وَلَا تَهِنُوا وَلَا تَحْزَنُوا وَأَنتُمُ الْأَعْلَوْنَ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ ١٣٩
🔤 Transliteration
Wa laa tahinoo wa laa tahzanoo wa antumul a`lawna in kuntum mu`mineen
📖 Тәрҗемә (Татарча)
📖 Татарча
Өход сугышында мөселманнар җиңелгәч бу аять иңде. Ий мөэминнәр! Дошманнарыгыздан курыкмагыз, загыйфьләнмәгез, өход сугышыңда зарар күргәнегез өчен хәсрәтләнмәгез, киләчәктә, әлбәттә, сез өстен булачаксыз, әгәр Аллаһ сүзенә ышанучылардан булсагыз!
🌐 Additional reference in Русский
Сүзләрнең мәгънәләре: تَهِنُوا — зәгыйфьлек күрсәтү, көчсезлек итү, рухи какшау.تَحْزَنُوا — кайгыру, хәсрәтләнү, күңел төшенкелеге.الأَعْلَوْنَ — югарырак, өстенрәк, галибрәк булучылар.Аять тәфсире: Ий мөэминнәр! Дошманга каршы сугышта зәгыйфьлек күрсәтмәгез, кулларны төшермәгез һәм Үхүд сугышында башыгызга төшкән авырлыклар, һәлакәтләр һәм яралар өчен кайгырмагыз. Сезнең өчен мондый хәсрәтләнү урынлы түгел, чөнки сез — иманыгыз, Аллаһка булган ышанычыгыз һәм Аның ярдәменә өмет итүегез аркасында югарылыктагы кешеләрсез. Сезнең өстенлегегез ахирәттә — җәннәткә керү белән, ә дөньяда исә дошман өстеннән җиңү сезнеке булачак. Әгәр сез Аллаһка һәм Аның рәсүленә ышанып, Аның шәригатенә иярсәгез, тәкъва кешеләргә биргән вәгъдәсенә ышанып, Аллаһның ярдәме сезнеке булачак. Сезнең иманыгыз — сезнең өстенлегегезнең гарантиясе.
Аятьтән алынган файдалар: Мөэмин кеше һәрвакыт рухи ныклык сакларга тиеш; авырлыклар аны сындырмаска, ә киресенчә, ныгытырга тиеш. Җиңелүләр һәм авырлыклар — Аллаһның сынавы; мөэмин алардан дәрес алырга һәм өметен өзмәскә тиеш. Иман — мөэминнең чын өстенлеге; ул аңа дөньяда да, ахирәттә дә югарылык бирә. Аллаһның ярдәме — тәкъвалык һәм чын иман шарты белән; кем Аллаһка ышанып, Аның юлыннан барса, ул һәрвакыт галиб булачак. Кайгы һәм хәсрәт мөэминне эшеннән туктатырга тиеш түгел; ул Аллаһка тәвәккәл итеп, алга барырга тиеш.
وَلَا تَهِنُواْ وَلَا تَحۡزَنُواْ وَأَنتُمُ ٱلۡأَعۡلَوۡنَ إِن كُنتُم مُّؤۡمِنِينَ ١٣٩
Өход сугышында мөселманнар җиңелгәч бу аять иңде. Ий мөэминнәр! Дошманнарыгыздан курыкмагыз, загыйфьләнмәгез, өход сугышыңда зарар күргәнегез өчен хәсрәтләнмәгез, киләчәктә, әлбәттә, сез өстен булачаксыз, әгәр Аллаһ сүзенә ышанучылардан булсагыз!
🖼️ Save Image
🎬 Save Video
📜 Аять 137-141 — Аль Имран сүрәсе
137 قَدْ خَلَتْ مِن قَبْلِكُمْ سُنَنٌ فَسِيرُوا فِي الْأَرْضِ فَانظُرُوا كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُكَذِّبِينَ
Дөреслектә сездән алдагы кешеләргә дә Аллаһ ислам динен генә өйрәткән иде. Аллаһуга итагать иткән кешеләр хак диндә вә туры юлда булдылар. Әмма нәфескә яки шайтанга ияргән кешеләр төрле фиркаләргә бүленеп адашу юлында булдылар. Ничек кенә яшәсәләр дә алар дөньядан үтеп киттеләр. Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, ялганчыларның хәле ничек булды?
138 هَٰذَا بَيَانٌ لِّلنَّاسِ وَهُدًى وَمَوْعِظَةٌ لِّلْمُتَّقِينَ
Бу Коръәннең һәрнәрсәдән хәбәр биреше, кешеләр өчен ачык аңлатма вә туры юлга һидәят һәм тәкъва кешеләргә чын вәгазьдер.
139 وَلَا تَهِنُوا وَلَا تَحْزَنُوا وَأَنتُمُ الْأَعْلَوْنَ إِن كُنتُم مُّؤْمِنِينَ
Өход сугышында мөселманнар җиңелгәч бу аять иңде. Ий мөэминнәр! Дошманнарыгыздан курыкмагыз, загыйфьләнмәгез, өход сугышыңда зарар күргәнегез өчен хәсрәтләнмәгез, киләчәктә, әлбәттә, сез өстен булачаксыз, әгәр Аллаһ сүзенә ышанучылардан булсагыз!
140 إِن يَمْسَسْكُمْ قَرْحٌ فَقَدْ مَسَّ الْقَوْمَ قَرْحٌ مِّثْلُهُ ۚ وَتِلْكَ الْأَيَّامُ نُدَاوِلُهَا بَيْنَ النَّاسِ وَلِيَعْلَمَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا وَيَتَّخِذَ مِنكُمْ شُهَدَاءَ ۗ وَاللَّهُ لَا يُحِبُّ الظَّالِمِينَ
Ий мөэминнәр, сезгә өход сугышында җәрәхәтләр ирешкән булса, кәферләргә дә бәдер сугышында җәрәхәтләр иреште сезгә ирешкән хәтле. Дөнья көннәрен әнә шулай әйләндерәбез бер көнне сезнең файдагызга, икенче көнне кәферләр файдасына. Аллаһ өход көнен сезнең зарарыгызга кылды, чын мөэминнәрне күрсәтмәк өчен, мөселманнар шунда сыналдылар, монафикълар качтылар һәм чын мөселманнар Аллаһ юлында шәһид булсыннар өчен шулай кылды. Аллаһ, әлбәттә, залимнәрне сөйми.
141 وَلِيُمَحِّصَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا وَيَمْحَقَ الْكَافِرِينَ
Аллаһ бу көнне шулай кылды мөэминнәрне гафу итеп, кәферләрне һәлак итәр өчен.
Тәрҗемә — Аль Имран 139 Аль Имран сүрәсе Аять 139 - Уку, Тыңла, Тәрҗемә, Татарча : Өход сугышында мөселманнар җиңелгәч бу аять иңде. Ий мөэминнәр! Дошманнарыгыздан…
Сүрәсе Аять 139/200 — Аль Имран сүрәсе آل عمران (Medinan). Уку Тыңла Тәрҗемә (Татарча). Тыңла: Аль Имран сүрәсе Тыңла, Аль Имран сүрәсе Тәрҗемә, Аль Имран сүрәсе mp3, Аль Имран сүрәсе pdf. Аять 137–141. Татарча: Русский.