Аль-Муддассир сүрәсе гарәпчә һәм татарча

Аль-Муддассир сүрәсен тулы татарча тәрҗемә, транслитерация һәм аудио белән укыгыз. Аять саен тәрҗемә. (56 Аять — مكية). Аль-Муддассир Тыңла, Аль-Муддассир Тәрҗемә, Аль-Муддассир mp3, Аль-Муддассир pdf.

Аль-Муддассир сүрәсен укы һәм тыңла

🎧 Аять
M Mishary Rashid Alafasy
M Mahmoud Khalil Al-Husary
A Abdurrahman As-Sudais
M Mohamed Siddiq Al-Minshawi
A Abdul Basit Abdul Samad
A Ali Al-Hudhaify
A Ahmed ibn Ali al-Ajamy
A Abu Bakr Ash-Shaatree
M Muhammad Ayyoub
A Abdullah Basfar
A Abdullah Al-Juhani
M Maher Al Muaiqly
x1
يَا أَيُّهَا الْمُدَّثِّرُ ۝١
📖 Тәрҗемә Аять 1
Ий тышкы киеме илә бөркәнгән пәйгамбәр!
قُمْ فَأَنذِرْ ۝٢
📖 Тәрҗемә Аять 2
Торгыл, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркыт! Мухәммәд г-м җир белән күк арасында тәхеткә утырган Җәбраил фәрештәне күреп курыкты, тиз генә өенә кайтып ятты һәм Хәдиҗәгә тышкы киемнәре белән капларга кушты. Шул вакыт Җәбраил ошбу сүрәнен, аятьләрен китерә башлады. Бу сүрә икенче иңгән сүрәдер.
وَرَبَّكَ فَكَبِّرْ ۝٣
📖 Тәрҗемә Аять 3
Раббыңны зурлап тәкбир әйт.
وَثِيَابَكَ فَطَهِّرْ ۝٤
📖 Тәрҗемә Аять 4
Вә киемеңне нәҗәсәттән пакь кыл.
وَالرُّجْزَ فَاهْجُرْ ۝٥
📖 Тәрҗемә Аять 5
Аллаһуның ачуына илтә торган эшләрне ташла.
وَلَا تَمْنُن تَسْتَكْثِرُ ۝٦
📖 Тәрҗемә Аять 6
Кешегә бернәрсә бирсәң аннан күбрәкне өмет итеп бирмә.
وَلِرَبِّكَ فَاصْبِرْ ۝٧
📖 Тәрҗемә Аять 7
Вә Раббың ризасы өчен кәферләрнең дошманлыгына сабыр ит, чыда!
فَإِذَا نُقِرَ فِي النَّاقُورِ ۝٨
📖 Тәрҗемә Аять 8
Әгәр кыямәт өчен сур өрелсә.
فَذَٰلِكَ يَوْمَئِذٍ يَوْمٌ عَسِيرٌ ۝٩
📖 Тәрҗемә Аять 9
Менә шул көн каты көндер.
عَلَى الْكَافِرِينَ غَيْرُ يَسِيرٍ ۝١٠
📖 Тәрҗемә Аять 10
Кәферләргә җиңеллеге юк авыр көндер.
ذَرْنِي وَمَنْ خَلَقْتُ وَحِيدًا ۝١١
📖 Тәрҗемә Аять 11
Мин халык кылган бер кеше белән Мине ялгызымны гына куй.
وَجَعَلْتُ لَهُ مَالًا مَّمْدُودًا ۝١٢
📖 Тәрҗемә Аять 12
Мин аңа төрле-төрле күп мал бирдем.
وَبَنِينَ شُهُودًا ۝١٣
📖 Тәрҗемә Аять 13
Вә үзе янында гына тора торган балалар бирдек, ягъни аталары бай булгач, балалары сәүдә белән китеп йөрмәделәр.
وَمَهَّدتُّ لَهُ تَمْهِيدًا ۝١٤
📖 Тәрҗемә Аять 14
Вә аңа тормышны никадәр киң кылу белән киң кылдым.
ثُمَّ يَطْمَعُ أَنْ أَزِيدَ ۝١٥
📖 Тәрҗемә Аять 15
Моның соңында да Минем аңа мал арттырмагымны өмет итәдер.
كَلَّا ۖ إِنَّهُ كَانَ لِآيَاتِنَا عَنِيدًا ۝١٦
📖 Тәрҗемә Аять 16
Юк инде, Бездән яхшылык көтмәсен, тәхкыйк ул Безнең аятьләребезгә карыша иде.
سَأُرْهِقُهُ صَعُودًا ۝١٧
📖 Тәрҗемә Аять 17
