаһ иңдергән Коръән хөкемнәренә иярегез диелсә, алар әйтәләр:…

Сүрәсе Аять 21/34 — Лукман сүрәсе لقمان (Meccan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Лукман сүрәсе Тыңла, Лукман сүрәсе Тәрҗемә, Лукман сүрәсе mp3, Лукман сүрәсе pdf. Аять 19–23. Татарча: Русский.




Изге Коръән


Tuesday, September 8, 2026

Don't forget us in your sincere prayers