Аны бик мәшәкатьле булган ґәзабка кертермен. Ул Вәлид исемле бер бай мөшриктер, Мәккә мөшрикләре аңа киңәшкә килделәр һәм Коръән вә Мухәммәд хакында аның фикерен сорадылар. Вәлид әйтте: "Сез Мухәммәдне дивана дисез, бу сүзегез һич дөрес түгел, аның гакыллы икәнлеге тирә-якка мәгълүмдер. Сез аны сихерче дисез, аның сихер белән шөгыльләнгәне һич заһир булганы юк. Сез аны ялганчы дисез, аның ялган сөйләгәнен бу көнгәчә һичкем ишеткәне юк, һәм аның сүзләре шагыйрь сүзенә дә охшамый", – дип. Мөшрикләр: син нинди киңәш бирәсең, аңа ни дип әйтик, диделәр. Вәлид аларның сорауларына җавап бире алмыйча уйга калды.
إِنَّهُ فَكَّرَ وَقَدَّرَ ۝١٨
📖 Тәрҗемә Аять 18
Тәхкыйк ул – Вәлид Коръән һәм пәйгамбәр хакында ничек мәкерлек кылырга дип фикерләде, үзенчә халыкларга сөйләргә ялган сүзләр дә хәзерләде.
فَقُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ ۝١٩
📖 Тәрҗемә Аять 19
Вәлидкә ләгънәт булсын башы ватылсын – ничек чамалый!
ثُمَّ قُتِلَ كَيْفَ قَدَّرَ ۝٢٠
📖 Тәрҗемә Аять 20
Ул һәлак булсын, халыкны хактан адаштырырга янә ничек чамалый!
ثُمَّ نَظَرَ ۝٢١
📖 Тәрҗемә Аять 21
Соңра Коръәнгә каршы ничек мәкерлек кылырга дип, янә уйлап фикерләп карады.
ثُمَّ عَبَسَ وَبَسَرَ ۝٢٢
📖 Тәрҗемә Аять 22
Соңра Коръән сүзен ишеткәндә ачуланып йөзен сытты, маңгаен җыерды.
ثُمَّ أَدْبَرَ وَاسْتَكْبَرَ ۝٢٣
📖 Тәрҗемә Аять 23
Аннары артына әйләнде вә тәкәбберләнде.
فَقَالَ إِنْ هَٰذَا إِلَّا سِحْرٌ يُؤْثَرُ ۝٢٤
📖 Тәрҗемә Аять 24
Башка сүз таба алмагач, бу Коръән Аллаһ сүзе түгел мәгәр әүвәлге сихерчеләрдән калган сихер диде.
إِنْ هَٰذَا إِلَّا قَوْلُ الْبَشَرِ ۝٢٥
📖 Тәрҗемә Аять 25
Бу Коръән кеше сүзе генә, аны Мухәммәд әүвәлге сихерчеләрдән күчереп алган, диде.
سَأُصْلِيهِ سَقَرَ ۝٢٦
📖 Тәрҗемә Аять 26
Тиздән аны сакар тәмугына салырмын.
وَمَا أَدْرَاكَ مَا سَقَرُ ۝٢٧
📖 Тәрҗемә Аять 27
Сиңа ул сакарның ґәзабын кем белдерде?
لَا تُبْقِي وَلَا تَذَرُ ۝٢٨
📖 Тәрҗемә Аять 28
Ул сакар үзенә салынган нәрсәне калдырмас вә бетермичә куймас.
لَوَّاحَةٌ لِّلْبَشَرِ ۝٢٩
📖 Тәрҗемә Аять 29
Ул сакар кешеләрнең тиреләрен яндырыр.
عَلَيْهَا تِسْعَةَ عَشَرَ ۝٣٠
📖 Тәрҗемә Аять 30
Ул сакарда унтугыз ґәзаб фәрештәләре бардыр. "Мөшрикләр бу сүзне ишеткәч: "Ґәзаб фәрештәләре унтугыз гына булгач без аларга каршы тора алырбыз, алар безне ґәзаб кыла алмаслар", – диделәр.
وَمَا جَعَلْنَا أَصْحَابَ النَّارِ إِلَّا مَلَائِكَةً ۙ وَمَا جَعَلْنَا عِدَّتَهُمْ إِلَّا فِتْنَةً لِّلَّذِينَ كَفَرُوا لِيَسْتَيْقِنَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ وَيَزْدَادَ الَّذِينَ آمَنُوا إِيمَانًا ۙ وَلَا يَرْتَابَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ وَالْمُؤْمِنُونَ ۙ وَلِيَقُولَ الَّذِينَ فِي قُلُوبِهِم مَّرَضٌ وَالْكَافِرُونَ مَاذَا أَرَادَ اللَّهُ بِهَٰذَا مَثَلًا ۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ اللَّهُ مَن يَشَاءُ وَيَهْدِي مَن يَشَاءُ ۚ وَمَا يَعْلَمُ جُنُودَ رَبِّكَ إِلَّا هُوَ ۚ وَمَا هِيَ إِلَّا ذِكْرَىٰ لِلْبَشَرِ ۝٣١
📖 Тәрҗемә Аять 31
Ут ияләрен, ягъни җәһәннәмгә ґәзаб кылучыларны башка заттан кылмадык фәкать фәрештәләрдән кылдык, вә аларның саннарын унтугыз дип әйттек, фәкать кәферләргә фетнә булсын өчен, вә Инҗил, Тәүрат әһелләре Мухәммәд г-мнең хак пәйгамбәр икәнлегенә ышансыннар өчен. (Чөнки Тәүратта, Инҗилдә дә унтугыз дип зекер ителмештер). Вә мөэминнәр иманнарын куәтләсеннәр өчен, вә китап әһелләре һәм мөэминнәр: аларның саны унтугыз, дигән сүздән шикләнмәсеннәр өчен, вә күңелләрендә авыру булган монафикълар һәм кәферләр: "Аллаһуның бу мисалны китерүдә максаты нәрсә", – дип әйтсеннәр, ягъни бу сүз Аллаһ сүзенә охшамый, аны Аллаһ әйтмәгән, дип фетнәләнсеннәр өчен. Әнә шулай Аллаһ Аның хак сүзенә ышанган мөэминнәрен туры юлга күндерде. Раббыңның гаскәрләрен Аллаһудан башка һичкем белмәс, ул сакара җәһәннәме һәм унтугыз фәрештә бушка сөйләнмәде, мәгәр кешеләргә вәгазь өчен сөйләнде.
كَلَّا وَالْقَمَرِ ۝٣٢
📖 Тәрҗемә Аять 32
Юк, алай гына түгел, ай белән ант итәмен.
وَاللَّيْلِ إِذْ أَدْبَرَ ۝٣٣
📖 Тәрҗемә Аять 33
Вә көндездән соң килә торган төн белән.
وَالصُّبْحِ إِذَا أَسْفَرَ ۝٣٤
📖 Тәрҗемә Аять 34
Һәм саргаючы таң белән ант итәмен.
إِنَّهَا لَإِحْدَى الْكُبَرِ ۝٣٥
📖 Тәрҗемә Аять 35
Тәхкыйк ул сакар җәһәннәме олугъ бәлаләрнең берседер.
نَذِيرًا لِّلْبَشَرِ ۝٣٦
📖 Тәрҗемә Аять 36
Ул кешеләрне куркытучыдыр.
لِمَن شَاءَ مِنكُمْ أَن يَتَقَدَّمَ أَوْ يَتَأَخَّرَ ۝٣٧
📖 Тәрҗемә Аять 37
Вә Сезләрдән яхшы эшләрне эшләүдә алга -чыгарга теләгән кешеләргә һәм бозык эшләр белән артта калуны теләгән кешеләргә куркытудыр. Ягъни яхшы кешеләрне дә һәм яман кешеләрне дә куркытыр өчен сөйләнәдер сакар җәһәннәме.
كُلُّ نَفْسٍ بِمَا كَسَبَتْ رَهِينَةٌ ۝٣٨
📖 Тәрҗемә Аять 38
Аллаһуга итагать итмәгән һәрбер кеше үзенең кылган гөнаһы белән бәйләнгәндер.
إِلَّا أَصْحَابَ الْيَمِينِ ۝٣٩
📖 Тәрҗемә Аять 39
Мәгәр гамәл дәфтәрләре уң кулларыннан бирелгән күп сәваблы мөселманнар бәйләнмәсләр.
فِي جَنَّاتٍ يَتَسَاءَلُونَ ۝٤٠
📖 Тәрҗемә Аять 40
Анар җәннәтләрдә булырлар, җәһәннәмгә кергән таныш кешеләрдән сорашырлар.
عَنِ الْمُجْرِمِينَ ۝٤١
📖 Тәрҗемә Аять 41
Аллаһуга итагать итмәгән күп гөнаһлы кешеләрдән:
مَا سَلَكَكُمْ فِي سَقَرَ ۝٤٢
📖 Тәрҗемә Аять 42
"Сезне сакар җәһәннәменә нәрсә салды, нинди сәбәп белән анда кердегез?"
قَالُوا لَمْ نَكُ مِنَ الْمُصَلِّينَ ۝٤٣
📖 Тәрҗемә Аять 43
Сакардагы кешеләр әйтерләр: "Без намаз укучылардан түгел идек.
وَلَمْ نَكُ نُطْعِمُ الْمِسْكِينَ ۝٤٤
📖 Тәрҗемә Аять 44
Дәхи без фәкыйрьләрне ашатучылардан, аларга садака бирүчеләрдән булмадык.
وَكُنَّا نَخُوضُ مَعَ الْخَائِضِينَ ۝٤٥
📖 Тәрҗемә Аять 45
Дәхи хактан качып төрле бозык эшләргә чумган кешеләргә ияреп без дә бозыклыкка чумадыр идек.
وَكُنَّا نُكَذِّبُ بِيَوْمِ الدِّينِ ۝٤٦
📖 Тәрҗемә Аять 46
Һәм кыямәт көнен ялганга тотар идек.
حَتَّىٰ أَتَانَا الْيَقِينُ ۝٤٧
📖 Тәрҗемә Аять 47
Бу әйтелгәннәрне эшләдек, хәтта гомеребез бетеп үлем килгәнче", – дип.
فَمَا تَنفَعُهُمْ شَفَاعَةُ الشَّافِعِينَ ۝٤٨
📖 Тәрҗемә Аять 48
Аларга шәфкатьчеләрнең шәфәгате һич файда бирмәс.
فَمَا لَهُمْ عَنِ التَّذْكِرَةِ مُعْرِضِينَ ۝٤٩
📖 Тәрҗемә Аять 49
Нәрсә булган аларга, ни сәбәпле батылдан хакны аеручы Коръәннән баш тарталар?
كَأَنَّهُمْ حُمُرٌ مُّسْتَنفِرَةٌ ۝٥٠
📖 Тәрҗемә Аять 50
Алар Коръәннән вә аның вәгазьләреннән һәм хөкемнәреннән качалар, куркып өреккән ишәк кеби.
فَرَّتْ مِن قَسْوَرَةٍ ۝٥١
📖 Тәрҗемә Аять 51
Ул ишәк арысланнан өркеп качар.
بَلْ يُرِيدُ كُلُّ امْرِئٍ مِّنْهُمْ أَن يُؤْتَىٰ صُحُفًا مُّنَشَّرَةً ۝٥٢
📖 Тәрҗемә Аять 52
Бәлки алардан һәрбересе телидер Аллаһудан һәрберсенә ачык хат бирелмәкне. Ягъни мөшрикләр: "Аллаһ безгә һәрберебезгә кәгазь иңдерсә, ул кәгазьгә: Мухәммәд хак пәйгамбәр, Коръән Минем китабым, дип язылган булса, иман китерер идек", – диделәр.
كَلَّا ۖ بَل لَّا يَخَافُونَ الْآخِرَةَ ۝٥٣
📖 Тәрҗемә Аять 53
Юк әле, алар тиешсезне сорамасыннар, бәлки алар ахирәт ґәзабыннан курыкмыйлар. Әгәр курыксалар иде, әлбәттә, иман китереп Коръән белән гамәл кылыр иделәр һәм Коръәннән башка дәлил сорамас иделәр.
كَلَّا إِنَّهُ تَذْكِرَةٌ ۝٥٤
📖 Тәрҗемә Аять 54
Юк, Коръән уенчык түгел, бәлки ул Коръән гакыллы кешеләр өчен хакыйкый көчле вәгазьдер.
فَمَن شَاءَ ذَكَرَهُ ۝٥٥
📖 Тәрҗемә Аять 55
Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын!
وَمَا يَذْكُرُونَ إِلَّا أَن يَشَاءَ اللَّهُ ۚ هُوَ أَهْلُ التَّقْوَىٰ وَأَهْلُ الْمَغْفِرَةِ ۝٥٦
📖 Тәрҗемә Аять 56
Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр.
← 73 Аль-Муддассир (74/114) 75 →
Уку Аль-Муддассир сүрәсе Татарча – Тәрҗемә һәм Аудио

74المدثر Al-Muddaththir 📚 56 Аять مكية

Аять аяттан – Аль-Муддассир сүрәсе — 56 Аять




Изге Коръән


Tuesday, August 18, 2026

Don't forget us in your sincere prayers